Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Театр апа»

– Бер тапкыр да сәхнәгә аяк басмаган кешене халык алдына чыгару бик авыр. Аннан да авыррак эш юк­тыр... Тавышын, интонация­сен үзгәртергә өйрәтү дә җиңел түгел. Ә үзгәртергә кирәк: тамашачыны шунсыз үзеңә җәлеп итә алмыйсың. Балаларның да башта ко­лак-битләре гел кызара, та­маша башланыр алдыннан «нишләрмен икән» дигән сүзне дә еш әйтәләр... Аңа үз гомерендә ничәмә- ничә кешене сәхнәгә чыга­рыр­га туры килде икән? Авылларында андыйлар, гомумән, калдымы икән әле? Аннан чыгару гына түгел бит, «сәхнә – ул минем икенче өем» дип әйтерлек дәрәҗәгә кадәр күтәрү, үстерү дә кирәк. Саба районы Олы Шыңар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем РӘБГЕТДИНОВА узган юл, аның ирешкән уңышлары турында бу язма.

Ул – республикабыздагы зур театрларның берсендә уйнарга, гомере зур сәхнәдә узарга тиешле кеше була. Әмма әлеге дә баягы язмыш бар бит. 
Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесының театр бүлегенә укырга керә Гөлсем. (Авылдашы Әлфиягә ияреп, Алабугага чыгып китүе, юлда әнисе биргән акчаны югалтуы – үзе бер тарих.) Группада 24 студент – төрлесе төрле яктан килгән, төрлесе төрле яшьтә. Ул арада уку авырлыгын оныттырып, күңелгә мәхәббәт ишек шакый. Яшьлекнең үз кануннары! Алабуга районының Турай авылы егете, инде армияләрдә йөреп кайткан Рафаиль белән икенче курста алар инде өйләнешәләр. Ә өченче курста уллары Рәмис туа. Диплом алырга дүрт ай калганда... Укыту­чылары Флүсә Әхмәтхановна ул чакта егерме дүртесенә дә яшь баланы ничек төрергә, юындырырга, ашатырга өйрәтә – группалары белән чиратлап карыйлар бәбине.
Ә аннан диплом спектакле җитә. Аны карарга, дөрес­рәге, үзләренә яңа талантлар эзләргә Минзәлә, Әлмәт театры режиссерлары да килә. Төркемнән ­­нибары ике кешене – Рафа­иль белән Гөлсемне генә Әлмәт театры сайлап ала. Кемнәрнеңдер төшенә дә кермәгән бәхет! 
– Рәмиснең бит әле күкрәк баласы чагы гына... «Син гастрольләрдә йөрерсең, мин бала белән өйдә утырырмынмы? Алып кайт документларны», – дидем Рафаильгә. Яшь булганмын инде, еракка карап уйлый белмәгәнмен... Монысы –
беренче гомерлек үкене­чем. Эшкә Вафирә Гыйззәтуллина­ның туган авылына – Камайга кайттык. Икәү бергә клуб эшенә чумдык. Рәмискә 3 яшь булганда икенче улыбыз туды. Шул вакыт безне эзләп Минзә­лә театрының ул чактагы директоры Мәүҗит ага Фәттахов килде. Үзләренә эшкә чакыра! Фатир вәгъдә итә! Ирем: «Юк, бармыйбыз», – диде. Бер ай елаганмындыр... Монысы – икенче үкене­чем. Нигә шул вакыт үзем генә китмә­гән­мендер, Рафаиль, бәлки, артымнан килгән булыр иде... Үкенечлә­ремнең өченчесе дә бар әле. Тагын ике елдан безне эзләп Чаллыдан Фаил Ибраһимов килде. Яшьләр театры ачмакчы булам, ди. Фатир вәгъдә итә! Иремә елый-елый ялвардым, тик ул тагын:
«Юк, авылдан китмибез», – дип кырт кисте. Югыйсә театрда беренче чиратта аның үзен колач җәеп каршы алачаклар иде: баянда уйный, җырлый – тавышын Илһам Шакировныкына охшаталар иде...
Әйе, язмышның үзе язып куйган юлы була инде. 
1994 елда, ике баласын җитәкләп, туган авылы Кече Шыңарга кайтып төшә Гөлсем. Кайчандыр үзен чакырып торган театрларга эшкә бару уеннан ваз кичә: 27 яшьтә сәхнәгә чыгу соң түгел дә, әм­ма кулында ике бала бит – аларны аякка бастырасы бар. Малайлар­ны ташлап, гаст-
рольләргә йөри алмас... Нияте, әлбәттә, авылда клуб тирәсе­нә урнашу була. Әмма анда дипломлы белгечкә эш табылмый. «Фер­мага булса да барыр идем», – ди ул әтисенә.
Үзе шаяртып әйткән­дәй, сыерларны ук ышанып тапшырмыйлар, «әнә автоүлчәүгә ме­нсен», диләр. Ә ан­­нан клубта бер урын бушый...
Гөлсем шундук зурдан кубып эшкә тотына: «Нур» театр төркеме оештыра. Аның иң беренче артистлары... сыер савучылар була. Сыер савып кайталар да, кичке җидегә Гөлсем янына репетициягә төшәләр. Шулкадәр теләп уйныйлар! Театр төркеменә мәктәп укытучылары, колхоз яшьләре кушыла: Назыйф Маликов, Айнур Шиһапов, Рамил Мөбарәков, Илдар Хуҗин, Кадрия Ибраһимова... Бу еллар дәвамында алар сәхнәгә куйган спектакльлә­рнең барысын да санап чыгып бул­мас. Күп алар! «Гашыйк-лар тавы» (Илдар Юзеев), «Тормыш җыры» (Мирсәй Әмир), «Сынган беләзек» (Рәдиф Сәгъди), «Бакча карачкылары» (Зөләйха Минһаҗева), Туфан Миңнуллин әсәрләре...
2007 елда «Нур» халык театры исемен ала. Барысы өчен дә зур вакыйга – уңышның яңа баскычы. Шул елны Гөлсем ханым балалар өчен «Наза» фольклор коллективын оештыра. Иң беренче эш итеп «Боз китү» йоласын сәхнәләш-терәләр. 
– Боз китү! Безнең балачакта зур вакыйга иде ул. Беркөнне Мишә уяна. Авыл буйлап кемдер: «Боз китә! Боз китә!» – дип кычкырып уза. Ташу карарга күпер төбенә төшәбез. Мишәнең шаулавы, бозла­р-ның бер-берсенә бәрелеп ярылулары әле дә күз алдында. Зур-зур ко-
раблар киләмени?! Егетләр боз өстенә учак ягып җибәрәләр. Шуг­рак­лары бер боз кисәгеннән икен­че-сенә сикереп йөри. Аннан ял­ты­рап торган яшел боз килә, аны тугай бозы диләр иде. Шул бозны егетләр тартып чыгаралар да, китеп бирәләр – салкын тию-дән дә курыкмыйча ашыйбыз...
«Боз китү» йоласы белән «Наза» фольклор коллективы «Ватан» ха­лык иҗаты фестиваль-конкурсында шул елны ук Гран-прига ия була! 
Гөлсем Рәбгетдинова исә сәхнәгә бер-бер артлы йолаларны куеп кына тора: «Йомырка җыю», «Ат саклау», «Чикләвеккә бару», «Язгы чәчүгә төшү», «Шәл бәйләү», «Кендек кисү», «Ат саклау», «Егетләрне армиягә озату», «Ипи чираты саклау»... 
Аларда «Тәбә пешерү» йоласы бар. Гадәттә, Сабантуйдан соң уздырыла ул. Бәй­рәмгә җыелган йомыркадан тәбә пешерү өчен, яшь­ләр кич белән чишмә буена җыелалар. Тәбә ул тирәдәге йорт­лар­ның берсендә пешә. Әмма бу җыелу өчен сәбәп кенә: ул кичне чишмә буенда гармун, җыр тавышы таңга кадәр тынмый. Нинди генә уеннар уйналмый! «Тәбә пешерү»не хәзер бөтен татар дөньясын белә: 2010 елда «Наза» коллективы «Түгә­рәк уен» Бөтенроссия татар фольк-лоры фестивалендә шушы йола белән катнашып, беренче урынны яулый. 15 яшь артистны Анапага ялга җибәрәләр. Ә «Сабантуйга яулык җыю» күренеше белән алар Венгриядә узган төрки халыклар корылтаена кадәр барып җитәләр. Монысы – һәр төбәктә булган йола, әмма Шыңар авылларында узганы кебек беркайда да юк аның! Егетләр урам тутырып җырлап йөри­ләр, халык бүләген би­рергә ал­дан әзерләнеп тора. Һәр авыл үз ягында җыя, ә аннан уртада очрашалар. (Олы һәм Кече Шыңар авыллары бер-берсенә кушылган диярлек: аларны олы юл гына бүлеп тора. Уртада – мәктәп, мәдәният йорты, китапханә... Болары – ике зур авылны бербөтен итеп, якынайтып торучылар.) Кыскасы, «Наза» репертуарына кергән йола­лар­ның барысын да Гөлсем ханым үзе күреп белә, һәр сценарий – аның хезмәте. 
– Балалар: «Тагын нәрсә куя-быз?» – дип кенә торалар. Мин аларның күбесен 1 нче класска кергәч үк сай­лап алам. Төркемгә бер килгән бала кире китми инде бездән. Югый­сә алар белән шактый кырыс та мин. Башкача ярамый: унбишәр бала белән берүзем юлга чыгып китәм. Бәйге-фестивальләрдә катнашу өчен кайларда гына булмадык: Екатеринбург, Ульяновск, Болгар, Буа, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Арча... Кая гына барсак та, җиңүләр белән кайтабыз. Балалар күзгә күренеп үзгәрә, остара. Сәхнә һәр-кайсының үз-үзенә ышанычын үстерә, уй-фикерләрен, дөньяга карашларын үзгәртә. Аларга тормышта үз урыннарын табарга җи­ңелрәк... Күбесе мин оештырган «Сердәш» нәфис сүз түгәрәгенә дә йөри: сәнгатьле сөйләү күнекмәләре ала. 2008 елда Ульяновск өлкәсенең Кулаткы районында узган «Түгәрәк уен» фестиваленә «Сак-Сок бәете»н алып бардык кызлар белән. Җиңеп кайттык! 2014 елда Болгарда узган фестивальдә, «Канат сыдыру өмәсе» күренешен күрсәтеп, тагын беренче урынны алдык. «Иделкәем-Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара фес-тиваль-конкурсында ел саен катнашабыз, бик еш җиңүчеләр арасында булабыз. Минем максат инде ул: ниндидер бәйгегә әзерләнәбез икән, димәк, җиңәргә тиешбез. 
Үземне балалар белән кырыс дидем дә... Һәрвакыт түгел ул. Алар сәхнәдә ялгышканда, беркайчан тавыш күтәргәнем, соңыннан битәр­ләгәнем юк менә. Андый вакытта гел елмаям: миңа карыйлар да яңа­дан уйнап китәләр. «Ролеңне онытсаң, туктап кына калма – үз сүзләрең белән әйт. Туктап калган очракта йөреп кит – тамашачы сине уйлый дип белер», – дип өйрәтәм. Сәхнәдә сүзне оныту очраклары була инде ул... Бер кызык хәл искә төште әле. Берсендә балалар белән Шәмәр­дәнгә, «Балкыш» реабилитация үзәгенә мендек – без анда еш кына концерт куябыз. Шигырьләрен ятлап бетермәүчеләр бар иде. Алдан: «Өйрәнгән кадәресен сөйләгез дә, туктап каласыз икән, башыгызны иегез дә кереп китегез», – дип әйтеп куйдым. Ярый, концерт башланды. Балаларым бер яки ике куплет сөйлиләр дә, башларын иеп керәләр дә китәләр. Барысы да! 
Сәхнәдә бергә чыгыш ясаулар балаларны тагын да дуслаштыра, берләштерә, ди Гөлсем ханым. («Наза» эчендә төзелгән гаиләләр дә бар хәтта!) Мәктәпне тәмамлагач та таралмый икән әле яшьләр. Студент­лар февраль аенда авылга каникулга кайта: шул кыска гына вакыт эчендә дә Гөлсем Әхәт кызы алар белән яңа бер спектакль куярга өлгерә.
(Җәйге каникул вакытында гына оештыра торган тагын бер проекты бар әле аның: кечкенә балалар белән урам саен көндезләрен концерт куеп йөри­ләр. Шул урамда яшәүче әби­ләр­гә: «Бүген сезнең янга киләбез», – дип, алдан хәбәр салалар. Урам – сәхнәгә, капка төпләре тамаша залына әйләнә!) 
 Шыңарлыларның «Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә бәйге­сендә катнашулары турында аерым сөйләргә кирәктер. Алар конкурска тәкъдим иткән һәр гаилә тарихы турында сценарийны Гөлсем ханым язган, гаиләлә­р­не бәйгедә чыгыш ясарга ул әзерлә­гән.
– Бу эшкә тотынгач, шаккаттым: үзебезнең авыл тарихын бик аз беләбез икән. Тимерша нәселен сәхнәгә чыгардык: аларның
Сабир дигән бабалары Мәскәүдә Ленин янында эшләгән. Продот­рядлар төзелер алдыннан, ул төнлә кайтып авылдашларын кисәткән, булган икмәкләрегезне яшерегез, дигән. 
Ә Ахунҗаннар нәселе тарихын сәхнәләштереп, Татарстанда беренче урынны алдык. (Олы Шыңар мәдә­ни­ят йорты хезмәткәрләренең кулны-кулга тотынышып, аңлашып, бер максат белән эшләүләренең нәти­җәсе бу!) Аларның бер бабалары Сталиннан ун рәхмәт хаты ала. Ул хатларның барысы да сакланган! Ахунҗан бабай үзе исә раскулачива­ниегә эләгә. Шул чакта аның карчыгы оныгын халык алдына тотып ата: «Бабайны алып киттегез, әтисе чит­тә, әнисе юк, бу баланы хәзер кем ашата?!» – ди... Тетрәндерә, күздән яшь чыгара торган хәлләр... Үткәннәрне менә шулай җанланды­рып күрсәткәч, яшьләр күңе­ленә онытылмаслык булып уелып кала.
Сәнгать җитәкчесенең гомер буе эшләгән эшләрен бер язмага ничек сыйдырасың ди?! Ул үткәргән иҗат кичәләрен, очрашуларны, сәхнәләш­тергән әкиятләрне (алары – Гөлсем ханымның аерым мәхәббәте!), алган мактау кәгазьләрен, дипломнарны... Тынгысыз, ялсыз бу эш янында гаилә дә бар бит әле. Икенче ире белән алар 20 ел яшәп калалар. Раиле каршы булса, мәдәният йор­тының ишекләрен ачып керә алмас иде ул. Азрак үсүгә, малайлар төп ярдәмчеләргә әйләнә: әниләре эшкә чыгып китсә, берсе өй җыештыра, икенчесе ашарга пешерә, өченчесе маллар карый... Аларның өчесен дә армиягә озата, каршы ала, туйлап өйләндерә Гөлсем ханым. Инде оныклары үсә. Ә ул һаман да барысына да өлгерергә тырыша: үзлә­рендә эшләүче «Мирас» фольклор коллективына йөри – сәхнәдән төшми; махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен авылдашлары белән бергә посылкалар тутырыша, токмач кисә, маскировка җәтмәләре үрә; «Әдәби марафон»да катнаша, китаплар укый; сөлге, мендәр тышлары чигә, бәйли... Һәм һәрвакыт елмая! («Сәхнә – күңелдәгесен тышка чыгармаска өйрәтте», – ди.) Та­гын – көтә: махсус хәрби опера­циядә катнашучы улы Рәмистән көн саен хәбәр көтә, аның исән-сау әйләнеп кайтуын көтә. 
Әйе, язмыш аңа башка юл әзер­ләгән булган: туган ягын ямь­ләп, андагы кешеләрне зурлап яшәү­не. Әмма театр сүзе аның исеме белән гел янәшә: балалар Гөлсем ханымны «Театр апа» дип йөртә. 

Фото: Анна Арахамия
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар