Моңа кадәр сабый һәм ана җәмгыятьнең культы иде. Әмма вакыт барган саен, карашлар да, кыйммәтләр дә үзгәрә. Бүген алдынгы карашлы, белемле яшьләр бала тәрбияләүдән аңлы рәвештә баш тарта. «Минем ирекле булып яшисем килә», – ди алар. Баладан ирек-ле булып... Җәмгыять – тере организм, һәрвакыт хәрәкәттә. Тарих спираль буенча кабатлана, дибез. Әмма ул яңа төсмерләр белән баетыла да әле.
Яңа кыйммәтләр барлыкка килә, яңа геройлар, яңа күренешләр, яңа хәрәкәтләр... Чайлдфри хәрәкәте дә – шундыйлардан.