Логотип
Проза

​ХЫЯНӘТ


Әйләнгечрәк булса да, өйләренә арт­кы тыкрыктан кайтты Алия. Урам­нан барса, берәрсе очрап хәл сораш­тыра башлар дип курыкты. Битләре уттай яна, йөрәге сулкылдап тибә. Йөгерер иде — аяклары никтер тыңламый.
Әтисе кайту хәбәрен аңа тәнәфескә чыккач Хәтирә апа җиткерде. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли ул, Али- яләрнең күршесендә генә яши. Алиянең әниләрен яратып бетерми, юк-юк та, әйткәләшеп торалар. Бу юлы ниндидер яшерен елмаю яткан иде аның йөзендә.
Бәрәңге сабакларын аралый-аралый өйләренә бакча артлатып кына менде Алия. Әнисен уйлады. Әтиләренең капка ачып керер көнен бергәләп көттеләр бит алар. Әнисенең елый-елый күз яшьләре кипте бугай инде.
Әтисенең чыгып киткән көне дә әле­гедәй күз алдында. Әнисенең чираттагы «буран»ыннан соң: «Кабат бу йортка әйләнеп кайтмам, көтмәгез дә, эзләмәгез дә»—дип чыгып китте.
Әтисе эчеп кайткан көннәрдә андый «буран»нар ешайган иде шул. Хәтта әбиләре дә мыштым гына йөри, малаен да, киленен дә якламый. Алия дә кайсы хаклырак икәнлеген аңламый. Күрше Хәтирә апаның әнисенә: «Ирләр эчми тор­мый, сабыр булырга кирәк иде»—дигәнен генә ишетеп калган иде. Ә ник эчми тор­мый? Әтисе аек булганда, әнисе дә елмаеп кына йөри бит, уен-көлке белән генә сөйләшә. Әбисенең дә сүзе бетеп тормый. Тик әтиләре эчеп кайтса, йортка шыксыз­лык иңә. Андый чакларда күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән җирләргә чыгып кача­сы килә Алиянең...
Чыгып киткәненә елдан арткан иде ин­де. Кайдалыгын да белдермәде. Әнисе исә елады да елады. Әбисе ашау-эчүдән калды. «Күрми үләрмен инде»,—дип борчылды. Тыштан тыныч кына яшәсәләр дә, аларның да араларында җылылык бетә баруын сизә иде Алия..
«Әти кайткан... Минем әтием кайт­кан...» Өй эчендәге шатлыклы ыгы-зыгы­ны күз алдына китереп:    «Тизрәк...
тизрәк...» дип ашыктырды үз-үзен. Күңеле ашкына, йөрәге ашкына. «Тизрәк...» бик тә, бик тә рәхәт тормыш башланачагына ышана ул.
Баскычны атлап түгел, очып үтте. Менә-менә әтисенең кочагына атылыр. Берни сорашмас...
Тик... Нәрсә булды соң әле бу?
Әнисе тәрәзәгә карап баскан, йөзе күренми. Әбисе җайсыз итеп урындык чи­тенә килеп төртелгән. Сулыгып, бөрешеп киткән шикелле. Ә өстәл артындагы озын эскәмиядә әтисе белән таныш булмаган ниндидер бер апа утыра. Өй эчен җан өше- ткеч салкын, үлем тынлыгы басып тора кебек.
- Кил, кызым, күрешик. Менә, апаң белән дә исәнләш.
Алия кымшана алмады. Дөньяның асты-өскә килгәндәй булды.
- Күрешик. Тагын кайчан очрашыр­быз? Без озакка түгел бит. Менә, ризалы­гыгызны алырга гына кайттык.
Йөрәгенең бозга әйләнә баруын сизде Алия. Ризалык сорап кына эретеп булса икән ул бозны. Өлкәннәр хыянәтен шулай ансат кына кичереп булса икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем анлавымча, бу иргэ хатын гына кирэк, Яна хатын. Ни башы белэн килгэн... Киттен, дурт ягын кыйбла бит. Инэсен дэ калдырган беренче хатыны белэн. Дорес анладыммы??? Ну и сволочь....

    Хәзер укыйлар