Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Могҗиза була икән

Әлеге могҗиза быел Яңа ел бәйрәмнәрендә Алтай өлкәсендә була. 13 яшьлек малай бер төн эчендә миллионерга әверелә.

Әлеге могҗиза быел Яңа ел бәйрәмнәрендә Алтай өлкәсендә була. 13 яшьлек малай бер төн эчендә миллионерга әверелә. Камень-на-Оби шәһәрендәге җәмәгать транспортына балалы ханым керә. Баласын урнаштырып, утыртканчы, кондуктор килеп җитеп, акча түләүне сорый башлый. Билгеле инде, ханым ризасызлык белдерә. Кондуктор автобусның икенче башыннан әйләнеп килгәнче, акчаны әзерләсә дә, тегесе алмый, сезнең өчен түләделәр инде, дип белдерә. Баксаң, 13 яшьлек яшүсмер түләгән икән. Ханым – ә ул Санкт-Петербургтан әниләре янына кунакка кайткан танылган блогер Наталья Мишина булып чыга, әлеге егетнең Ваня исемле булуын, 3 нче мәктәптә укуын, әнисе белән генә яшәвен белеп калырга өлгерә. «Ник минем өчен түләдең?» – дигән сорауга Ваня,  ир-ат хатын-кызны кайгыртырга тиеш, дип җавап бирә. Бер көннән Наталья Ваняның Сидоров фамилияле булуын, кайда яшәвен белеп, күчтәнәчләр алып өйләренә бара. Ваня әнисе Татьяна Сергеевна белән икәү генә яшиләр икән. Гаиләнең матди хәле дә мактанырлык булмый, өйләрендә ремонт бара, акчалары исә җитәрлек түгел. Ваня үзе 7 нче класста укый, бик тә рәсем ясарга ярата, ләкин әнисенең аны сәнгать мәктәбенә йөртерлек акчасы юк. Натальяның башына шунда ук бер фикер килә: ул интернетта әлеге гаиләгә ярдәм итүне сорап пост урнаштыра, карта номерын күрсәтә. Бер тәүлек эчендә миллион ярым акча җыела.

Ваняның әнисе бу акчага улына фатир сатып алырга ниятли. «Кем белә, бәлки, күп еллардан соң Ваня шушы фатирда үзенең балаларына Яңа елда могҗизаларның булуын сөйләр», – дип яза Наталья Мишина. «Мин аның чын ир-егет булып түгел, ә ЧЫН КЕШЕ булып үсүен телим», – ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар