Логотип
Күңелеңә җыйма

Тормыш сабагы

Тормыш үзе ул – зур уку йорты. Әйләнә-тирәгә күз салып, читләрнең ялгышларын күреп, мыегыңа чорнап барсаң да, әллә никадәр зирәклек җыеп була да соң... Әмма читләр ялгышында өйрәнергә ярата торган затлар түгел шул без, кешеләр. Гомер көзендә үкенечләр булмасын өчен, бәлки, ул кирәктер...  Тормыш үзе язган бу хикәя дә күпләрне кисәтә.


Тормыш үзе ул – зур уку йорты. Әйләнә-тирәгә күз салып, читләрнең ялгышларын күреп, мыегыңа чорнап барсаң да, әллә никадәр зирәклек җыеп була да соң... Әмма читләр ялгышында өйрәнергә ярата торган затлар түгел шул без, кешеләр. Гомер көзендә үкенечләр булмасын өчен, бәлки, ул кирәктер... 


Авылда бер усал килен иде Әкълимә. Теленә җен төкергән, дияләр иде аның турында. Кара акылы белән ни уйласа, шуны сөйләп, күпләрнең җанына тия иде. Андый хатыннарның ирләре, гадәттә, тыныч, сабыр холыклы була. Фәнис тә шундыйлардан булды. Басылып дөнья көтә торган ир хатынына әллә игътибар итмәде, әллә курыкты. Мөгаен, куркуы да булгандыр. Югыйсә хатыныннан әнисенә тел-теш тидертмәс иде. 


Сания апаның бердәнбер улы иде Фәнис. Яшьтән тол калып, ялгызы гына үстерде ул аны. Үзе дә басынкы гына, кешеләр белән җайлап кына сөйләшә торган Сания апа улын да шулай үстерде. Бик эшчән иде Фәнис. Авылда эшчән ир-атлар алтын бәһасе инде ул. Димәк, дөнья көтә белә! Димәк, кешедән ким-хур булып яшәмәячәкләр. Чаялыгы белән дан тоткан Әкълимә юаш Фәнисне үзе үк эләктереп алды бугай. Озак та йөрмәделәр, өйләнештеләр. Төп йортка төшкән Әкълимә яшь киленнәр кебек тел яшереп тормады алай. Беренче көннән үк дилбегәне үз кулына ала башлады. Гомере буе авыр эштә эшләп, лаеклы ялга чыккан Сания апа да «идарә»не килен кулына бирергә риза булды. Яшьләр яшьләрчә яшәсеннәр дип кысылмады.

Әкълимә гаиләдәге акча янчыгын да үзенеке итте. Ә акча кем кулында, шул хуҗа инде ул. Бер-бер артлы балалары туды. Сания апа оныклары белән мәш килде. Килен эшкә чыгып китте. Әмма кайткач кайнаны ут биетә, нигә бу эшләнмәгән, нигә монысы каралмаган, көне буе өйдә нишләп ятасың инде. Ике кечкенә баланы тәрбияләвен санга да сукмады ул. Эндәшмәде Сания апа. Барысын да йөрәгенә җыеп барган ана чиргә сабышты, буыннары авырта башлады.

Тормышы мәхшәргә әйләнде. Бүлмәсендә ут яндырырга да ярамый иде аңа. Утка акча күп тотыла, имеш. Югыйсә өйгә киткән бөтен чыгымны Сания үзе түли иде. Адым саен чәй эчеп газны бетерәсең, дип, Әкълимә хәтта газ ача торган ачкычны кесәсенә салып чыгып китә торган булды. Көне буе җылы чәй эчә алмый үткәргән көннәре күп булды Сания апаның. Ярый әле күршеләренә хәл белергә керсә, алар чәйгә чакырмый калмый. Һәрвакыт кешедә чәй эчеп  йөрү дә килешеп бетми, кыенсына иде. 


Түзә алмады Сания апа, 60 яше тулгач, гомер буе яшәгән йортыннан чыгып китте. Сания картлык көнендә кияүгә чыккан икән, дип, авыл шау килде. Ул вакытларда өлкән яшьтә гаилә коруга ничектер гаеп итеп карый иделәр бугай. Аннан соң 60 яшь тә бик карт булып тоела иде. Бу адымга бару җиңел булмагандыр, мөгаен, Сания апага. Күрше-күләннәрнең хәлен белешергә дигән сылтау белән сирәк кенә кайтып китә иде ул. «Бик сагынам», – дип, күз яшьләрен сөртә иде сөйләшкәндә. Югыйсә гаилә корган «бабай» да, аның балалары да бик яраттылар йомшак кына сөйләшкән Сания апаны. 
Ә килен дөньяның артына тибеп рәхәтләнеп яшәде. Ире дә, балалары да авызына гына карап торалар иде. Кайдадыр кайнана яшәгәнен оныткандыр да ул. Ире дә әнисе янына барып йөрмәде. Олы улы гына әбисе янына сирәк булса да баргалап йөрде. 


Бу вакыйгаларга инде күп вакытлар узды. Әкълимә инде күптән үзе кайнана. Искә төшмәгән алла-муллалар да искә төшә хәзер. Киленнән уңмадылар алар.  Югыйсә ярдәм итмәделәр түгел, иттеләр. Өй күтәрделәр, ихата кордылар. Балаларының матур яшәвен теләп берни жәлләмәделәр. Ә килен рәхмәтсез җан булып чыкты. Бер юктан гына әйткәләштеләр дә, шуннан аралашуга чик куйды. Иреннән ике арага биек койма тоттырды. Оныкларын кертми. Урамда күрсә, исәнләшми дә. Улы исә хатын күзенә генә карап тора. Бик акыллы улын, килене ничек шулай бөтереп алды, һич аңламый Әкълимә. Аллаһы Тәгаләдән килененә үзенә карата рәхим-шәфкатьле булуын сорый ул хәзер һәр көн.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Бумеранг законы-эйдэ кур Хэзер узен курсэткэннэрне.

    Хәзер укыйлар