Логотип
Тормыш кыйммәтләре

НИЧЕК ИТЕП «МУЕН» ВАЗИФАСЫН ҮТӘРГӘ?

Бисмилләәһир рахмәәнир рахииим!
Аллаһү Тәгалә гаиләдә ирләргә зур вазифалар, зур җаваплылык йөкли. Шуңа күрә дә халыкта «Ир – баш, хатын – муен» дигән әйтем киң таралган. Әгәр муен әйләнгәләмәсә, ягъни башны кирәкле якка бормаса, ир нинди генә җаваплы булмасын, эшләр бик үк алга бармый. Ничек кенә булмасын, хатын-кыз да гаиләдә яхшы «муен» була белергә тиеш.
Тормышта икең дә, иңгә иң куеп, киңәшеп эшләгәндә генә җиңел була. Гаилә хәлләрендә хатын-кызның да үз урыны, зур вазифалары бар. Кайнатам әйтер иде, хатын-кызның җаваплы вазифасы – ирләрне контрольдә тоту. Бу – ирләр артыннан ияреп, күзәтеп, йөгереп йөрү түгел. Ә бергә яшәү дәверендә аны хөрмәт итеп, кирәк вакытта киңәшә белеп, тиешле вакытта ярдәм итеп, урыны белән сабырлык күрсәтеп, олысын-кечесен хөрмәт итеп яши белүне аңлата. Җиңел вазифалар түгел. Әмма саваплы вазифалар: ир хатыны булу, ана булу.
Тормыш ул уен уйнау гына түгел. Тикмәгә генә борынгылар «анасын ормыш» димәгәннәр. Ягъни, ник балаңны тормыш итәргә, дөнья көтәргә өйрәтмәдең дигән мәгънә бирә. Әби-бабаларыбыз үз һөнәрен балаларына өйрәтеп калдырган, гореф-гадәтен, динен миенә сеңдергән. Хәзер генә без әти-әниләр үстерәбез, укытып, диплом алдырабыз. Хәлдән килсә, фатирын да сатып алып, әти-әни дип эндәшергә теләмәгән килен-кияүгә ачкычын да тоттырабыз. «Ир – баш, хатын – муен» хакында аңлатырга, һәркайсының вазифаларын бәйнә-бәйнә тормыш мисалларында төшендерергә һич вакыт тапмыйбыз.
«Нык гаилә нинди була?», «Ничек итеп никахыбызны саклыйк?», «Хатын-кызның гаиләдәге урыны нинди?», «Хатынга ничек ярарга?», «Аңа ярдәм итү – ир дәрәҗәсен төшермиме?» кебек сорауларны яудыралар яшь өйләнешүчеләр. Ничек итеп «муен» булып, дөрес яшәргә соң?
Никах укылган, рәсми төстә теркәлеп, кулга «Язылышу хакында таныклык» бирелгән. Хәзер инде бер-беребездән беркая да китмибез дип яшәү этабына керә яшьләр. Юк әле, ялгышасыз. Әле гаилә коруда беренче адымны гына атладыгыз. Ир кеше Аллаһү Тәгалә каршында үзе өчен генә түгел, хатыны, балалары өчен дә җавап бирәчәк. Кыскасы, Раббыбызның яшьләргә биргән бүләген – никахны гомерең буена саклыйсың бар. Ә тормышта бу бүләкне саклауда ярдәм итүче җәмәгатең бар. Ул сиңа терәк тә, таяныч та, бөтен сынауларны синең белән бүлешүче, ярдәмчең, тынычландыручы «муен»ың да. Хатын-кыз ул шундый зат булып яратылган, гаилә дигәндә ул үзен дә оныта. Ярый ла өйдәгеләр хатын-кызның хәленә керсә, булышкаласа. Ир дигәнең кирерәк холыклы, я шешә белән дуслыгы булса, ни эшләргә?
Тормышта нинди генә хәлдә булсаң да, Аллаһү Тәгаләнең барлыгын, кушканнарын онытмаска кирәк. Аллаһ ярдәменнән ташламый, Ул рәхимле, рәхмәтле, шәфкатьле.
Раббыбыз ярдәме белән яши әдәм баласы. Шуны онытмыйк. Олыларның миңа өйрәткәннәре, кайнатам нәсихәтләре, шәригать тәртипләре белән тыгыз үрелгән гореф-гадәтләребезне аңларга тырышу иң зур ярдәмчеләрем булды. Бәлки киленнәргә, кызларыбызга, урыны белән кайнаналарга да киңәшләрем ярдәм итәр, чишелмәслек булып күренгән катлаулы гаилә проблемаларын чишүдә ярап куяр дигән фикердә калам.
Иң беренче: хатын-кыз үзе нинди булырга тиеш соң? Чиста, пөхтә, сабыр, дини һәм дөньяви белемле һәм «артист» булыргатиеш. Хәзер шушы сыйфатларның берсен түбәндәге мисалда карап карыйк. Татар гаиләләрендә ихтирамга лаеклы саваплы бер гамәл кылына. Ул елына кимендә бер тапкыр туган-тумачасын, дус-ишен җыеп Коръән ашы уздыру. Яңа кавышкан яшьләр төрле гаиләләрдә үскәнлектән, аларның бу мәҗлескә мөнәсәбәте дә төрлечә булуы бар. Хуҗабикә дини гаиләдә үскән икән, уңай чишелешне ул тиз таба.
Гадәти хәл: ирләр артык мәшәкатьне яратмый. Моны истән чыгармагыз. Әйдә, Коръән укытып алыйк әле генә дисәң, уңышлы булмас. Иң элек менә болайрак башласаң, уңай нәтиҗәгә ирешерсең, иншаллаһ. Тәрәзәгә эленгән челтәрләрне, савыт-сабаны, урын-җирне юып, чистартып, өйне бик матур итеп җыештырасың. Ашап-эчеп бетергәч, иреңнең күңеле күтәренке вакытта, сырпалана-сырпалана: «Сөбханаллаһ, кара әле, өебез бигрәк тә матурланып китте бит. Әллә берәрсен кунакка дәшәбезме? Тормышыбызны күреп китсеннәр. Яшь булсалар да, тормыш итә беләләр дип, күңелләрендә матур уйлар калсын әле», – дисең. Шул арада хатын-кыз иренең йөз-кыяфәтенә карарга онытмасын. Иренең нәрсә уйлавын, хатынының тәкъдимен ничегрәк кабул итүен чамаларга тиеш ул. (Әгәр син кәеф-сафа корырга яратучы ир белән яшисең икән, «берәр кешене чакыру» урынына, бу сүзләрне әйтмичә, Коръән ашы мәҗлесе турында турыдан-туры әйтәсең. Иии, җаным, безгә дә кешеләр кебек, елына бер тапкыр булса да, Коръән ашы үткәрергә кирәк! Мин бер ашта Сәйдә абыстай сүзен тыңлаган идем. Ул Мәрҗани мәчете имамы Әхмәтзәки хәзрәтнең 1990 нчы еллар булса кирәк, Коръән мәҗлесен ничек үткәрү турындагы вәгазен, таләпләрен аңлаткан иде. «Сөтле аш, бәрәңге пешереп, ипи турагыз да, табынга куегыз!» – дигән ул хәзрәт. Кешедән бурычка акча алып мәҗлес үткәрмиләр. Кеше ашар өчен килми, Коръән аятьләрен һәм вәгазь тыңларга килә. Ризык ул ашказаны ачыгып, ашыйсы килеп киткәндә, берәр нәрсә кабып җибәрер өчен генә куела, – дип аңлаткан хәзрәт. Нәрсә дисең? Өйләрне дә җыештырасы юк. Ризыкларыбыз да җитәрлек. Җимешләр генә алырбыз да, үткәреп алыйк. Икебезнең яктан да дога көтүче әрвахларыбыз
байтак. Без дә дога җибәрмичә, кем дога кылыр аларга? Коръән укыткач, өебездә бәрәкәт артыр. Аллаһү Тәгалә кабул гына итсен! – диген дә, тиз генә бер әйбер алырга киткән бул, башка бүлмәгә чык. Аңа «юк» дип әйттерергә тырышма. Я булмаса, «Минем чәй эчәсе килеп китте. Әйдә чәйләп алыйк. Синең дә эчәсең килгәндер», – дип чәйнегеңне куя тор.
...Менә шушы ысул белән мин елына өчәр мәртәбә Коръән ашы үткәрүгә ирешә идем, әлхәмдулилләһ. Яши башлагач, иреңнең нинди холыкта булуын чамалыйсың аны. Җылы сүз таш эретә диләр. Иреңә җылы сүзеңне кызганма! Кунаклар, кешеләр алдында мактап куярга онытма! Әгәр инде ир дигәнең салырга яратса, хатын-кызга икеләтә авыр. Аллаһү Тәгалә сабырлык һәм әҗерен бирсен! Бу очракта хатын-кыз бала хакына дип, яки иренең әти-әнисе хөрмәтенә түзеп яши инде. Ни эшләсен? Шулай да өметне өзмәскә, Аллаһүдан сыгынып сорарга, теләк теләргә тиешбез.
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүүүһ!

(«Тузмый торган бүләк китабыннан»)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар