Ул ЯРАТУ турында яза 

Эльчин САФАРЛИ белән күпләрне таныштырып та торырга кирәкмидер, мөгаен. Рус телендә язучы бу азәрбәйҗан язучысының һәр яңа китабын көтеп алалар, аны кат-кат укыйлар, яраталар. Аның һәр китабы безне үз артыннан ияртеп шәрыкъ дөньясына алып керә, Истанбулга, Босфор ярына алып бара яки аның туган җиренә – Бакуга алып китә. Китабының һәр юлы арасында – диңгез... Син ул диңгезнең җылы сулышын, иреннәреңдә тозлы тәмен, аяк астында кызу комын тоясың... Аның кышкы диңгезе дә җанны җылыта. Әсәрләреннән көньяк җимешләре тәме килә: шәфталу, айва, анар... Шәрыкъ базарларында гына сатыла торган тәмләткечләр тәме килә!  

Аның һәр героеның күңелендә Ярату яши...  

Укучылары белән очрашу турына чыккан  Эльчин САФАРЛИның Казанны урап узганы юк әле. «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә язучы белән булган быелгы очрашу беренче минуттан ук «сорау-җавап» форматында барды. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.    

 

Вакыт машинасы булса һәм аннан куллану мөмкинлеге туса, сез нәрсәне сайлар идегез: үткәнгә китәр идегезме, әллә киләчәккә күчәргә теләр идегезме? 

– Юк, мин аннан файдаланмас идем, мөгаен... Үткәннәр гел үзенә тарта, билгеле. Әмма гел шуларны гына уйласаң, алар капкыныннан бөтенләй чыга алмавың  да бар. Мин үткәннәремә бик рәхмәтле, аларга минем бернинди дә дәгъвам юк. Шуңа күрә алар белән саубуллашып алга атлавың хәерлерәк... Бүгенге көнем кадерлерәк. Бүгенгем белән яшәргә телим. Миңа шулай рәхәт... Әйтик, иртәгә Самарага китәсем бар, әмма мин ул хакта уйламыйм: хәзер сезнең алда басып торам – миңа шушы мизгелләр рәхәт. 

 

Чынлап торып яраткан кешең белән хушлашу бик авыр... Ярату хисен башка берәүгә ничек күчерергә? Гомумән, аны күчерү мөмкинме? 

– Ярату хисен аерым бер кеше белән генә бәйләп карау бик үк дөрес түгел кебек тоела миңа. Яратуга бар да керергә тиеш: эшеңне ярату, туган илеңне, аның тарихын, аның эчендәге үз тарихыңны... Ә кемгәдер берәүгә генә күчергәндә ул упкынга да алып килергә мөмкин. Күңел кайтуга, күңел төшүгә... Шуңа күрә тормышыңа килеп кергән һәркемгә кунак дип кенә карарга кирәктер. 

 

Мин нәрсәнедер дөрес эшләмим бугай дигән уйлар булгалыймы сездә? 

– Һәркемдә дә бардыр алар... Әлбәттә, миндә дә бар. Икеләнүсез генә берничек тә яшәп кенә булмыйдыр. Тормышта  нәрсәдер эзләгән кеше гел икеләнә. Үз-үзеңә сораулар күбрәк биргән саен күңелдә икеләнүләр дә арта гына. 

 

Җиргә икенче килүемдә кем булырмын икән дип уйлап караганыгыз юкмы? 

– Җан гел бер тәннән икенчесенә сәяхәт итә диләр. Җиргә ул кайчак нәрсәнедер аңларга киләдер, чистарынырга, югарырак дәрәҗәгә күтәрелергә... Киләсе юлы кем булып килгәнеңне ничектер белеп була дип тә әйтәләр. Моның белән кызыксынып карарга теләгем бар әле. 

 

Үткәнгә борылып,  20 яшьлек Эльчинга сез бүген нинди киңәш бирер идегез? 

– «Кем белән бер өстәл артына утырганыңа игътибарлырак бул», – диясем килә минем аңа. Тагын күбрәк укы дияр идем. Ешрак киноларга йөр дип тә әйтер идем... 

 

«Менә бу сорауны нигә бирмиләр икән, мин бит аңа рәхәтләнеп җавап бирер идем», дигән соравыгыз юкмы? 

– Юктыр... Миңа бит очрашуларда сораулар болай да бик күп бирәләр. Тормышым «сорау-җавап»тан гына тора кебек тоела кайчак. Яшермим, арып та китәм. 

 

Яраткан фразагыз бармы? Үзегезгә-үзегез кабатлый торган.  

– Әйе, бар! Бәхет – ул эшләү, эшли алу дим мин. Кемдер синнән көткәнчә түгел, үзең теләгәнчә яши алу да бәхет. Әти-әниләр, туганнар күзаллаганча түгел, нәкъ менә үзең теләгәнчә! 

 

Сез хатын-кызларны бөтен ир-атларга караганда да күбрәк аңлыйсыз кебек... 

– Сез бит мине тормышта белмисез... Миңа хатын-кыз гына түгел, гомумән, КЕШЕ үзе кызык. Мин кемнәргәдер караганда КЕШЕНЕ әйбәт аңлыйм дип уйлыйм. Әйе, миңа КЕШЕ кызык! Ә сезнең сорауга килгәндә... Моны күбрәк мине укучы хатын-кызлар уйлап чыгарды һәм үзләре шуңа ышанды бугай. 

 

Реклама

Китапларыгызга исемнәр ничек табыла? 

– Көтмәгәндә, очраклы рәвештә! Истанбулда трамвайда барам шулай. Бер ир-ат алдагы тукталышта төшәргә җыенды да, янындагы хатын-кызга: «Когда я вернусь, будь дома», – диде. Мин аның бу җөмләсен ишеттем дә, шунда ук уйлап куйдым: «Яңа яза торган китабымның исеменә шундый туры килә бит бу!» Китапны шулай атадым да. 

 

Сезнең бөтен әсәрләрегездә дә диңгез бар... 

– Мин диңгез янында үстем, бүген дә диңгез янына урнашкан шәһәрдә яшим. Ул вирус кебек минем эчемдә, җанымда утыра бугай. Зур калаларны яратмыйм дигән сүз түгел бу. Мәсәлән, Мәскәүдә дә мин үземне бик әйбәт хис итәм. Әмма диңгез... Ул  теләсә нинди тишектән минем эчке дөньяма үтеп керә ала. Гомумән, күңелем тәрәзәсенең форточкасы гел ачык бугай һәм мин гел су тавышын, дулкыннар шавын ишетәм, су исен тоям... 

 

Беренче күрүдән гашыйк булу, чыннан да, бармы? Сез аңа ышанасызмы? 

– Әйе, бар, ышанам. Ярату-яратмау, гомумән, мизгел эчендә туа торган хис бугай. Әйтик, берәү белән 19 ел буе әйбәт кенә яшисең дә, көннәрдән бер көнне ул кинәт син бөтенләй белмәгән, көтмәгән яктан ачыла. Һәм бу кешегә карата синдә нәфрәт уяна. Яки киресенчә. Моңа кадәр күралмаган, яратмаган берәү ниндидер адым ясый һәм кинәт, бер мизгел эчендә ул иң якын кешеңә әйләнә... 

 

Сезне бу тормышта нәрсә рухландыра? 

– Кешеләр! Бөтенесе дә түгел, әлбәттә. Әмма андыйлар очрый. Беркөнне китап кибетендә яныма бер кыз килде. 

– Сез бит Эльчин Cафарли? – ди миңа. 

– Әйе... – дим. 

Үзем исә аның: «Сезнең белән сельфи төшәргә мөмкинме?» – диюен көтәм. Миңа бит бик күпләр шулай мөрәҗәгать итә. 

– Күптән түгел әниемне югалттым. Шул авыр көннәрдә сезнең китаплар миңа иптәш булды. Рәхмәт сезгә! – диде ул һәм... борылып китеп барды. 

 

Белешмә өчен  

Эльчин САФАРЛИның иң билгеле әсәрләре: 

«Сладкая соль Босфора» 

«Расскажи мне о море» 

«Туда без обратно» 

«Мне тебя обещали» 

«Я вернусь» 

«Если бы ты знал» 

«Когда я вернусь, будь дома» 

 

фото: sobaka.ru

 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 5 декабрь 2019 - 17:19
    Без имени
    Эльчин Сафарлиның ихласлыгы ошый. Аңарда ясалмалылык юк, күңелендә ни бар - шуны әдәби тел белән, дөрес итеп җиткерә ала. Югыйсә, авылда көтү куганда ике хатын-кыз сөйләшеп торганны язма итеп бирәләр дә, хикәя дип куялар. Әдәбият - әдәби тел белән язылырга, кешеләрдә югары хисләр тәрбияләргә, әдәп-әхлакка матур итеп өндәргә тиеш. Нәкъ Сафарли кебек. Һәм, каләмдәшем Гөлнур Хәсәншина кебек!
  • 3 декабрь 2019 - 10:39
    Без имени
    Эльчин... Китабын укыган һәр хатын-кызның күңелен яулый беләдер ул! Аның китабын кулыма тотсам, бар дөнья онытыла, "янып торган" эшләр дә кичектерелә, янә хыялдагы Истанбулга, Бакуга сәяхәт кылам. Шундый көттем бу очрашуны! Яңа чыккан китабы да күптән сатып алынган, укылган иде. Тик, кызганыч, барып булмады шул... Авылда эш бетми инде!Алай да, соңгы партия казлар йолкынып бетте! Бу язманы укыгач барган кебек булдым. Рәхмәт!
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 9 декабрь 2019 - 18:30
    Без имени
    Бик дорес сузлэр. Ирлэргэ ышанырга ярамый беркайчанда
    Язмышым сабак булсын...
  • 9 декабрь 2019 - 18:30
    Без имени
    Молодцы.бехетле озын гомер сезге
    18 елдан соң кавышу 
  • 9 декабрь 2019 - 18:30
    Без имени
    Эйе шул, янэшэндэ яраткан кешен булганда башка берни дэ кузенэ куренми.
    18 елдан соң кавышу 
  • 9 декабрь 2019 - 18:30
    Без имени
    Уземне белгэннэн бирле бакча эше белэн меш килдем! Файдасы юк инде, авылда бакча, без шэhэрдэ торабыз! Бер кайтып килу расходы, яшелчэ ел буе сатып алырлык. Эле позвоночникта проблемалар табылды! Бакча читтэ торсын хэзер! Уз узенне карамасан булмый!!!
    «Тоткасыз чемодан»
  • 9 декабрь 2019 - 18:30
    Без имени
    Бу хэллэр не баштан кичергэн кеше була рак язам, кайтыр бэлки дип, гомерпгезне эрэм итмэгез, рэхэтлэнеп, матур итеп яшэгез,балалар шатлыгы белэн яшэгез, хатын кыз очен, ин мохиме, анын балалары, 🙏🙏🙏
    Сәлим кире кайтырмы?
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...