Өйдә тынлык. Ирем булмаган эшен бар итеп, компьютерын кушты да, мониторга төбәлде, залда уйнаган кечкенә кызым, курчакларын кочаклап, үз бүлмәсенә кереп китте. Яраланган җанвар кебек почмактан почмакка йөрим. Эчемдә җыелган ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җитә яздым. Шуңа да ирем белән кызым мыштым гына янымнан киттеләр. Юк, ачуым гаиләмә түгел, әтиемә. Алтмыш яшьтә киредән өйләнә!