Юксындырып искә төшәләр...

Китәләр. Үзәкләрне өзеп китәләр дә, юксындырып искә төшәләр. Соңгы бер-ике ел эчендә генә дә яраткан, күңелемә якын булган байтак кеше ахирәткә күчте. Алар белән соңгы тапкыр сөйләшү-күрешүләр, бөтен ваклыклары белән, искә төшә, йөз-кыяфәтләре күз алдында тора. Аллаһ Тәгалә аларга гомер тукталышларының ахыргысына җитәргә аз вакыт калганлыгын күңелләренә саламы икән әллә? Нигәдер аларны соңгы тапкыр күргәндәге елмаюлары сагышлы булып истә калган. 


 Күңел сандыгыннан 
Соңгы тапкыр сөйләшүебездә йөзендә елмаю булса да, ул моңсулык белән өретелгән иде. Мәүлиха апаны мин ярты гасырга якын беләм. Илле ел элек, унтугыз яшьлек укытучы кыз күрше авылдан – Киндеркүлдән Үрнәккә, бианай-биатайлы йортка килен булып төште. Туклык заманы булгангамы, чәчәкле-чуклы кәнфит бик алай тансык сый булмаса да, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, яшь килен чәчкән кәнфитне без – бала-чагалар йөгерә-йөгерә җыйганыбыз әле дә булса истә. Парлы чәкчәк бәйләменең берсен минем инәй, икенчесен күршебез Шамил тотып алды. (Бездә ул заманда килен белән кияү кечкенә ашъяулыкка төрелгән, махсус катырып ясалган, нарасый бала башы кадәрле чәкчәкне һавага чөеп җибәрә – туй каршылаучылар аны тотып алырга тырыша иде.) Шул күңелле мизгелләр сагыш булып янә хәтердә яңарды. 

Мәүлиха апа баллы чәкчәге сыман татлы телле булды. Килен төшкән төп йорның ишеге беркайчан ябылып тормады, туган-тумачалары аларда кунак булды. Хуҗалык буенча йомышы төшкән күрше-тирәнең үтенечен кире какмавы белән дә үзен яраттырды. Моң-зарлылар серен сөйләп «кайгы касәсен» бушатырга, киңәш сорарга аңа керде, аңа килде. Көненә кырыкмаса кырык кеше кереп чыкса да, «ялыктым инде» дигәне булмады – һәркемне ачык йөз белән каршы алды һәм һәрвакыт озата чыкты. Кем генә керсә дә, йөгерә-атлый чәен куеп, хәзинәдә бары белән сыйлады. Пешеренергә оста булды. Туй, никах, Коръән ашларын уздырганда, сәламәт чагында, авылдагы байтак кешегә чәкчәк пешерде. 

Һичкайчан аның «арыдым» дигәнен ишетмәдем. Ә бит ул ничә тапкыр авыр чирләр кичерде. Инсульт, инфаркт – бик мәкерле, аяусыз чирләр. Шулай булуга да карамастан, Мәүлиха апа иркәләнеп яшәмәде. Ничә карасаң да ул аягөсте: әле тәмле итеп камыр ашы пешерә, янә карыйсың, бакчасында нидер эшләп йөри. Инде ял итәдер дисәң... һаман нидер майтара – әле кайнатмасын әзерли, әле үтә күренмәле итеп кагын коя...

Эш-кошлар каралган, мал-туар абзарга ябылган, инде ял итәргә дә була, сыман. Ләкин ул шөгыль таба – оекбаш-бияләй бәйли. Бер елны шулай, авырып хастаханәдә ятканда төсле җепләрдән өйдә кия торган тапочкалар бәйләргә өйрәнеп кайткан да, кышкы озын төннәрдә матур итеп тапочкалар бәйләгән. Бер тартма, ниндиләре генә юк! Кулы бар эшкә дә ятып торды аның. Барысына да өлгерим дип, кызу-кызу атлап мәктәптән, сумкасына тәм-том төяп кибеттән кайтып килүләре гел күз алдымда. 

 Күршелек шундый була
Мәүлиха апа күрше хакын хаклый белде.
 Ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәге Сафия апа, сәламәтлеге какшагач, сыер асрамый башлады, ләкин ул сөтсез тормады. Мәүлиха апа терәлеп торган күршесенә көн саен яңа сауган сөт кертүне гадәт итте. Истә, бик нык истә, мәктәптә укыганда төсле карандашлар кирәк булса да аңа йөгереп керә идек. Кемгә нинди дару кирәк – урамыбызның бушлай әптиге (аптекасы) дә булды – иң еш кулланыла торган бер сәдәф дару булса да тоттырып чыгара иде. Кешегә һәрвакыт яхшы киңәшен бирә белде. Шунысын да әйтәсем килә – безнең белән алар арасында уртак капка булды. Бер-беренә ышанган кешеләрдә генә буладыр ул уртак капка. 

Шуңа сөенәм, җәйләрен отпуск алып авылга кайткач райондагы базарга әйбер алырга барганда үзебез белән Маулиха апаны да ала идек. Ирем Газинур, Булат улыбыз, сеңелемнең ире Флүр һәм аларның улы Ирек – кайсы да булса, руль артында барганда, безне базарда, кибетләрдә йөрттеләр. Кайчагында Маулиха апага кирәкле әйберне үзем алып кайта идем. Һәрвакыт рәхмәтле булды. 
Мәүлиха апаны иң сөендергән күчтәнәчем – бүләк итеп биргән дини китаплар. Туксанынчы елларда дин иреге ачылгач, Казанда «Сөембикә» журналы редакциясендә бер бүлмәдә утырып эшләгән Әльмира апа Әдиятуллина белән Казанның Мәрҗани мәчетенә намаз укырга, Рәшидә абыстайдан дин сабагы алырга йөрдек. Сүрә-и-аятьләрне дәфтәр битенә кириллицада язып, җәй көне Мәүлиха апага алып кайта идем. Аннары инде, еллар үткәч, газета кәгазенә басылган дини брошюралар сатуга чыга башлады. Биш еллап элек булыр, Мәүлиха апа минем утыз ел элек кулдан язып биргән догаларны, «Фатиха», «Ихлас» сүрәләрен күрсәтеп таң калдырды. Саклаган! Саргаеп беткән дәфтәр битләрен күргәч сөенүләрем! 

Мөгаллимә 
Хәтеремдә, туксан беренче ел иде, укыган мәктәбемне сагындым да, авылга кайткач кереп чыгарга булдым. Бер кабинетның ишеге ачык. Ни күрим, Мәүлиха апа укучысының чәчен кыскарта. 
– Бәй, укыту-тәрбия эшенә чәч алдыру, кыскартулар да керәме әллә хәзер?» – дим бераз шаярту кушып.
– Ата-анасының вакыты калмый, малны да күп асрый халык. Чәч алу машинкасын өйдән китереп куйдым. Кайсының тырнагын да кисәм инде, –дип, өч бала анасы, гап-гади нәрсә сөйләгәндәй генә итеп әйтеп куйды. Шуннан Мәүлиха апаның мондый мәшәкатьләрне гади генә итеп кабул иткәнлеген аңладым. Мөгаллимә әнә шундый була ул. Белем дөньясына кулыннан җитәкләп алып кергән беренче укытучысын элекке укучылары хөрмәтләвен күргән чакларым булды. Укытучылар көнендә чәчәк бәйләме тотып, пакеты белән күчтәнәчен, бүләген китерделәр. Хәзер инде алар беренче укытучыларын искә алып, аның рухына дога кылырлар дип ышанасы килә. 

 ***

2021 елның декабрь аенда Мәүлиха апа белән Гыйффәт абый Гомәровларның өйләнешүләренә 50 ел туласы иде. «Иде» дигән сүз кайвакыт ачы сагыш булып, күңел кылларын өзеп, канатып әйтелә. Менә бу очракта да, күңел ышанмаса да, Мәүлиха апа шундый иде, дип әйтергә тел бармаса да, ачы хакыйкать шул – фанилыктан бакыйлыкка күчте нечкә күңелле, йомшак бәгырьле күрше апабыз. Акыл белән аңлыйбыз, һәр кеше, иртәме-соңмы, ахирәткә күчә. Шулай да, рухташың мәңгелеккә киткәч авыр, бик авыр була. 

Үзәкләрне өзеп китәләр дә, юксындырып искә төшәләр. 
Мәүлиха апа йөгерә-атлый ихатасында тавык-чебеш ашатып йөри сыман. «И-й, йомшаккайларым, килегез, кил – сөт эчерәм!» дип, ихатасына килеп кергән ташландык песи балаларына сөт салып тора сыман. Җилбер-җилбер килеп чәчәкләренә, җиләк-җимеш, яшелчә түтәлләренә су сибә сыман. Юк, юк... Бу – бары тик күңелнең юксынудан туган алгысавы гына. Ихаталар – буш, бакчалар – буш. Урамыбыз – буш. Урамыбызның ямьнәре аның белән китте бугай. 

Адәм баласы – һәммәбез дә, хаталы, гөнаһлы. «Мин – гөнаһсыз!» дип әйтү үзе үк гөнаһ. Мәүлиха Зәки кызының белеп һәм белмичә кылган хата-гөнаһларын Аллаһ Тәгалә кичерсен. 
Рухың шат, урының Җәннәттә булсын, якты күңелле күршекәем! 

Фото: <a href='https://ru.freepik.com/photos/light'>Light фото создан(а) freepik - ru.freepik.com</a>

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    7237
    7
    66
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4484
    0
    43
  • Гомер бер генә килә  Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара.  Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
    4917
    0
    37
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2954
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    9674
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 декабрь 2022 - 21:27
    Без имени
    Баланын этисе бардыр бит? Этисе дэ алгаласын бакчадан, уйнатсын, саф хавалар суларга алып чыксын. Ник эни тиеш дип белэсез? Ул узенекен устереп, кеше иткэн инде, житэр ана. Олы яшьтэ, башны кутэрмичэ, бала карап булмый да эле, арыта да. Узегез тапкансыз, узегез устерегез! Алла сабырлык хэм ярдэмен бирсен. Бала устеру жинел дигэн кеше юк эле, аны бит уйнатып, ашату, юындыру гына тугел, тэрбия бирергэ дэ кирэк.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 21:15
    Без имени
    Белмим, мин дэ баланы берузем тарбиялим, эни эти икенче шэхэрдэ торалар, Бер булышучым да юк, куршедэн башка, элдэ Аллага шокер ул бар, баланы иртэн торып мэктэпкэ озата (1класс), мин эшкэ БИК иртэ китэм, дэрес беткэч подъездда каршы алып квартирага кертеп, ашарга жылытып бирэ. Свидание га йорергэ уемда да юк, даже не представляю как это. Куршемэ озын гомер сэлэмэтлек телим, элдэ ул бар. Бала усэ ул, Гомер буе бэлэкэй булмый, Шуна элеге вакытта баланы карау минем очен важнее всяких свиданий и личной жизни.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 16:39
    Без имени
    Баштан утте, килмэгэн туганы калды микэн, торыргада. Йэ эйтмичэ килеп керэлэр иде. Аннары зарланганнарын ишеттемдэ. Берегезнедэ чакырып китермэдем, уземнен сезгэ барып торганым юк дидем. Мэжбури тотмыйм узегез килэсез дидем. Тоже бер булмэле иде. Хэзер килэсэлэрдэ китэлэр. Эле аларча булырга тиеш. Булмый гына торсын эле.
    Иремнең туганнары...
  • 1 декабрь 2022 - 10:43
    Без имени
    Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез
    «Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!
  • 1 декабрь 2022 - 09:35
    Без имени
    Бик кызыклы ,эчтелекле язма.
    Тау артында таулар бар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда