Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Лев Толстойның тормыш кагыйдәләре

Лев Толстой 18 яшендә үк инде үзенең тормыш манифестын әзерләгән. Ул
ихтыяр көчен, хәтерне, акыл эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән. Бөек язучының
тормыш кагыйдәләре киңкырлы. Алар бүген дә кыйммәтен югалтмый.
1. Көн дәвамында башкарыласы эшләрне үзең өчен һәр иртәне билгеләп куй
һәм барысын да үтә.
2. Мөмкин кадәр азрак йокла.
3. Тән авыртуларын тышка чыгармый гына үткәреп җибәр.
4. Нинди генә эшкә тотынсаң да, ахырына кадәр җиткерми ташлама.
5. Үзең белмәгән яки син күралмаган кешеләрнең хуплавын кайгыртып йөрмә.
6. Көн дәвамында өйрәнгәннәреңне кич кабатлый торган бул. Атналар, айлар,
еллар дәвамында өйрәнгәннәрең буенча имтихан тапшыр, нәрсәнедер
онытылган дип тапсаң, өр-яңадан өйрәнә башла.
7. Бүгенге хәлеңнән ун тапкыр баеракка әйләнсәң дә, яшәү рәвешеңне үзгәртмә.
8. Дан-шөһрәт өчен китә торган чыгымнарга юл куйма.
9. Булган өстенә өстәлә барган һәрнәрсәне үзең өчен түгел, җәмгыять өчен
куллан.
10. Үзең өчен мөмкин кадәр күбрәк шөгыль тап.
11. Үзең генә дә башкарып чыга ала торган эшләрдә ярдәмчеләр таләп итмә.
12. Хәлең начаррак булган саен, эшчәнлегеңне арттыр.
13. Булганына канәгать итә бел.
14. Игелекләр кылу җаен тап.
15. Синең белән бәйле кешеләрнең тормышын ямьләргә тырыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар