Сынаулар үттең, сынатма!

Тәкъдир күкләрдә билгеләнә, диләр. Язмышыңа язылганны алдан белеп булса икән! Күпме кеше абынмас, күпме ялгышлар эшләнмәс иде...
Тик без гади җир кешеләре. Күкләрдә язылганны алдан белү сәләте дә, язмышларны үзгәртү кодрәте дә бирелмәгән безгә...
Кайда егыласыңны белсәң, салам җәеп куяр идең дә бит... Нинди түмгәккә абынганын Илдар да егылгач кына абайлады. Ә андый “түмгәкләр” һәр адымда һәркайсыбызны сагалап тора. Егерме сигез яшьлек Илдарның ачылып, үз язмышы турында сөйләве — башкаларны кисәтү, “салам җәю” дисәк тә ярыйдыр. Ә мин исә бу сөйләшүдән соң шактый аңыма килә алмый йөрдем. Илдарның фаҗигасе тетрәндерде мине. Икенче яктан, аның ихтыяр көченә гаҗәпләндем. Дөресен әйткәндә, мин аны тормыш зилзиләләренә каршы тора алмый торган йомшак холыклы кеше дип саный идем. Болай уйларга нигез дә бар: бай, иркә, үзе дигәнчә генә яшәүче егет иде бит минем танышым.
Әти-әнисе — Тимерҗан абый белән Маһинур апа, язучы әйткәндәй, “тормыш төбеннән” күтәрелгән кешеләр. Авылдан килеп, шәһәр оешмаларының берсендә гади эшче булып хезмәт юлын башлаган Тимерҗан ага инде егерме биш елдан артык зур түрә. Әнисе Маһинур апа, ирен кайчак ярты сүздән, ә кайчак күз карашыннан аңлаучы хатын, бөтен гомерен гаиләсенә генә багышлаган.
- Әни нечкә күңелле, тормышның бары матур якларын гына күрергә тырышучы кеше. Ә әти, киресенчә, коры. Турысын әйткәндә, каты бәгырьле, усал кеше. Мин аңа карата кечкенәдән
хөрмәт-ярату урынына ниндидер курку хисе кичерә идем, — дип сөйли Илдар.
- Тик ул “усал кеше” тормышта үз урынын тапкан, аягында нык басып торучы һәм син теләгән һәр нәрсәне булдыручы, — дип каршы төшәм.
- Әйе, ул мине үзе күрмәгән рәхәттә яшәтергә омтылды: унсигез яшемә — елкылдап торган чит ил машинасы, егерме яшемә — үзәктән аерым фатир. Иң яхшы уку йорты, җәй көне курортлар. Ләкин мин боларның яртысын әтинең бер дусларча мөгамәләсенә алыштырыр идем. Үзе белән тиң кеше итеп бер сөйләшүе өчен мин болардан ваз кичәр идем...
Күренеп тора, бу байлык, өстенлекләрнең берсе дә Илдарның тормышын тулы итмәгән шул. Йөзендә мул тормыштан канәгатьлек чалымнары тоемланса да, күңелендәге бушлык — күзләрендә. Нәкъ менә шул бушлыкны тутыру өчен Илдар төнге клублар ишеген ача, шунда аракы-тәмәке белән дуслаша. Ләкин болары да минутлык рәхәтлек кенә — йөрәктәге бушлык үскәннән-үсә бара.
- Бу халәт юлымда Энҗе очраганчы дәвам итте. Ә аннары тормыш бөтенләй башка агым алды, — дип дәвам итте Илдар.
Тормыш түгел, әлбәттә, Илдар үзе үзгәрә. Урам кызларыннан туйган җаны да, тәне дә пакьләнеп кала — зур зәңгәр күзләреннән сафлык, эчкерсезлек бөркелгән кыз тәмам әсир итә аны. Керләнгән җанын кылган гөнаһларыннан азат итәр өчен мәчеткә йөри башлый ул.
- Мине туры юлга бастыра алган бу кызны әнием бер күрүдә яратты. Инде бергә булу — өйләнешү турында да сүзләр булды. Тик көтмәгәндә Энҗегә туган якларына кайтып китәргә туры килде. Ансыз яшәгән өч ай өч елга, дөресрәге, өч гасырга тиң булды... Бу Аллаһы Тәгаләнең безнең хисләрне сынавы булгандыр. Тик мин бу сынауны үтә алмадым...
Энҗе юкта Илдар Рәйлә исемле кыз белән таныша һәм тагын башаягы белән бозыклыкка чума. Артык заманча бу кыз көннәрдән бер көнне Илдарга үлән тартып карарга тәкъдим итә.
- Беренче кичерешләр нинди булды? —дим мин, чын күңелемнән Энҗе өчен рәнҗеп.
- Битарафлык. Энҗе тутырып торган бушлык ул киткәч зурайган иде — инде юкка чыкты. Бераздан Рәйләдән туйдым, аны куып җибәрдем. Әмма канга салып киткән агудан арына алмадым...
Үлән тартудан алган рәхәтлек кыска гомерле була. Бу ләззәтле минутларны озаккарак суза торган чара табасы килә егетнең. Үзләре тыпырчынган сазлыкка суырырга кул сузучылары да табыла...
Әтисе “кәефләнеп” утырган улын подъезд төбеннән табып ала. Баласының энәләр белән тишкәләнгән беләген күреп, ата кеше ниләр кичергәндер, әйтүе авыр, әмма ул икенче көнне үк Илдарны наркоманнарны дәвалаучы диспансерга илтә. Айдан артык дәвалану көткән нәтиҗәне бирми, кайтуга Илдар кабат наркотикларга ябыша. Кәефләнгән килеш машинага утырып чыгып китә, юлдан тәгәри. Машина ватыла, ә Илдарга берни булмый. Инде аны Мәскәүгә алып барып дәвалыйлар.
- Дәваланып кайтканнан соң, мин наркотиклардан ваз кичтем. Табиблар ярдәме дә тигәндер, билгеле. Ләкин мин шунысын анык беләм:
әгәр кешедә ихтыяр көче юк икән, бернинди табиблар да ярдәм итә алмый, ә мине Аллаһы Тәгалә һәм ихтыяр көчем коткарды. Мин кабат мәчеткә йөрим. Җаныма бушлык оялый башласа — намазга утырам.
- Энҗе белән башка очрашмадыгызмыни?
- Очраштык. Минем хәлләрне ишеткәч, янымда булырга, миңа ярдәм итәргә омтылды. Мин юл куймадым. Терелеп беттем дигәч тә яныма якын җибәрмәдем. Беләм, мин бүтән беркайчан да андый хатын-кызны очрата алмаячакмын. Тик миңа үз тормышымны җимерүем дә җиткән, җанымда иң изге кеше булып сакланыр фәрештәмнең язмышын үзем белән бәйләп, бәхетсез итәсем килмәде. Мин бүген сау-сәламәт, ә ике-өч елдан ни буласын Ходай белә. Тагын шул юлга басмам, дип кем әйтә ала?! Аннары бу ялгышым язмышымда үзенең кара тамгасын калдырды — венерик авырулардан да дәваландым. Табиблар нәселсез калу куркынычы да бар, диделәр... Менә шуңа Энҗене мин үземнән азат иттем. Бәлки бу — тормышта мин ясаган иң дөрес адымдыр...
Энҗе инде кияүдә икән. Илдар да өйләнгән. Тик ул тормышын көйләп җибәрә алырмы?! Ихтыяр көче җитәрме?
Илдарга Фәнис абый Яруллин сүзләре белән: 
“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен якасына ябыш... Җилкәнеңне җилләр екса — йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”, — диясе килә.


Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7342
    1
    95
  • 8178
    2
    54
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9200
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...