Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Тагын «Татарка-Алтын» турында

Ира Смелаяның интернет челтәрен «шаулаткан» «Татарка-Алтын» клибын инде 7 миллионга якын кеше караган!



Ира – Чаллы кызы, яртылаш татар. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм «Татарские будни» дигән видеоблог алып бара.



Клип Samsung оешмасы тарафыннан үткәрелүче клиплар бәйгесе өчен махсус төшерелгән. Җырны иҗат итүчеләр максатларына иреште булса кирәк, клип, чынлап та, интернет челтәрендә яшен тизлегедәй таралды. 
«Татарка-Алтын» клибы бу арада гел яшьләр телендә булды. Клипка караш гел бертөрле генә түгел. Казан федераль университеты студентлары клип турында менә нәрсә уйлыйлар. 

Айгөл:
– Мин ул клипны беренче тапкыр интернеттан күрдем, миңа ул бер дә ошамады. Чөнки җыр саф татар телендә түгел, аңларга авыр булмаса да, колакны кисә. Мәгънәсе ягына килсәк, әлеге клип бөтенләй мәгънәсез. 

Альбина ВӘЛИЕВА:
– Ул клипны миңа беренче тапкыр группадашым җибәрде, карый башлау белән миңа  клип ошады, чынлап әйтәм. Мин аның клибын Youtube сайтыннан эзләп таптым, аны инде хәзер әнә никадәр кеше караган! Мин үзем дә көн саен әлеге клипны якынча егерме тапкыр карыйм. Инстаграм социаль челтәрендә мин клипны башкаручы Ира Смелаяның битенә дә язылдым. Бу клип миңа ошый, чөнки ул заманча ясалган, минемчә ул хәзерге буын яшьләрен кызыксындыра ала, ул саф татар телендә җырламаса да, миңа аны тыңларга рәхәт. «Алтын» клибын зур аудитория дә карый ала. Кемдер клипны тәнкыйтләп әйтә, мин алар белән килешмим, шулкадәр кеше карагач, клипны безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә карыйлар дигән фикер туа. 

Зилә ГИЛЯЕВА:
– Мин беренче тапкыр бу клипны караганда мин аны болай гына төшерелгән  клип дип аңладым, болай яшьләр арасында ясалган дип, мин аны клип итеп кабул итмәгән идем. Миңа калса бу биктә мәгънәсез, бернинди кагыйдәгә, бернәрсәгә дә туры килми торган клип, урамнан барганда төшергән сыман гына ул. Үзенчә ул ничектер яшьләр күзеннән карап эшләнгән, яшьләрчә эшләнгән. Төрле кешенең, төрлечә стиль бит инде, кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Мәсәлән, миңа ошый торган, мин яратып кабул итә торган клиплар – кемгәдер ошамаска мөмкин. Төрле кешенең – төрлечә. Мин ул клипның сүзләрен хәтерләмим, ул клип миндә бернинди дә хисләр уятмады, шуңа күрә мин аның сүзләрен дә истә калдырмадым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар