Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Комсомол, яшьлек, хыял бәйрәме

Бу көннәрдә ил буенча бәйрәм тантаналары гөрли. ВЛКСМ сафларында тәрбияләнгән миллионнарның бәйрәме бүген!

Коммунистик Яшьләр Союзының романтика, хыяллар, фидакарьлек, батырлык белән язылган биографиясен бүген дә горурлану катыш соклану белән искә төшерәбез. Данлы комсомол традицияләрен бүген дә сакларга тырышабыз. Патриотизм, батырлык, дуслык, энтузиазм, чын оештыру мәктәбе булган данлы оешмабыз әллә никадәр эшләргә илһамландырган, бөек башлангычларга юл ачкан!
Комсомоллар – Бөек Ватан сугышы геройлары, комсомоллар – чирәм җирләрне үзләштерүчеләр, комсомоллар – космонавтлар... Бөтенсоюз комсомол төзелешләре БАМ, КамАЗлар, төзелеш отрядлары, Бөтендөнья Яшьләр һәм студентлар фестивальләре... Һәм, әлбәттә, җырларыбыз!  «Комсомольцы-добровольцы», «Любовь, комсомол и весна», «Главное, ребята, сердцем не стареть!..», «Мой адрес – Советский Союз»лар...

...Миңа ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган тантаналарда катнашу бәхете дә елмайды! Узган атнада М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан комсомолы җыелган иде. 800 гә якын кеше! Кемнәр генә юк арада!.. Комсомол, пионер ветераннары, районнарның комсомол оешмалары җитәкчеләре, КамАЗ төзүчеләре, студентларның төзелеш отрядлары вәкилләре, «Кар десанты» сугышчылары, комсомол съездлары делегатлары, Татарстан комсомолының Муса Җәлил премиясе лауреатлары... Залда Александра Пахмутова җырлары яңгырый... Пионер речёвкалары комсомол конференцияләрен искә төшерә...  

Бәйрәм «Корстон»да дәвам итте. Кызыл галстуклы егетләр-кызлар (пионервожатый ролендәге вуз студентларына галстуклар ничек килешә икән, янып торалар!) кунакларны каршылап, табынга дәшеп йөри. Сәхнәдә – Ренат Ибраһимов, залда без биибез («Королева красоты», «Эта песня, дружище, твоя и моя», «Не расстанусь с комсомолом, буду вечно молодым!» җырлары ритмына). Ә табында хәтта консерв банкасында томатлы кильки һәм пачкалы «Дружба» сыры да бар иде. Бәйрәмнең фишкасы итеп махсус куйганнар өстәлләргә! Шул чорны, 80 нче елларны искә төшерү, сагыну өчен...
Бар да ихлас: елмаялар, бер-берсен кочаклыйлар, бергә эшләгән елларны сагыналар. Урамда – көз: сары яфраклар оча. Ә күңелдә – яз! Мәхәббәт,  Комсомол, Яшьлек бәйрәме романтика канатында күкләргә, йолдызларга очыра безне! Җырдагыча, мәңге яшь каласы килә!     

Комсомол туган көн белән котлыйм, дуслар!

фото: https://www.culture.ru/events/355317/beseda-komsomolcy-dobrovolcy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар