Ул кичне син үзең дә хәтерлисеңдер әле. Синең минем янга, Кама буендагы авылларның берсенә саубуллашырга дип килгән чагың. Кич йөрергә чыктык. Авыл тын. Тик ара-тирә басу ягыннан тартар кычкырганы гына ишетелә. Мәктәп бакчасындагы яшь юкәләр шау чәчәктә. Рәшәткә буенда укучыларым ясап куйган эскәмия бар. Авыл читендәге болынлыкны, чишмә буйларын әйләнеп кайттык та, шул эскәмиягә килеп утырдык.