Логотип
Дин

Хатын-кызга мәчеткә йөрү дөресме?

«Хатын-кызларга мәчеткә йөрергә ярыймы? Төрле кеше төрлечә сөйли, кемдер, мәчеткә хатын-кыз йөрми, намазыңны өеңдә укы, ди. Динебез моңа ничек карый икән?» – дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Аларга Сәйдә абыстай АППАКОВА җавап бирә. 

 

«Хатын-кызларга мәчеткә йөрергә ярыймы? Төрле кеше төрлечә сөйли, кемдер, мәчеткә хатын-кыз йөрми, намазыңны өеңдә укы, ди. Динебез моңа ничек карый икән?» – дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Аларга Сәйдә абыстай АППАКОВА җавап бирә. 

– Әлеге сорауны миңа күп бирәләр. «Мәчеткә барган идем, анда хатын-кызлар юк диярлек. Бәлки, безгә мәчеткә йөрү тиеш түгелдер?» – диләр. Нигә йөрмәскә тиеш соң әле ул? 1990 нчы елларда, элегрәк тә, Мәрҗани мәчете хатын-кызлар белән шыгрым тулы булды. Утырып торырга түгел, басып торырга да урын булмас иде. Шәһәрдә бер генә мәчет. Халык дингә бик сусаган вакытлар. Әгәр рөхсәт булмаса, имамнар туктаткан булырлар иде. Берсе генә дә безне кире бормады. 

Хәзер инде мәчет-мәдрәсәләребез бик күп, Аллага шөкер. Имам-абыстайларыбыз да җитәрлек. Һәркем үзе алган гыйлем белән гамәл кыла. Әмма шуны белеп яшик, мәчет – Аллаһу Тәгалә йорты, аңа һәркем керә ала. Бер генә кешенең дә: «Ник килдең? Хатын-кыз намазын өендә генә укырга тиеш!» –  дияргә хакы юк. Мәчеткә йөрү хатын-кызның үз ихтыярында. Коръәндә бу хакта аятьләр китерелә. Аллаһы Тәгалә: «Намаз бозык эшләрдән тыяр. Мин Адәм балаларын бу дөньяга сынар өчен яралттым, акыл бирелгән икән, акылның зәкятен намаз белән түләсен!» – диде. Ирләргә генә димәгән бит, Адәм баласына дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйтә: «Мәчеткә баручыга, аннан кайтучыга Аллаһы Тәгалә җәннәттә ризык әзерләп куяр», – дигән. Ир-атка гына димәгән бит ул да. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с. г. в.): «Дингә иң (зур) күп зарар китерүчеләр – наданлык белән дин тотучылар», – дигән сүзе дә бар. «Үз башыннан чыгарып, динне авырайткан кеше иң соңында үзе уйлап чыгарган дини кагыйдәләр астында калып изелер», – болар да пәйгамбәребез (с. г. в.) сүзләре. Язмаларда: «Намаз укучыны тыймыйк, куркытмыйк, күңелен төшермик. Таләпләрен генә аңлатыйк, төзәтик, белгәнебезне өйрәтик. Дини кагыйдәләрне үзгәртергә беребезнең дә хакы юк», – диелә. 

– Элек хатын-кызлар мәчеткә йөрми иде, дип кырт кисүчеләр дә бар бит... 

– Йөрергә аның вакыты булмаган! 10–12 баланы өйдә калдырып чыгып китә алмаган. Менә аның ире, мәчеттән кайткач, имам сөйләгәннәрне түкми-чәчми гаиләсенә җиткергән. Хәзерге заманда да шулаймы соң? Хатын-кызның мәчеткә бару-бармавы турында катгый тыю да юк, фарыз да ителмәгән, үз мөмкинлегендә. Тәкъдимнәр генә бар. «Хатын-кызга җомга намазларын, гомумән, намазларын өйдә генә уку да рөхсәт ителә. –

– Кайбер язмаларда «хәерлерәк» дип тә язылган. Моны ничек аңларга? 

– Барлык гаиләдә дә ире: «Бар, җаным, намазларыңны мәчеткә барып укып кайт!» – дип озатып калмаганын да белә бер чор кешеләре. Гаиләдә берсе – бер, берсе икенче якка тартып яшәгәнгә күрә балалар да үз дигәненчә үсте. Шулай да хатын-кызлар кыю, тәвәккәл, ихласрак булды. Динебезнең алга китүенә без – хатын-кызга рәхмәт әйтергә тиеш. Ул елларда ирләр кайда булгандыр, дин белән кызыксынганнары санаулы гына иде. Укытучылар да хатын-кызлар булды. Әле хәзер дә шул күренеш. Мөхәммәд пәйгамбәребез (с. г. в.): «Әгәр белгәнеңне өйрәтмичә вафат булсаң, кабер газабының иң авыры булыр», – дип әйтеп калдырган бит. 

Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд (с. г. в.)  өммәтенә биш вакыт намаз укуын фарыз итте. Бу биш вакыт намазны кайда укысагыз да: өйдәме, мәчеттәме – укы гына! Нияткә карап, гамәл кылына. Намазны мәчеттә укысаң, савабы 27 мәртәбә артык булыр, диелә. Сәламәтлегең, вакытың, мөмкинлегең, теләгең бар икән, рәхим ит, мәчеткә барып укы! Вәгазь тыңлап, күңелең тынычланып кайтырсың. Әмма мәчеткә йөрүнең үз кагыйдәләре бар, аларны да онытма! 

- Ул кагыйдәләр нинди? 

- Мәчеттә кул биреп исәнләшмиләр, кеше зекер кылып, дога укып яки уйланып утырадыр. Җилкәсенә кагылып, синең аны бүлдерүең бар. Мәчеттә кычкырып сөйләшмиләр.  Монда гайбәт тә булырга тиеш түгел. Гайбәт ул – мәет булган туганыңның итен ашауга тиң, бик әшәке гамәл, диелә. Аллаһы Тәгалә «Бүлмәләр» сүрәсендә (11 нче аять): «Бер кеше икенче кешене мәсхәрә итмәсен. Шәт, мәсхәрә ителгәне мәсхәрә итүчегә караганда хәерлерәктер», – ди. Аллаһы Тәгалә сиңа кирәкле мәгълүматны үзе җиткерә. Әгәр җиткермәсә, димәк, аның сиңа кирәге юк. 

Динебезне тотып, вакытында намазларыбызны укып, Раббыбыз тыйганнардан тыелып яшәргә язсын барыбызга да. Амин! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар