Логотип
Дин

Авырлыклар Аллаһыга якынайта

Безгә килгән авырлыкларның сәбәбе нидә?

Безгә килгән авырлыкларның сәбәбе нидә?
– Авырлык дип нәрсәне атарга була соң? Бу төшенчә – кешенең субъектив фикере генә. Без, гадәттә, тормышыбызга җайсызлык, борчу-хәсрәт кертә торган хәлләрне авырлык дибез. Ә Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Без сезне, һичшиксез, курку, ачлык, фәкыйрлек, үлем һәм уңышсызлык белән сынарбыз», – ди. Димәк, авырлык дип шушы биш әйберне генә әйтеп була. Безгә бүген, Аллага шөкер, аларның әле берсе дә килмәде дип әйтергә була. Күпчелек кешегә килмәде... Шуңа күрә, «авырлык» дип әйткән сүзебез күп вакыт бер урынсыз зарлану гына. Температура белән ике көн ятса да, «үлемнән калдым», ди кеше. «Гаилә тормышым бәхетсез» ди ул, баксаң, ире 8 Мартка чәчәк бүләк итмәгән икән... Шуңа күрә безгә бүгенге көнгә башка күз белән карарга, хәлебезне алда санап киткән авырлыклар белән чагыштырырга кирәк. Пәйгамбәребезнең: «Кыенлык килгәндә, үзегездән дә авыррак яшәгән кешеләрне искә төшерегез», – дигән сүзе дә бар.

Инде сәбәпләргә күчик. Беренче сәбәп, әлбәттә, газап. Авырлык килсә, иң беренче итеп: «Мин нәрсә эшләдем, хатам нидә?» – дип уйларга тиешбез. Күпләр: «Бу газапка лаек булырлык гөнаһым да юк», – дип уйлый. Тәкәбберләр фикере бу. Кеше фәрештә түгел, һәркайсыбызның гөнаһысы бар. Һәм һәр кешенең үз гөнаһысына күрә газабы, сынавы да бар. Мәсәлән, урамда хатын-кызга һөҗүм иткәннәр, әйберен талап киткәннәр ди. Бар да: «Ничек хатын-кызга кул күтәрә алганнар, нинди начар кешеләр!» – дип аптырый. Хатын-кыз үзе дә: «Ни гаебем өчен инде бу миңа?!» – ди. Бер караганда аның, чыннан да, бер гаебе дә юк. Ә хәзер икенче яктан карыйк. Ул өеннән чыгып киткәндә иреннән рөхсәт алганмы? Яулык бәйләгәнме? (Бәйләмәгән икән, димәк, аның янында рәхмәт фәрештәләре йөрми – алар яулыксыз хатын-кыздан ояла). Юлга кузгалганда «Аятел көрси»не укыганмы? Дога кылганмы? Хәтта сиңа һөҗүм итсәләр, зыян күрсәң дә, гаепне үзеңнән эзләргә тиешсең.

Авырлык шулай ук сынау буларак килергә дә мөмкин. Эзләп-эзләп үз хаталарыңны тапмыйсың икән, сынау өчен килгән дип уйлыйсың. «Нишләп инде Аллаһы Тәгалә тик торганда мине сыный соң?» – дип уйлап куярга мөмкинсең. Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә кемнедер үзенә якынайтасы килсә (ә бу кеше аңа якынаер өчен бернәрсә дә эшләми), ул аңа сынау бирә», – ди. Шул сынауны җиңеп чыкса, бу кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная, ягъни аның каршында дәрәҗәсе күтәрелә. Аллаһы Тәгалә нәрсә генә эшләсә дә, ул – яхшыга, хәерлегә.

Гадәттә без: «Бу миңа нәрсәгә бирелде инде, нигә миңа гына, башка кешегә юк», – дия башлыйбыз. Бөтен фаҗигабез дә шушында. Болай уйлап кына хәлебез үзгәрми.Беренче чиратта, килгән авырлыкка карата мөнәсәбәтебезне үзгәртергә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, аның сәбәбен белү бик мөһим дә түгел. Бу очракта сынауны, авырлыкны ничек җиңеп чыгасың – шунысы күпкә мөһимрәк. Сынау нинди генә газап буларак килсә дә, сәбәбе ахыргача безгә билгеле булмаска мөмкин. Сәбәбен үзең белмисең икән, белемле, озак гомер кичкән, үзләре авырлык күргән хикмәтле кешеләр бар – алар белән киңәшләш. Үзеңнең моң-зарыңны «болай булды, тегеләй булды» дип теләсә кемгә түгеп, елап йөрергә кирәкми: чит кешенең зарланганын тыңлап торырга берәү дә яратмый. Син дә соравыңа җавап алмыйсың, аның да гайрәтен чигерәсең. Авырлыкны ничек җиңәргә, аны башка булдырмас өчен нишләргә – әңгәмәдәшең шушы сорауларны чишәргә ярдәм итә алса гына, аңа күңелеңне бушатырга мөмкин.

Авырлык тизрәк узсын өчен нишләргә кирәк?
– Әйткәнебезчә, башта: «Бу авырлык нинди хаталарым өчен килде икән?» – дип уйларга кирәк. Шул хаталарны төзәтү бу авырлыкны җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә инде сәбәбен ачык белмәсәң, авырлыкны ничек җиңәргә кирәк? Моның өчен, беренче чиратта, сабырлык кирәк. Сабырлык – түземлек дигән сүз түгел. Сабыр итү – кабул итү, шушы халәтеңә риза булу дигән сүз, ул – күңел халәте. Икенчедән, сабыр иткәннән соң бу мәсьәләне чишү өстендә эшлисең. Үзең генә җиңеп чыга алмыйсың икән, ярдәм сорыйсың. Сиңа килгән авырлык ул әле күршеңә дә сынау булырга мөмкин. Мәсәлән, син авырлыкка тарыйсың, көрәшәсең, ә ул берничек булышмый, карап кына тора: бу инде хәзер аңа килгән сынау, аңа килгән авырлык. Ярдәм итәрме ул күршесенә, юкмы? (Тик сораган вакытта кимсенеп сорарга ярамый). Әмма иң беренче, әлбәттә, Аллаһыдан сорарга кирәк: һәр авырлык сине аңа якынайтыр өчен килә. Бер көтси хәдис бар: Аллаһы Тәгалә баласы үлгән кешеләр янына фәрештәләрне җибәрер ди. Аннан: «Мин бит аның йөрәк җимешен алдым, ул анда нишли?» – дип сорар. Фәрештәләр: «Ул сиңа шөкер кылып, рәхмәт әйтеп утыра», – диярләр. «Минем аңа җәннәттән башка бер нәрсәм дә юк», – ди Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә нинди генә авырлык булса да, иң элек Аллаһы Тәгаләгә килергә, аңа сыгынырга кирәк.

Кичергән авырлыклар бөтен кешене дә көчлерәк итәме?
– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Мин сезгә күтәрә алмаслык авырлык бирмим», – ди. Димәк, кешегә сынау килгән икән, ул аны күтәрә ала, һәм һәрбер авырлык аны көчлерәк итә. Шуңа күрә беркайчан авырлык кешене сындырыр өчен бирелгән дип уйларга кирәкми. Әгәр син ул авырлыкны кабул итә алмасаң, бирешсәң, әлбәттә, сынасың. Монда инде Аллаһының гаебе юк, гаеп синең көчсезлегеңдә. Авырлык шулай ук, әйткәнемчә, Аллаһы Тәгаләнең якын бәндәләренә бирелә, чөнки җаваплы, авыр эшне якыннарга гына кушып була. Берәү бер авырлык та кичерми икән, димәк, Аллаһы Тәгалә аны зәгыйфь дип уйлый. Авырлык бирсәм, түзә алмас ди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар