Логотип
Тормыш кыйммәтләре

МӘСКӘҮДӘ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕП...

1986 ел. «Ялкын»  журналында пионер тормышы бүлеге редакторы булып эшләп йөргән чакларым. Күптән түгел генә безгә баш редактор итеп билгеләнгән Роза апа Туфитуллова мине Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбенә (ВКШ) укырга җибәрде. СССРда нәшер ителүче  балалар  журналларының барысыннан да вәкилләр килгән иде! Украина, Белоруссия, Кавказ, Урта Азия республикаларыннан... Ригадан килгән латыш журналистлары Лиена Суна Һәм Илзе Бригадере белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Алар үзара латышча гына сөйләшәләр, литвалар белән дә үзләренчә аңлашалар, минем белән рус телендә аралашалар. Лекцияләрдә утырабыз, комсомол-пионер журналларында мастер-класслар үтәбез. «Пионерская правда» редакциясеннән кайтып барганда,  Казакъстанның «Балдырган» журналыннан килгән коллегалар миңа казакъча эндәштеләр – аңламыйм. Шуннан татарчага күчтеләр. Казан, татарлар турында сорашалар. Казакъстанда да татарлар күп яши, диләр. Шаккаттым: менә дигән итеп сөйлиләр татарча!

Чуашиянең «Хатер пул!» (безнең телгә  «Әзер бул!» дип тәрҗемә ителә, пионерлар өчен чыга) журналында әдәбият бүлеге редакторы чуаш егете Анатолий Смолин да минем белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә! ГУМнан тиз генә ЦУМ, «Детский мир»ларга сугылмакчы идем, адашып калдым. Бәхеткә, Анатолий очрады. Лекциядән соң  ул да шул универмагларга килгән булып чыкты. «Эльмира, бу өч универмаг – Мәскәүнең «Казан», Ленинград», «Ярославль» вокзаллары кебек – янәшә генә тора», – дип аңлата миңа. Татарча аңлата!

Мариларның шул еллардагы «Пионер йук» журналы баш редакторы Алексей Юзыкайн турында шагыйрь буларак ишеткәнем бар иде инде. Мәскәүдә аның белән татар телендә аралашырбыз дип башыма да китермәдем мәгәр.

Ярар, казакъ, чуаш телләре төрки телләр инде, ә мари теле бит фин-угор төркеменә карый!

Башка милләт вәкилләренең безнең телгә шулай хөрмәт белән каравы, татарча сөйләшә алуы күңелдә әйтеп бетергесез канәгатьлек, горурлык хисләре тудырган иде. Казанда булса, бер хәл. Мәскәүдә татарча сөйләште бит алар!
                               
фото: https://pixabay.com                                   
             

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар