Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым

Кешене күрүгә туган беренче фикер ялгыш та булырга мөмкин. Әле кайчандыр сине нәфрәтләндерүченең тора-бара иң-иң якын кешеңә әверелеп китү ихтималы да бар.

Кешене күрүгә туган беренче фикер ялгыш та булырга мөмкин. Әле кайчандыр сине нәфрәтләндерүченең тора-бара иң-иң якын кешеңә әверелеп китү ихтималы да бар. Иң мөһиме – ул кешенең җанын күрә белү. Әлеге тарих үземнеке түгел, ләкин чынлап булган хәл. 

 

Әллә кайчан, әле кечкенә чагымда ук мине эт тешләгәннән соң, маэмайларны сөймәскә әйләндем. Хәтта йодрык чаклы гына көчекләрне күрсәм дә, йөрәгем калтырап төшә минем. Һәм кирәк бит: күрше фатирга бозау чаклы эте белән бер бәндә килеп урнашты. Шул көннән тынычлыгым тәмам югалды. Ишегемне кайчан гына ачсам да, гел шул йөнтәс җанварга килеп төртеләм: хуҗасы аны йә һава сулатып алып кайта, йә, киресенчә, һава сулатырга алып чыга...

Беренче очрашканда этнең хуҗасы үзен бик әдәпле тотты, хәтта танышырга да итте әле. Этенә мөрәҗәгать иткән булып: «Ромка, таныш бул, бу чибәр кыз безнең күршебез инде», – дип елмайды. Мин куркуымнан баскан урынымда катып калдым. Ә теге йөнтәс эт, миңа таба ыргылып, учыма юеш танавын терәде. Подъездда минем куркудан чәрелдәгән авазымның кайтавазы бик озак яңгырады әле. Эт тә курыкты бугай, шомраеп, хуҗасына елышты. Үзем дә сизмәстән, этнең танавына кулымдагы сумкам белән кундырдым һәм гөбедән чыккандай тонык тавыш белән хуҗасыннан бу хайванны тизрәк алып чыгып китүен үтендем. Анысы җилкәсен сикертеп куйды да, этнең муенчагыннан тотып, тизрәк баскычка юнәлде. Әлеге вакыйганы шуның белән онытырга да булыр иде, ләкин стена аша гына бозау кадәр эт яшәве, ишегемне ачып чыккан саен аның белән күзгә-күз очрашу ихтималы минем тәмам тынычлыгымны алды. Көн саен мин аның үземә ташлануын көттем. Кемгәдер бу куркуларым көлке булып тоелыр, ләкин, әйтәм бит, кечкенә вакытымнан ук этләрдән өнем алынып калды, хәзер аларны күрсәм, тамырларымдагы каным суынып киткәндәй була.

Тора-бара алай да йөнтәс хайваннан куркуым бераз кимеде, чөнки мин барында аның хуҗасы муенчагыннан гына тотып, үз яныннан бер сантиметрга да читкә җибәрмәде. Эт тә нәрсәнең нәрсә икәненә тиз төшенде бугай: мине күрсә, генерал каршында үрә каткан солдат кебек, стенага елышып, тиз генә арт тәпиләренә чүгә иде. Өнемне алып торган бу күршелек белән килештем димим, ләкин куркуымны бераз йөгәнләргә өйрәндем.

Ләкин тынычлыгым озакка бармаган булып чыкты. Бик тиздән этнең бер гадәте барлыкка килде: караңгы төштеме, шыңшырга, ишекне тырнап еларга керешә. Аның бу кызганыч өнен ишетмәс өчен, телевизорның тавышын да ачып карыйм, тик барыбер дә әрнеп шыңшыганы колакка керә. Ахыр чиктә түзмәдем, хуҗасының эштән кайткан чагын тотып, дәгъвамны әйтеп салдым. Ир кисәге бер кызарды, бер агарды. Аның ык-мыгыннан шул аңлашылды: эшендә соңга кадәр тоткарланырга туры килә икән. Ә этнең урамга чыгасы килә, хуҗасын да сагына торгандыр, шуңа күрә шыңшый. «Бу – минем түгел, сезнең проблема. Этегезнең тагын бер шыңшыганын ишетсәм, милициягә барып жалоба язам», – дидем мин усалланып. «Усаллык килешми сезгә», – диде күршем, ишекне япканда җилкәсе аша борылып. «Һым!» – дип иреннәремне бөрдем мин, стенаны ишәрдәй булып үз ишегемне шапылдатканда.

Ул көнне безнең коллеганың туган көне булды. Тагын аз гына, тагын аз гына, дип утыра торгач, кич төнгә авышты. Тукталыштан безнең өйгә парк аша юл турырак дип, караңгы сукмакка каердым. Үз уйларыма бирелеп кайтып барганда кемнеңдер артымнан куып җиткәнен дә сизмәгәнмен. Кинәт җилкәмнән этеп җибәреп, кар көртенә барып төшкәч кенә исемә килдем. Ләкин соң иде инде, сумкамны каешыннан эләктергән кара капюшонлы адәм миннән шактый ераклашып өлгергән. Сумкада бөтен тормышым – телефон, банк картасы һәм фатир ачкычлары. «Тукта-а-а-а!» дип, җан көчемә кычкырып җибәрдем. Кар көртеннән торып азапланганда янымнан гына гөрселдәп, ниндидер йөнтәс хайван йөгереп үтте. Ерактан аның теге бәндәгә сикерүе, аны карга егып, ырлый-ырлый өрүе ишетелде. «Ромка, ждать!» – дип команда бирде таныш тавыш. Дулкынланудан, тамагыма төер утырды. Мин аларга юньләп рәхмәт тә әйтә алмадым, күзләремә бөялгән яшь пәрдәсе аша бары елмайдым гына.

Икенче көнне эштән кайтышлый юл уңае базарга кереп, иң матур, иң тәмле ит кисәге сатып алдым. Коткаручыма күчтәнәчем иде ул.

Ишек төбендә мине күргән хуҗа бермәл аптырап калды. Йөнтәс эт аннан өлгеррәк булып чыкты: хуҗасын этеп диярлек, юеш танавын учыма терәде. «Ромкага күчтәнәч алган идем. Ит ашыймы ул сезнең?» Арт аякларына утырып, күземә мөлдерәп карап торган маэмайның башыннан сыйпап куйганымны үзем дә сизми калдым. Кара, нинди сөйкемле икән бу эт, һәм бер дә куркыныч түгел. Андый акыллы күзләрне минем хәтта кешеләрдә дә сирәк күрәм. «Әйдәгез, сез эштән кайтканчы, аны үзем йөртеп керә торган булам», – дигән сүзем авызымнан ничек очып чыккандыр. Хуҗаның йөзләре яктырып китте: «Рәхмәт ярдәмегезгә. Хәзер алай тоткарланмам инде. Аврал вакыты узды бугай...» Минем уңайсызланып калуымны күреп, ул тизрәк өстәргә ашыкты: «Әйдәгез, кич урамга өчәү бергә чыгабыз. Сез булгач, безгә күңеллерәк булачак!»

Шуннан бирле һәр кич Ромканы икәүләп алып чыгабыз. Ул агачлар арасында каргалар куганда, без аның хуҗасы белән акрын гына тын сукмаклардан атлыйбыз. Ул бик кызык кеше булып чыкты. Аның белән сөйләшмәгән сүз калмагандыр да инде безнең. Шушы көннәрдә генә Рамил (әйтергә онытканмын, Ромканың хуҗасы Рамил исемле бит) миңа тәкъдим ясады. Күңелемнән генә безне кавыштырган теге бурга кайчак хәтта рәхмәт тә әйтәм. Ул булмаса, ачуыма буылып, янәшәмдә генә мәхәббәтем яшәп ятканын белми дә калыр идем бит. Янымда Рамил һәм йөнтәс Ромка булганда миңа бернәрсә дә куркыныч түгел, хәтта этләрдән дә курыкмыйм хәзер.

фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акыллы этларне яратам. Эт малы хиянат итуне белми.

    Хәзер укыйлар