Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Утка-суга төкермәскә, бусагага утырмаска...

Татар халкында бихисап юраулар, ырымнар яши. Кечкенәдән үк: кояш баеганда йокламаска, утка-суга төкермәскә, бусагага утырмаска, тупса аша исәнләшмәскә...
Абынган, егылган җиреңә төкереп китәргә, билгесез чишмәдән су эчсәң, «суга — яулык, миңа — саулык»,— киемнән җеп алып салырга куштылар. Күзгә-башка күренмәгән җир, су, юл хуҗалары, йорт ияләре хакында сөйли тордылар. Әмма болар артында никадәр сер, тылсым яшеренгәнен без әлегә уйлап, бәяләп җиткермибез төсле.

Мин үземчә Галәмнең, табигатьнең шушы көчен, хасиятен аңларга омтылам. Озак еллардан бирле төрле күзәтүләр алып барам.

Миңа яшьтән үк төрле ысуллар белән өшкереп дәва итүче халык табиблары белән аралашып яшәргә насыйп булды.
Тора-бара аларның кайбер серләренә, өшкерү тылсымнарына үзем дә ныклап төшендем. Үз җаным, уз йөрәгем, үз акылым аша уздырып тәҗрибә тупладым.

Хәлемнән килгәнчә, якын-тирәдәге дусларыма, танышларыма, туганнарыма, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән күп кенә кешеләргә шәфәгать иттем. Аларның нәтиҗәләре дә сизелерлек, күбесе табиблар тарафыннан расланырлык та иде. Әмма бу өлкәдә үз сәләтемә инансам да, догалар һәм кулдан иңгән илаһи көч ярдәмендә дәва иткән Мөхәммәд, Муса, Сөләйман, Гайса пәйгамбәрләрне, Будда вә Кришна кебек шәхесләрне белгән хәлдә, үземне экстрасенс дип белдерергә уңайсызланам. Алай да журнал укучылар белән кайбер уй-фикерләремне, күзәтүләремне бүлешергә ният иттем.

Ырым-догалар белән өшкерүнең бер тамыры био-радиологиягә барып тоташса, икенче яклап ул Галәм сулышының илаһи дәвамы булып торган, рухи дөньяны пакьләп торучы дингә бәйләнешле.

Шәхсән, мин үзем дингә инанып, үзләренә генә мәгълүм догалар, ырымнар белән дәвалаучыларны заман экстрасенсларыннан шактый өстен күрәм. Чөнки биорадиация көче, азмы-күпме дигәндәй, һәр кешедә бар, ә менә буыннан-буынга күчеп килгән догалар белән өшкереп дәвалау хикмәтләре бик азларга билгеле. Кайбер гаиләләрдә ул хәтта сер итеп саклана.

Халык телендәге су тоткан, күз тигән, бозымга юлыккан, зәхмәт кагылган дигән тәкъбирләр һәркемгә мәгълүмдер. Ул төшенчәләрне ничек аңларга? Мәсәлән, күпме тырышма, күз тиюне кулдан иңгән биорадиация көче ярдәмендә генә бетерү мөмкин түгел. Биорадиация белән дәвалау аның ярты өлеше генә, ә менә калган яртысы... өшкерүченең берничә тапкыр тылсымлы сүз әйтеп, өстенә сулышын өрүе шунда ук диярлек сырхауны куып җибәрә.
Нинди көч, нинди кодрәт ята соң өшкерүченең догасында, им-томнарында, сулышында?
Кайбер өшкерүче турында «аның сулышы килешә» дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Сулыш ул үзе энергиянең бер төре. Аны хәзер хәтта галимнәр дә таный башладылар. Мәсәлән, соңгы вакытларда өшкергән су сата башладылар.

Җиһанда аңлатып булмый торган сәер күренешләр әле бик күп. Фәндә аны табигый аномалия дип тә йөртәләр. Табигатьтәге кара көчләрнең төрле формасы яши. Гадәттә, алар кешенең җан капусы ачылган ниндидер эчкерсез, садә бер мизгелендә килеп кагылалар, яки биологик нурланыш элпәсен ертып кереп тәнне, җанны кимерергә керешәләр. Бу дөньяда кара көчләр белән идарә итә белүчеләр дә юк түгел. Алар аны ниятләп, кешесенә атап, чирләтү йөзеннән, махсус җибәрәләр. Өшкерүче — экстрасенс шул кара көчләргә каршы көрәшә. Табигатьнең кара көчләре гомергә булган, әмма без аларны белмибез, аңламыйбыз һәм әллә ни аңларга да тырышмыйбыз кебек. Француз галиме Реми Шовен «Умартачылык белән ун мең ел шөгыльләнәләр, ләкин умарта кортлары кешенең кемлеген белми», — ди. Кеше белән кара көчләрнең мөнәсәбәте дә шулайрак.

Кызганычка каршы, кешегә өч кенә үлчәмдә күрү хас, ә табигатьтәге сәер тойгы, сиземләү, аномаль күренешләрнең безгә таныш түгел үлчәмнәрнең кайсыннан булулары әлегә билгесез. Аларның үз дөньялары, үз хуҗалары, үз кануннары. Без ул тормыш ияләрен биологик сүрүебезгә, җаныбызга кагылуын тоябыз. Жан, рухи дөнья, зәхмәт кебек төшенчәләргә ышанмаганнарга болай фикер йөртүем, бәлки, бераз сәеррәктәдер. Әмма ни генә дисәң дә, нигездә, өшкерүче кеше үзенең догасы, сулыш көче ярдәмендә биологик сүрүне төзекләндерә, тәндәге энергияне тигезли, рухи халәтне сафландыра. Бу хакыйкать.
Догалар, ырым догалары белән дәвалау гаять үзенчәлекле алым. Догалар төрле сырхаудан да бар. Һәрберсенең үз сере, үз тылсымы һәм үз вазифасы. Доганы тиеш булмаган урында белмичә кулланып, терелтү урынына чирләтергә дә мөмкин. Шуңа күрә бу ысулда әлегә тәҗрибәсез экстрасенсларга аеруча сак булу мәгъкуль.

Кешенең иң зур, иң кадерле хәзинәсе — сәламәтлек. Сәламәтлек төшенчәсенең мәгънәсе исә яшәеш кануннарының гаҗәеп тирән һәм серле катламнарында ята. Аның тамырлары кешенең микрокосмосы — рухи дөньясына барып тоташа. Экстрасенс әнә шул микрокосмос белән эш итә.

Борынгы һинд, Кытай йоглары, Тибет ламалары кеше җиде энергетик катламнан (тәннән) тора дип фараз иткәннәр. Шуларның берсе раваян дип атала. Раваянның, ягъни астраль тәннең чыгып китәсе килсә, кешене йокы баса. Мин үзем кеше йокыга талгач башка тормыш белән яши дип уйлыйм. Ул төрле параллель дөньялар, ягъни начар вә яхшы тормыш ияләре, башка цивилизацияләр белән элемтәгә керергә мөмкин. Бу, әлбәттә, кешенең рухи дөньясына, аның камиллегенә бәйләнгән.

Кыскасы, раваян — ниндидер бер дәрәҗәдә безнең эчке, рухи дөньябызның күрәзәчесе, узган гомерләребезнең һәм киләчәк тормышыбызның барометры. Исәнле кнең нигезе әнә шул физик, астраль һәм рухи тән гармониясеннән гыйбарәт. Җан — Галәмнең илаһи аһәңен тыңлый, аңлый белгәндә генә тән тулысынча сау була ала.

Экстрасенс исә изге җаны белән Галәмнең илаһилыгына инанып, биорадиология серләренә ирешкән халык табибы. Әмма минем фикеремчә, экстрасенсның төп көче биоэнергия генә түгел, ә уй ярдәмендә тәэсир итүче рухи энергия. Авыру кешегә уй ярдәмендә меңнәрчә чакрымнардан торып та тәэсир итәргә мөмкин. Дога һәм ырым догасы белән өшкерүне дә био- радиологиянең әлегә кадәр өйрәнелмәгән шактый серле һәм катлаулы бер өлкәсе итеп карасак, аның мөмкинлекләре гаять зур.

Әмма кайбер хасиятләрне дә онытырга ярамый. Әйтик, кешенең сәламәтлеге, исәнле ге даими рәвештә Ай, Кояш, Зодиак йолдызларына да бәйләнешле. Шунлыктан, ай календаренең һәр дүртенче, алтынчы, тугызынчы көннәрендә биорадиология ысулына кергән алымнар белән, аеруча кулдан иңгән нурлар ярдәмендә дәвалау, гомумән, зарарлы.
Ул — йолдызлыкларның, планеталар хәрәкәтенең җитди закончалыклары белән бәйләнгән. Ә безнең экстрасенслар әллә белеп, әллә белмичә, тиешсез көннәрне өчәр-дүртәр тапкыр, меңләгән кешеләрне берьюлы дәваларга керешәләр.

Җир анабызны Галәмнән килүче зарарлы нурлардан саклый торган озон элпәсе бар. Әгәр озон элпәсендә тишек барлыкка килсә, космостан үтеп кергән нурларның көче шул турыдагы тереклекне зарарлый, үтерә. Кешенең тирәсендә дә нурланыш рәвешендә аны кара көчләрдән, төрле сырхаулардан саклый торган биологик кыры, ягъни биологик сүрүе бар. Башкача аны аура диеп тә атыйлар. Тәндәге һәр әгъза, һәр күзәнәк биологик нурланыш бирә. Кара көчләр (рухи тискәре энергия) тәэсирендә әнә шул биологик сүрү берәр җирендә тишелеп китсә, зәгыйфьләнсә, рәвешен үзгәртсә, кеше үзеннән-үзе борчыла, кәефсезләнә башлый, җан тынычлыгын югалта. Аннары җанга үтеп кергән кара көч (зәхмәтме ул, сихерме, әллә башка төрле тискәре энергияме) физик авыртуга әверелә, тәндәге энергиянең тигезлек нисбәте үзгәрә. Дөрес дәваламаган очракта, чир соңыннан барыбер яман эшенә керешә.

Профессиональ экстрасенс, гадәттә, биологик сүрүнең зәгыйфьлеген йә читтән үк күрә, яисә контактка кергәч үзенә генә хас тойгы белән сиземли. Кеше сәламәтлегенең төп чыганагы рухи дөнья булганлыктан, борынгы экстрасенслар бервакытта да халыкны күмәк рәвештә дәваларга алынмаганнар. Экстрасенс этикасын, язылмаган эчке кагыйдәләрне саклаган Джуна кебек кайбер экстрасенслар бүгенге көндә дә ул тәртипне бозарга базмыйлар.
Тән сихәтлеге — рухи дөнья көзгесе, рухи бушлыкта, рухи битарафлыкта калган кеше үлемгә дучар. Ялкаулык, эчүчелек, фахишәлек, хөсетлек, күз яшен түктереп, рәнҗеш юлы белән кергән мал, каргыш ише чагылышлар җан һәм тәнне таркатуга китерәләр, һәркемгә болардан чистарыну, арыну фарыз. Мәсәлән, христианнар рухи чистарыну өчен чиркәүгә барып, борчуларын сөйләп, дин әһеленнән ярлыкау алып җиңеллек күрәләр, һәр диндә, һәр милләттә үзенчә юану, үзенчә ярлыкау алымнары яши.

Экстрасенс хозурына да сырхау кеше өмет баглап, җанына-тәненә сихәт эстәп килә. Шунлыктан дәва итүче кешенең әхлакый хакы һәм кылган ниятләре изге булырга тиеш дип беләм.

Күмәк дәвалау сеанслары минем күңелемдә олы шик, курку уята, һәм ул нигезсез дә түгел. Гыйбрәт өчен үсемлекләр дөньясын гына алыйк. Җансыз дип саналган агачлар, чәчәкләр, үләннәр бер-берсенә үсәргә, җимеш бирергә ярдәм итәләр. Берсе үлә башласа, коткару ниятен нән икенчеләренә хәбәр салалар.

Һәркемгә мәгълүм, мәсәлән, суган белән кишер бер түтәлдә, терәлешеп үсәргә яраталар. Ә менә тупылның күршесенә ак сәрби агачы утыртсаң, бу хуш исле ике агачның фитонцидлары (исе) бер-берсенә агу булып тәэсир итә икән. Тупылның көчле фитонцидлары ак сәрбигә үсәргә мөмкинчелек бирмичә, аны чиргә сабыштыра. Кешеләр тормышында да шундый ук хәл түгелмени? Экстрасенсның каршында терелергә өметләнеп утырган меңләгән сырхаулар үзләренең зәгыйфь биологик сүрүләре белән бер-берсенең авыруларына тәэсир итеп, залда гаҗәеп көчле биологик нурланыш мохитын тудыралар. Күз алдына китерегез, күпме кешеләрнең савыгырга — терелергә теләгән омтылышлары, җан тибрәнеше, эчке өмете, сыкранулары... Сеанс барышында бер-берсенең чишелеп киткән биологик сүрүләренә ничек тәэсир итәләр, нинди йогынты ясыйлар алар?

Борынгылар ике кеше ачуланышканда, зәхмәтләре кагыла дип, яннарында басып тормаска кушканнар. Гадәттә ызгыша, кычкырыша торган гаиләләрдә кайвакыт бернинди сәбәпсез тавыш-гауга күтәрелә. Хикмәт нәрсәдә соң? Гаиләдә артык еш булып торган ызгыш, золымлык, нәфрәт зәхмәтләре бүлмәдәге һәр нәрсәгә сеңеп кала һәм әнә шул сеңеп калган начар рухи һәм биоэнергия торып-торып кеше күңеленә җавап рәвешендә импульслар кайтарып җанны кузгата. Шуннан китә тавыш, китәга гауга.

Күңелдәге әшәке, начар энергия ызгышканда гына түгел, сихәтләнергә килгән психотерапия сеансларында да теләк, нияте белән тышка бөркелә. Меңләгән кешеләрнең җан ачысы, берәүләрнең авыр тойгы-кичерешләре, ә икенчеләренең татлы хисләре, аларның бер-берсенә булган йогынтысы аңлатып бе тергесез.

Әнием миңа болай дип өйрәтте. «Алладан килгән дәр ман, өшкерү сәләте белән кә сеп итү зур гөнаһ. Аны ходай кабул итми. Сәдаканың бер тиене дә, бер тәңкәсе дә бер төрле. Әгәренки өшкертүче сырхауның сәдакага бирергә бер нәрсәсе дә булмыйча, җирдән йомычка алып бирә икән, син шуны да риза булып ал. Раббыбыз каршында бу бәндәнең саулыгын торгызуны, догаларыңны кабул итүен сорап — сыгынып дога кыл...»

Илләр, милләтләр язмы шын сугышлар түгел, рухсы злык зәхмәте җимерә. Аның төп сәбәбе шәфкатьсезлек, әхлаксызлык, гаделсезлек. Без ике гасыр чигенең аеруча катлаулы, четерекле еллары нда яшибез. Үзгәртеп кору афәте бераз ирек биргәч, кеше дигәнең рухи дөньясын савыктыруга, җанын тынычландыруга юллар эзләп, бер билгесезлектән икенчесенә ташлана.

Иншалла, килер шундый көннәр, экстрасенслар үзләренең хәтер һәм акыл күзәнә кләренә салынган сихри ин формацияләрне, меңләгән еллар элек булган дөньяви хәлләрнең закончалыкларын, рухи байлык серләрен тирәнтен үзләштереп дәвалауга ирешерләр. Әлегә җир йөзендәге цивилизация Галәм тор мышының иң түбән баскычларының берсендә генә тора. Тән һәм җан гармониясенең ачкычы — рухи дөньябыз ишекләрендә. Авырту тойгыларыннан өзгәләнгән җан, кара көч тозагыннан котыла алмаганда, өметен баглап, әнә шул рухи дөнья ишекләренең сакчысы — экстрасенска, аның тылсымлы им-томнарына, дога белән дәвалавына, сихәтле һәм татлы, тынычландыра торган нурларга ия булган күңеленә шифа, шәфкать, илаһилык эстәп килә. Ә илаһи, изге ярдәм, фәкать, илаһи җаннан гына килә ала. Әмма күп нәрсәләр Ходайның экстрасенс аша бирелгән ярдәменнән генә дә түгел, ә үзеңнең нинди булуыңнан да тора. Кызганыч, сәламәтлек өчен ифрат әһәмиятле булган бик күп күркәм гадәтләр күңел түрендә заман зәхмәтенең сөреме белән капланды, онытылды.
Борынгыдан килгән гореф- гадәтләрне    хөрмәтләсәк, йорт, юл, су, җир хуҗалары кебек җан ияләренең барлыгын да онытмыйча, аларга дигән догаларыбызны ешрак укысак, юллардагы һәлакәтләр дә, хасталар да кимер, шаккатырып фатирларда үзеннән-үзе савыт-сабалар «очмас» иде, шәт. Белмибез шул, белмибез. Йокыдан кү зебезне ачкач шатланып: «Ашыйм-эчәм, күрәм, йөрим, телем белән сөйләшәм, ишетәм, аңым саф. Йә, Раббым, биргән кадәр саулыгың өчен мең рәхмәт, шул бәхеттән мәхрүм итә күрмә»,— диеп дога кылып, балаларыбыз, туган-тумачаларыбыз, дусларыбызга да яхшы теләкләр теләсәк, бәлки, җаннарыбыз да тынычрак, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәктә булыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тупыл нəрсə ул? Тирəкме?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тополь агачыдыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Джуна га ышанмыйм акча эшлэу нияте бн генэ уйланылган проект кебек.. Как Битва экстрасенсов..

        Хәзер укыйлар