Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Ул – Кояш баласы!

Ул Кояш баласы. Аның турында язар өчен алтын каләм, музыка, чәчәк исләре аңкып торган затлы сүзләр, шатлык һәм мәхәббәткә генә хас якты уй-хисләр кирәк. 

Көтә торгач, тиздән аңа бер яшь тулачак. Аның сөйкемле һәм көләч йөзе Кояш балкышына тиң, ачык, якты күзләрендә – күрелмәгән сафлык, тирәнлек, иркәлек, акыл, көч, матурлык һәм сүнмәс очкыннар! Яңаклары – алсу роза таҗларын хәтерләтә, алар күзне иркәли һәм аның шушы битләреннән йомшак кына итеп үбәсе килә. Елмайган, һәрвакыт диярлек ачык торган уймактай авызы һәм гөлҗимештәй алсу иреннәре үзе генә белгән бала авазлар чыгара, дөньяны кабардай булып, һәр яңалыкка сусап тора ул. Тешләре кычытканга күрә, кулына эләккән һәр әйберне кимерә, татып карый (хәтта җиде яшьлек абыйсы Камилнең бармагын да!). Борыны нәкъ абыйсыныкы инде! Ул аны һәрвакыт текә тота, шуның белән дөньяның хуш исләрен сулый, исни. Борыны һәм күзләре аны бик тә хәрәкәтчән, үтә кызыксынучан җәнлек баласы кыяфәтендәрәк итеп күрсәтә.

Сабыйның йомры ияге, муены тирәсендәге нечкә җыерчыклар – соклангыч, моны гади тел белән генә аңлатып та булмый, аларны үбеп-иркәләп алганнан соң үзеңдә рәхәт бер куаныч, аңлау, талпыну сизәсең. Аның тыгыз, сыгылмалы, көчле тәне – бөтен түгәрәк чокырчыклары, кул бармакларының сыгылмалы уйнавы соклану уята, иркәләүне сорый (бигрәк тә әнисенекен!). Әгәр Ходай талант биргән булса, әнисе шушы улы турында, һичшиксез, поэма язган булыр иде... 
Ходай биргән бу баланың мәрмәрдәй һәм аксыл сөттәй тәне алсу-алтынсу төсләрдә балкый, бәрхеттәй җемелди һәм нәфис нурлар чәчә.  

Ул бик сирәк елый – анысы да тавышын чарлау өчен булса кирәк. Күп елмая, ләпелди, хәрәкәт һәм ыгы-зыгыны, ашауны һәм йокыны ярата. Тамагы тугач, тагын да ныграк шатлана, таң калып әнисенә, тирә-яктагыларга карый, мактангандай итеп күңелле авазлар чыгара.  Камил белән аю баласыдай уйный, шаяра идәндә ауный. Мондый чакларда әнисе аларга карап тора да, назлы-ягымлы болытка әверелә, күккә – йолдызлар катына кадәр күтәрелә кебек.
Күз тимәсен, бәхетле гаилә бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар