Габделхәй абыйның редакциядәге эш көне балалардан килгән хатларны укудан башлана иде. Күзлеген киеп куя да рәхәт бер дөньяда йөзә кебек! Еш кына аның: «Их-ма, егетләр! Шәп, шәп шигырь бит бу!» – дип сокланып, безгә эндәшкәләп куюы, йә бүлмәне шәрран ярып, кычкырып көлгәне ишетелеп куя.
Хатлар авторларның арасында Чуашстаннан – Ркаил Зәйдуллин, Миңназыйм Сепперов, Актаныштан – Ленарис Леронов, Апастан – Резеда Әхмәтҗанова, Азнакайның Чубар-Абдулыннан Фәйрүзә Исмәгыйлевалар бар иде.
Язучы Габделхәй Сабитовның тууына 90 ел тулу уңаеннан истәлекләр.