Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Теләкләр картасы

Ел башын - тылсымлы чор диләр. Бу вакытта ел буе эшләнәсе эшләрне, максатларны барлап куярга, ел ахырында нинди уңышларга ирешергә теләвегезне билгеләп куярга киңәш итәләр.


Ел башын - тылсымлы чор диләр. Бу вакытта ел буе эшләнәсе эшләрне, максатларны барлап куярга, ел ахырында нинди уңышларга ирешергә теләвегезне билгеләп куярга киңәш итәләр.
Теләкләр картасы турында ишеткәнегез бардыр инде?! Хәзер аны күпләр ясый, социаль челтәрләрдә дә бу турыда мәгълүмат күп. Белмим, ишеткән һәркем теләкләр картасы ясарга ташлана дип әйтә алмыйм, шулай да кызыксынучылар өчен бераз мәгълүмат биреп узасым килә.
Теләкләр картасын ел башында, яңа ай тулганда ясала.
Әйдәгез, башта интернеттан үзебезне илһамландыра торган матур рәсемнәр барлыйк. Сәламәтлек, иҗат, мәхәббәт, матур мөнәсәбәтләр, акча, хобби, сәяхәт темасы - үзебезнең хыяллар белән бәйле рәсемнәрне сайлап саклыйбыз да, пичәтләп кайтабыз. Хәзер ватман кәгазе алып (нинди зурлыктагы кәгазь бите аласын үзегез хәл итегез) әзер рәсемнәрне таслап ябыштырып чыгабыз. Рәсем астына үзегезнең теләк-хыялны язып куйсагыз әйбәт булыр. Кайчан чынга ашуын телисез - шул датаны да куярга мөмкин. Әйтергә онытып торам икән әле, эшне үзегезнең фотоны зур итеп уртага ябыштырып куюдан башларга кирәк. Теләк-хыяллар бит сезнең белән бәйле, шуңа күрә үзәктә сез булырга тиеш!
Теләк картасы сезнең хыялларны чагылдырган фотолардан, кызыл төстәге ручка белән язылган хыяллардан, үзегезнең фоторәсемнән һәм төрле позитив аффирмацияләрдән торырга тиеш. Тәәәк, менә әзер дә булды бугай! Кемнәрдер теләкләр картасы көн дә күз төшә торган урында торырга тиеш, ди. Икенчеберәүләр исә, хыялларны язарга да онытырга кирәк, шуңа теләкләр картасын да ераграк алып куярга кирәк, дигән фикердә. Ә мин исә, күңелегез ничек куша - шулай эшләгез, дим.
Теләкләр картасы ясаучылар елдан-ел арта бара, күпләр, әнә, шул рәвешле хыялларының 80-90% чынга ашырулары турында сөйләп мактана. Интернетта теләк картасы ясаганда башкарыла торган төрле ритуаллар, алымнар турында мәгълүмат бик күп. Миңа калса, иң мөһиме яхшы кәефтә булуың, ышануыңдыр.
Минем үземнең ясап караганым бармы дип кызыксынасызмы?! Әйе, узган ел - 2019 елга мин дә теләкләр картасы ясаган идем. Анда язылганнарның күпмесе чынга аштымы?! Ике сәяхәтнең берсе, яңа эш, яңа күлмәк турындагысы, финанс мәсьәләсенә караганы, сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнү хакында язылганы, шәхси тормышыма караганнары... Әйе, чынга ашкан менә! Монда язылганнарның 70% дыр бу! Нәтиҗәләр мине канәгатьләндерә, быел да ясарга инде әллә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар