Тормыш үзе ул – зур уку йорты. Әйләнә-тирәгә күз салып, читләрнең ялгышларын күреп, мыегыңа чорнап барсаң да, әллә никадәр зирәклек җыеп була да соң... Әмма читләр ялгышында өйрәнергә ярата торган затлар түгел шул без, кешеләр. Гомер көзендә үкенечләр булмасын өчен, бәлки, ул кирәктер... Тормыш үзе язган бу хикәя дә күпләрне кисәтә.