Логотип
Дин

Әле соң түгел...

Бер кеше вакыт-вакыт ялгыз калып, кылган гөнаһлары һәм хаталы эшләре турында уйлый да: «Минем кебек гөнаһлы бәндәне Аллаһ Тәгалә үз коллары арасына алырмы икән?» – дип үз-үз

(кыйсса)
Бер кеше вакыт-вакыт ялгыз калып, кылган гөнаһлары һәм хаталы эшләре турында уйлый да: «Минем кебек гөнаһлы бәндәне Аллаһ Тәгалә үз коллары арасына алырмы икән?» – дип үз-үзенә сорау куя. Аннан: «Юк, алмас, чөнки мин кылган гөнаһларның саны чиктән ашты. Раббым аларны гафу итмәс. Бәлки, мине коллар дәфтәреннән дә сызып ыргыткандыр...» – дип җавабын да үзе бирә икән.
Ахирәт тормышы турында уйлый-уйлый эче пошкан бер көнне шул дәвернең пәйгамбәре хәзрәте Муса галәйһиссәлләм янына бара һәм күңелен тырнап торган сорауны бирә: «Әй, Аллаһның Рәсүле, син Раббым белән сөйләшәсең, сорауларыңа җаваплар аласың. Сиңа үтенечем бар иде. Аллаһ Тәгаләгә минем соравымны да җиткер әле: «Раббым мине коллары арасыннан чыгардымы, әллә бу кадәр гөнаһ кылуыма карамастан, дәфтәреннән сызып ташламадымы?» – ди. 
Муса галәйһиссәлләм Тур тавына барып Аллаһка теге кешенең сорауларын бирә: «Йә, Раббым Аллаһ, Сиңа бөтен нәрсә мәгълүмдер. Ул кешегә ни дип җавап бирим?» – дип сорый. Аллаһ Муса галәйһиссәлләмгә: «Ул кешене коллар дәфтәреннән чыгарып ташламадым, исеме Җәһәннәм коллары дәфтәрендә тора», – дип җавап бирә. 
Муса галәйһиссәлләм кайтып әлеге бәндәгә җавапны сөйләп бирә. Көтмәгәндә, теге кеше сәҗдәгә китеп, Аллаһка шөкер итә башлый. Муса галәйһиссәлләм: «Ул кеше мине ялгыш аңлаган ахрысы», – дип уйлап, сүзләрен янә кабатлый. Теге кеше җавабында: «Әйе, дөрес, мин бит нәкъ шуның өчен шөкер сәҗдәсенә киттем. Иң мөһиме – Аллаһның коллары дәфтәрендә калуым. Аннан сызылмаганлыгыма мең шөкер. Чөнки Раббымның гаделлегенә иманым камил. Ул беркайчан да ялгыш эшләми, золым итми. Әгәр мине Җәһәннәм дәфтәренә язган икән, димәк, мин шуңа лаеклы. Ләкин, шушы сәгатьтән соң иң катгый рәвештә тәүбәгә киләм, гөнаһсыз тормышка кайтам. Моннан соң Җәһәннәм коллары кыла торган гамәлләрне түгел, ә бәлки Җәннәт коллары башкарган гамәлләрне генә эшләячәкмен. Бәлки бераз вакыт узгач, Раббым миндәге үзгәрешләрне күрер дә: «Бу кеше тормышын, гамәлләрен, ниятләрен үзгәрткән икән, мин дә аның исемен Җәһәннәм дәфтәреннән Җәннәт дәфтәренә күчереп языйм» дияр. Моңа һич тә шик-шөбһәм юк. Мин Аның гаделлегенә ихлас ышанам. Кем нәрсәгә лаек булса, Раббым шуны язар», – ди.
 Нәкъ шул вакытта Җәбраил галәйһиссәлләм килә дә: «Йә, Муса, ул бәндәгә шуны сөйлә – исеме аның Җәһәннәм дәфтәреннән сызылып, Җәннәт дәфтәренә язылды. Бу кеше тормыш рәвешен һәм ниятләрен төзәткәч, Раббыбыз да аңа карата мөгамәләсен үзгәртте», – ди. Муса галәйһиссәлләм: «Әй, Аллаһның Җәннәт колы, сиңа сөенечле хәбәр ирештерәм – исемең Җәннәткә керергә лаек коллар дәфтәренә язылды!» – ди. Әлеге кеше: «Әгәр алга таба да исемем Җәннәт дәфтәрендә нык торырлык дәрәҗәдә гамәлләр кыла алсам, төп шатлыгым шунда булачак. Ин шәә Аллаһ, мин тормышымны начар якка үзгәртмәм һәм гаделлек иясе Раббым исемемне язган дәфтәрдән чыгармас!» – дип җавап бирә.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Рәгъд» сүрәсенең 11 нче аятендә: «Кол кылган гамәлләрен үзгәртмәгән тәкъдирдә, Аллаһ ул колга биргән нигъмәтләрне дә үзгәртмәс» дип инсаннарны искәртеп куйган.
Алда сөйләнгән кыйсса һәммәбезгә дә фәһемле сабак, файдалы дәрес. Кеше үзен яхшы якка үзгәртү өчен тырышырга тиеш. Ниятебез изге, эш-гамәлләребез төзек булганда гына Аллаһның рәхмәтенә ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхәтләнеп укыдым, аңлаешлы итеп язылган, үтемле кыйсса. Авторга рәхмәт.

    Хәзер укыйлар