Такташны гашыйк иткән кыз

Бу рәсемне мин очраклы рәвештә таптым. Ул болай булды: соңгы елларда мин Хәсән Туфан турындагы әсәремне язу белән мәшгуль идем. Мәгълүм ки, Хәсән ага Туфанның туган авылында мәктәп-мәдрәсә ачу өчен патша хөкүмәте 1905 елгы революциядән соң гына рөхсәт бирә. Әмма аңа хәтле үк инде, аерым алганда, 1898 елның җәендә, татарның зыялылары башта чукындырылып та үз динен ташларга теләмәгән авылларга хәлфәләр җибәргәннәр. Байлары яшертен генә үз акчаларына мәктәп- мәдрәсәләр ачканнар. Шундыйларның берсе итеп, мөхтәрәм Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның фикердәше Салихҗан хәзрәт, Аксубай волостендәге «отпавшийлар» авылы Кармәт башы кешеләрен «яңадан мөселманлыкка кайтарыр өчен» шәкерт Хәсәнҗан аганың 30 ел дәвамында язып барган көндәлек-хәтирә дәфтәрләре килеп керде. Аның балалары белән дә очрашырга насыйп булды. Хәсәнҗан аганың кызы Хәдичә апа егерменче еллар башында Чистай шәһәрендәге педтехникумда укый, һәм шунда үзенең иптәшләре белән бергәләп рәсемгә төшә. Хәдичә апа үзе мәрхүмә инде. Ире Тимофеев Емельян Тимофеевич, бабасы кушкан исеме белән Галимҗан абый дип тә йөртәләр, Зәй районына кергән Түбән Биш авылында туып-үскән, шунда яшәгән. Очрашуыбыз вакытында элеккеге рәсемнәрне күрсәтә башлагач та бик гади генә итеп: «Менә бусы инде аның шагыйрь Һади Такташның хатыны булган, аңа күп газапланулар китергән кыз Гөлчәһрә Хәмзинә була. Хәдичә белән бергә укыдылар, мин дә яхшы белә идем»,— дип куйды. Билгеле инде, мин ул рәсемне сорап алмыйча булдыра алмадым. Дөрес, кайтарып бирү шарты белән. Рәсемнең артына:
«1923 ел, 24 март шимбә көн алдырылган рәсем. Утырганнардан уң яктан: 1)Яхина Гандәлиф, 2)Бәхтиярова Рабига, 3) Ибраһимова Кәшифә. Басканнардан уң яктан: 1) Ибраһимова Рания, 2)Әхмерова Хәдичә, 3) Хамзина Гөлчәһрә. Хәдичә Әхмерова», дип язып куелган.
Сөекле шагыйребезне бик күп әсәрләр иҗат итәргә рухландырган затның яңа бер рәсемен «Сөембикә» журналын укучылар кызыксынып карарлар дип уйлыйм.
Газиз КАШШАФ ҮЗИЛЕ.
«1923 ел, 24 март шимбә көн алдырылган рәсем. Утырганнардан уң яктан: 1)Яхина Гандәлиф, 2)Бәхтиярова Рабига, 3) Ибраһимова Кәшифә. Басканнардан уң яктан: 1) Ибраһимова Рания, 2)Әхмерова Хәдичә, 3) Хамзина Гөлчәһрә. Хәдичә Әхмерова», дип язып куелган.
Сөекле шагыйребезне бик күп әсәрләр иҗат итәргә рухландырган затның яңа бер рәсемен «Сөембикә» журналын укучылар кызыксынып карарлар дип уйлыйм.
Газиз КАШШАФ ҮЗИЛЕ.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.