Логотип
Актуаль тема

Үлемгә китерүче туган көн бүләге

Ел башыннан Татарстан юлларында 507 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 44 кеше һәлак булган һәм 665 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Куркыныч саннар... Ел башланганга әллә ни күп вакыт та узмады, шуңа уйга калдыра. Ләкин Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Айрат Сәмигуллин әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, күрсәткечләр 31 тапкырга кимегән. Димәк, юлда йөрүчеләр арасында бер-берсенә карата игътибарлылык һәм хөрмәт арта башлаган, дип уйларга була. Шул ук вакытта юлдагы барлык үлемнәрнең яртысына диярлек каршы як полосага чыгучылар гаепле. 
Бүгеннән балаларыбыз язгы каникулга китә. Юл куркынычсызлыгы хезмәткәрләре шуңа чаң суга да. Бу көнгә кадәр балалар катнашында булган 41 юл һәлакәтендә үлүчеләр юк, шөкер. Шушы аяныч хәлләргә бары тик ата-аналар гына гаепле, чөнки зыян күрүчеләрнең күпчелеге махсус автокреслоларда утырмаган, куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән булган. «Мондый куркынычсызлык чаралары безнең өчен түгел, ә сезнең балагызның иминлеге өчен кирәк», – дип, әти-әниләргә мөрәҗәгать итә Айрат Сәмигуллин.
Гомумән, өлкәннәр балалар өчен үрнәк булсын иде. Шушы көннәрдә әни кеше белән баланың автобуска өлгерү өчен, светофорның кызыл төсенә йөгереп чыкканда машина астына эләгүләре дә башка сыймый. Шуңа күрә балаларыбызга көн саен иртә-кич юл йөрү кагыйдәләре турында искәртү, хәтта җәяүлеләр юлында да як-якка карарга кирәклеген кабатлап тору бер дә артык булмас. Колакларына колакчын киеп, телефоннан күз дә алмый юл аша чыгучы әти-әниләр балаларына берничек тә үрнәк күрсәтә алмаганын яхшы аңлаган тәртип сакчысы да «өлкәннәр аеруча итътибарлы булырга тиеш», дигән фикерне кат-кат кабатлады. 
Соңгы ике елда балаларның гомерен өзгән, питбайк, мопед, скутер аркасында булган юл һәлакәтләренең дә күплеге борчуга сала. Яшьлек, эх син, юләр яшьлек, дияр идең, әле 10 яше дә тулмаган малай-кызларның квадроцикл руле утырып чыгып киткәннәрен әти-әниләр күрми каламы икән? «Кызганыч, үзләре үк балаларының туган көннәренә бүләк итәләр шул... Менә шундый бүләкләр өчен аннары ата-аналарга дөрестән дә бик кыйммәт түләргә туры килә, ләкин соң була. Мондый аяныч хәлләр видеоязма гына түгел, аны кире әйләндереп, үзгәртеп тә булмый. Мәктәптә алган «икеле» дә түгел алар, хаталар өстендә эш бару өчен. Юл хаталарны гафу итми. Онытмагыз: барлык юл кагыйдәләре дә кан белән язылган», – дип мөһим мәсьләләрне күтәрде Айрат Сәмигуллин. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар