– Бер тапкыр да сәхнәгә аяк басмаган кешене халык алдына чыгару бик авыр. Аннан да авыррак эш юктыр... Тавышын, интонациясен үзгәртергә өйрәтү дә җиңел түгел. Ә үзгәртергә кирәк: тамашачыны шунсыз үзеңә җәлеп итә алмыйсың. Балаларның да башта колак-битләре гел кызара, тамаша башланыр алдыннан «нишләрмен икән» дигән сүзне дә еш әйтәләр... Аңа үз гомерендә ничәмә- ничә кешене сәхнәгә чыгарырга туры килде икән? Авылларында андыйлар, гомумән, калдымы икән әле? Аннан чыгару гына түгел бит, «сәхнә – ул минем икенче өем» дип әйтерлек дәрәҗәгә кадәр күтәрү, үстерү дә кирәк. Саба районы Олы Шыңар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем РӘБГЕТДИНОВА узган юл, аның ирешкән уңышлары турында бу язма.