Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кеше ирен яратырга ярыймы?

Мәхәббәт өчпочмагын тәшкил итә:
Ир - Илфат МИННЕГАЛИЕВ, Казандагы төзелеш тресты кранчысы, 39 яшьтә.
Хатын - Зөбәрҗәт МИННЕГАЛИЕВА, заводта токарь, 35 яшьтә.
Ул яки Сөяркә - Лена ЗАРИПОВА, төзелеш трестында кассир, 37 яшьтә.
Балалар - дүртәү. 13, 10, 7 яшьлек Гөлия, Алия, Илшат
МИННЕГАЛИЕВЛАР һәм 8 яшьлек Артур ЗАРИПОВ - күренмәсәләр дә - алар бар.

Вакыйгаларны «Сөембикә» журналында, җәмәгатьчелек суды залында редакция журналисты тыңлый һәм аларга үз мөнәсәбәтен белдерә. (Исем-фамилияләр үзгәртелде.)

ХАТЫН: Тормышында берәр китеклек килеп чыкса, хатын-кыз кая барып бәрелергә тиеш? Элек ир-ат заты «буйлата» китә башласа, хатын парткомга йөгерә иде. Ир дигәнен «тозлап-борычлап, өшкереп-төшкереп» кайтаралар да, менә сүтелә, менә җимерелә дип торган гаилә рәтләнеп тә китә. Ә хәзер нишләргә? Бөтенесендә фәкать акча табу, табылганын кая тыгу кайгысы. Гаилә дигәннәре инде беркемгә дә кирәк тә түгел бугай. Әгәр шулай булмаса, бу кадәр дә азгынлыкка юл куелмас иде. Хәзер бөтен нәрсәне акларга сәбәп бар: мин аны яратам! Бетте-китте - яраткан кешегә бер сүз әйтеп булмый, өч баласы елап каламы, икеме, аерма юк диярлек. Бәлки, ул балалар да яратадыр агаларын? Бәлки сабый хакы зуррактыр. Хәер, әүвәл мин сезгә үз башымнан кичкәннәрне сөйләргә тиешмендер.

Сезнең алдыгызда ире ташлаган хатын. Дөресрәге, иренең хыянәтен кичерә алмыйча, мең төрле хәсрәт-кайгыга дучар булган хатын. Әгәр өч-дүрт ал элек кенә миңа берәрсе шаяртып: «Зөбәрҗәт, синең ирең ятларга күз салыр, газиз балаларын ташлар», дисә, мин кычкырып көлгән булыр идем. Хәер, үзем юрауларга ышанам. Иртәгә туй буласы дигән таңда төш күрдем, мәрхүмә әбием алдымда озын булып сузылган юлга карап: «И-и, бала, юлың такыр булыр, үтүе авыр булыр», - диде. Илфат белән ике ел йөреп, яратышып өйләнештек, шуңа күрә мәшәкать-борчуларга әзер идем шикелле. Йорт-җир әй берсе, кирәк-ярак җиткердек, һәр яңа әйбергә — тәлинкә-кашыкка, кием-салымга куанабыз. Бер-бер артлы ике кызыбыз туды. Илфатның малай көткәнен беләм, ирләр һәммәсе ир бала көтә, өченче баламны да табарга уйладым. Өченчесе малай булгач, куануларыбыз! Бездән бәхетле кеше юк иде! Фатир чиратыбыз җитте - өч бүлмәлесен бирделәр. Илфат тырыш, булдыклы, акчаны да әйбәт эшли. Берзаман икешәр смена эшләргә әвәсләнеп китте. Мотоцикл алдык, йортны җиһаз белән тутырдык. Мин - кибеттә, сатучы, күңелгә охшардай әйбере дә табылып кына тора. Дөнья булгач, әлбәттә, табак-савыт та шалтыраштыргалагандыр, ансыз булмас, әмма зур тавыш-гаугага юлыкканыбыз юк. Юк дисәң дә... Җанны борчыганы –  Илфатның көнчеллеге генә иде бугай. Кайчакларны кибеткә керә дә, читтән карап-күзәтеп тора икән, мин чит-ят ирләргә күз салмыйммы? Каршы алырга килгән чакларында да, кермичә, качып кына көтә, озата чыгучы табылмагае?!! Рәнҗеп, бу хакта үзенә әйттем. «Балкып-елмаеп йөрисең бит! Кемгә елмая икән бу, дип аптырыйм», - дигән була «Сиңа! Сиңа гына!» - диясе булгандыр бәлки. «Үз ирем бар килеш миңа кеше ярлары кирәкми», - дип тынычландырасы булгандыр. Ә мин аның көнләшүләрен чынга алмадым: «Хәләл акчасын тотып әйбер алырга кергән кешегә кара коелып торыйммени?» - дип сүзен колак яныннан уздырдым. Табигать мине ачык чырайлы якты йөзле итеп яраткан, нишлим соң, беркемгә дә кара коелып, ачулы кыяфәт белән карап торасым килми, сөенәсенә сөенәм, көенәсенә... Хәер, көенер көннәр алда булган икән. Тиккә бәйләнүләре үзәгемә үткән идеме, акчасы заводта күбрәк булыр, дип уйладыммы - кибеттән чыктым да заводка токарь булып урнаштым. Премияләр дә килә, хезмәт хакын да ярыйсы алам.
Ә көннәрдән беркөнне, ахирәт дустым дип исәпләп йөргән иптәш хатыным әйтә: «Зөбәрҗәт, син белеп бетермисеңме, әллә юри белмәмешкә салышасынмы, Илфатын бер кассир хатын белән типтерә икән бит! Инде бөтен дөнья белә», - димәсенме?! Башта, чын мәгәр, шаярта дип уйладым. «Ышанмыйм!» - дидем. Әнкәемнең акыллы сүзләрен генә искә төшерәсе булган да бит, әйткәне бар иде: «Гаиләнеке гаиләдә калсын, ике кеше арасындагы сер - ул карурман, арагызга чит-ятларны кертсәгез, аннан исән-имин урап чыгу юк». Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый. Серләремне читкә сиптем - кайсысы дус булып арага чөй какты, кайсысы дошманлыктан.

Дус дип йөргән ахирәтләр юлын күрсәтте - таптым теге хатын торган йортны, үз күзләрем белән күрдем иремнең сөяркәсен! Бәлки мине анда кызыксыну китергәндер, янәсе, миннән артык җире бармы икән?! Юк! Артык түгел, ким, ким! Һәрхәлдә, күземә шулай күренде: «Тапкансың яратыр нәрсә, андыйны юньле кеше кешегә дә санамый», - дип иремә бәйләндем. Китте тавыш, чыкты сүз! Имеш, мин аннан артык түгел, телем пычак, үзем... Хәер, нигә санап торырга, бәлки чынлап та гаеп миндәдер. Атта да, тәртәдә дә бар, диләр ич. Мөгаен, мин үземне бәяли белмәгәнмендер. Кадеремне дә аңламаганмындыр. Өйдә үз-үземне карап, төзәтенеп-бизәнеп йөрү тиешлеген бөтенләй истән чыгарганмын. Өс-башыма игътибар итү юк - имеш, өч балалы хатын кемгә тансык - иске-москыны киеп куям, балалар үскәндә мәшәкать муеннан ашкан була ич, юасын, җыясың, пешерәсең, төшерәсең. Мең төрле кыяфәткә керәсең, кич белән арып аяктан егыласың, ир дә кирәкми, иркәләү-назлаулар да! Ә ул хатынның бөтен эше - чәч бөдрәләтеп, ыспай сын ясап, көязләнеп-купшыланып йөрү!

Әле кайчан гына җәннәт дип йөргән өебез тәмугка әйләнде. Балалар да туйды бу хәлдән. Әтиләрен яклыйлар, имеш, мин гайбәтчеләрдән сүз җыеп, шуны җөпләп, үзем үк җәнҗал чыгарам. Олы кызым: «Синең тавьшлануларың биздерде аны өйдән!» - ди.

Илфат күпмедер гомер тәртипле генә йөрде, туры эшкә бара, өйгә туры кайта, кыек-мыек юллар эзләми. Мин дә телемне тыярга кирәклеген аңладым. Ләкин тәүфыйклы песи булып йөрүләре күпкә бармады, эштән соң да калып эшләргә туры килә, дип төн урталарында гына кайта башлады. Авызыннан аракы исе аңкый, имеш, сәбәбе чыгып тора. Ачу - агу, йотсаң - дару, диләр. Ачу кайчак күзне томалый, зиһенне ала шул. Эзләп, үзе кайчандыр саклап йөргән сыман мин дә моны сагалап-күзәтеп йөри башладым. Олы кызымны да үзем белән алам, имештер, үз күзләре белән күрсен, ышансын. Әйе. Күрсәттем, ышандырдым. Кызым бакча якта -тәрәзә каршында торып калды: «Тәрәзәдән сикерсә, кычкыр: «Әти!» дип - өне алынсын», - дим. Үзем ишекләрен төям: «Ач! Барыбер Илфатның сездә икәнлеген беләм, ач, күршеләреңне акырам!» - дип куркытам. Ходаем, күршеләрдән оялып тормый андый кеше, миңа яный: «Милиция чакыртып озатканны көтәсеңмени, олак, йөрмә бу тирәдә», - ди. Мин алдан килеп ябыштыммы, улмы - инде хәтерләмим, чәчләребезгә ябышканбыз, юк, мин аңа бирешмәс идем, әмма ул, явыз, күлмәгемне аерып-ертып төшерде.

Спектакль итеп күрсәтсәң, кеше ышанмас иде, тәүбә дә булды, кичерү дә... Тагын ялгышу... Тагын кунып калулар... Ике каен арасында адашып йөргән кешедән ни көтәргә була? Эчүләр, кайтмый калулар ешайгач, әлбәттә, аерылышуны таләп иттем. «Илшатны үзем белән алам», - ди бу. «Үзем тапкан баламны үзем багарлык көч табармын, бирмим», - дип тарткалаштым. Улым да, безнең бу мәхшәрдән үзенә нәтиҗә ясый башлады, шоколад сорый, мин мороженое гына алам: «Син саран, әти юмарт, мин әтинеке булам», - ди. Ә көннәрдән беркөнне болар минем улымны урладылар. Әйе, чын! Урлап китмәкче булдылар.
«Авылга кайтам, ун көн отгулым бар, Илшатны да үзем белән алам, борчылма», - дип чыгып китте. Өч көннән соң сеңлесе килде, анда аларның эзе дә юк икән. Эшенә - трестка чаптым, әллә юлда бәхетсезлеккә очраганнармы, дип котым очты. Теге нәмәрсәсе белән, ике бала ияртеп, теплоходта сәяхәткә чыгып киткәннәр.

...Траптан култыклашып төшәләр болар, имеш, туй сәяхәтеннән кайтып килешләре! Миңа да улымны җитәкләргә дә, сүзсез-өнсез китеп кенә барырга кирәк булгандыр - түзә алмадым: «Кеше бәхетен җимереп бәхетле булган адәмне күргәнең бармы? Гомергә рәхәт күрмә!» - дип каргарга тотындым. Илфат беләгемә килеп тотынды: «Зөбәрҗәт, кеше көлдермә!», - ди. «Мин көлдерәмме? Сез түгелме?» - дип яңагына чаптым.
Ә ике көннән кулым пресска кысылды. Кулымны тартып алдым, әмма ике бармагым юк инде!

Инде бер атнадан суд залында очрашачакбыз. Бер-беребезнең йөзен ертудан гына хәл үзгәрмәячәк. Балалар ятим кала, менә үкенеч кайда. Саклый алмадым, тузгыттым оямны. Туздырдым! Инде кабат ялгап та, янәдән оя үреп тә булмас. Балалар кызганыч. Әлбәттә, үзем исән чакта мин аларның берсеннән дә ваз кичәргә җыенмыйм, ә бит борын төбендә - эшсезлек. Безнең заводны да ябарга җыеналар, дигән сүзләр йөри. Минем кебек гарип хатын кемгә кирәк?

ИР: Ике бозауга кибәк аерып бирә белми торган мәнсез кем, дип сорасагыз - ул мин! Уеннан уймак чыга, диюләре хак икән. Такташны ятлый идек: «Кем уйлаган уйнап башланган эш һәлакәткә алып барыр», дип. ...Югыйсә, тормышыбыз да бер дигән, хатын да начар түгел, балалар да гөл кебек үсеп килә иде. Кем гаепле? Мин үземдер! Ир кешегә гаепнең олысын кемгәдер сылтау килешмәс. Шулай да, йорт кирәк-яраклары, мебель, ягьни җиһазлар белән берзаман артыграк мавыгып киттек бугай. Бер тапкыр бик ашыгыч акча кирәк булды - кассир Ленага ялыныч төште. Ул ялындырмыйча, зур гына сумманы чыгарып та салды. Тик ничек кайтарырга? Шуннан Лена миңа тәкъдим ясый, ягъни акча табу юлын өйрәтә: мин икешәр смена эшлим, ә ул, бригадир белән сөйләшеп, беркайда да эшләмичә трай тибеп йөри торган энекәшен миңа алмашчы итеп оформить итә. Үле җан, кәгазьдә бар, эштә юк. Икенче айда Ленага бурычны биреп бетерә яздым. Өстәп хушбуй, конфет ише күчтәнәч тә төртәм - үпкәләмәсен. Ул үз йорты белән яши торган ялгыз хатын икән, капкасы аварга тора, утын китертергә кирәк... Шактый гына якынаеп киттек без моның белән. Сүз-гайбәт чыкты: ә без әле чип-чиста,  арада, кем әйтмешли, хезмәттәшлектән гайре берни булганы юк. Сүз хатынга барып җиткән, үземнән сорашасы урынга яу чыккан! Китте җәнҗал, китте гауга - нишләргә? Лена әйтә: «Инде барыбер даныбыз чыкты, әллә миңа гына күченәсеңме, кулың эш белә, кадереңне белер идем», - ди. Әмма балалар, яшьлектә яратып өйләнгән Зөбәрҗәт миңа барыбер якынрак. Зөбәрҗәт берни тыңларга, аңларга теләми, үз туксаны туксан: син - фәлән, син - төгән. Ир кешене мескенгә, үзеңнең колыңа исәпләргә ярамый. Әгәр ир кешедә үз-үзенә хөрмәт калмый икән - ирлеге корысын! Мин дә хаталар ясадым. Инде Лена да: «Бергә булыйк!» - дигәнне тәкьрарлый. Балаларны сагыну гына тоткарламаса...

ЛЕНА: Сөяркә? Нинди ямьсез сүз! Кем уйлап тапкандыр шуны? Имеш, мин кеше тормышын җимерүче, мин явыз, фәлән-фәсмәт! Әгәр үз тормышыңны үзең җайлый-көйли алмагансың икән, гаепне кешегә аудару ягын карама! Бу минем сүзем! Кеше ирен яратырга ярыймы? Ярамый торгандыр, әмма ялгызлар бар икән, хатыннарына хыянәт итә торган ирләр дә булачак. Рәхәт тормыштан, бәхеттән башланмый ара бозылышулар - үзем дә ирдән кайткан, беләм, иреңне югалту җиңел түгел. Ир бирмәк - җан бирмәк, ди халык. Ул хатын ялгыша, тормышларын җимерергә уйлаганым да юк иде. Ул аны үзе җимерде. Акча сорап тордылар - бирдем, әле ярдәм дә иттем. Бераз законны да боздык, әлбәттә. Илфат уңган, булдыклы, кешегә бик ярдәмчел. Төс-кыяфәте, телгә җорлыгы да бар! «Их, шундый ирең булсын иде!» - дип офтанган чакларым булгандыр, булмый калмас! Хатыны нинди икән моның, дип тә уйлаганмындыр. Әмма юкка-барга җәнҗал чыгарыр, тәрәзә-кырып йөрер, башбаштакланыр, адәм көлкесенә калдырыр, дип башыма да китермәдем. Шуңарчы безнең ара - үрелеп буй җитәрлек түгел  иде. Уртак хәсрәт, уртак кайгы якынайтты безне! Сүз-гайбәт туганлаштырды. Рәхмәт гайбәтчеләргә, үзләре дә сизмичә, миңа яхшылык кылдылар! Мәхәббәт - пыяла, саксыз сүзләрдән уала. Хәзер инде мин утлар-сулар кичкән, югалтуның, ялгызлыкның ни икәнен беләм, кайчакларда хатын-кызга чак кына олы җанлы, киң күңеллерәк булу да кирәк. Кичерә дә белергә. Ирләр алар барысы да бер чыбыктан сөрелгән: аларның һәммәсен бала көйләгәндәй көйләп, карап, яратып торырга кирәк. Хәер, алдан ук әйтте: «Бел, кызый, бу шаяру гына», - диде. Мин дә шуңа риза идем. Сез мине гаеплисез, гаепләмәгез, табигать мине дә сөяр-сөелер өчен яраткан, гаепләсәгез, табигатьнең үзен гаепләгез - хатын-кыз ирләргә, ә ирләр хатын-кызга тартыла. Тартылуның, мавыгуның һәммәсе дә мәхәббәт белән тәмамланмый, әлбәттә. Кеше ирен яратырга ярыймы, дигән буш соравыгызны да читтә калдырыгыз. Я-ра-мый! Моны инде гасырлар буе, дин белән дә, кануннар белән дә кеше зиһененә кертергә тырышалар, ә мәхәббәт дәвам итә - ярамыйга карамый! Илфатны яраттым мин! Яраттым! Ульш алып килә икән - мин моңа да риза, Артур белән дус-иптәш булырлар. Кеше бу дөньяга бер генә килә. Әгәр мәхәббәте булмаса - бәхетсез. Ә йөргән кеше - барыбер йөри ул.

ЖУРНАЛИСТ: Бер аерылышу тарихы... Гыйбрәтле язмыш. Зөбәрҗәт ханымны кат-кат тыңладым, ире белән дә сөйләштем, ләкин эш аерылышуга ук барып җитәр, дип уйламаган идем. Чөнки ишетуемча, ата-ананың хаталары, ялгышлары, кыенлыклары өчен балалар михнәт татырга, аерылышу кыямәтендә җаннары имгәтергә тиеш түгел. Әлбәттә, бу фикер белән килешмәүчеләр дә табылыр. Мәхәббәт көймәсе комга терәлгәч, ясалма хисләр белән аны коткарырга тырышу гаделсезлек, дип тә кабул итәрләр. Икейөзлеләнеп, хыянәтне кичергән кыланып, бер-береңне күралмыйча яшәүгә караганда аерылышу намуслырак һәм дөресрәк, диярләр. Ун-унбиш ел элек мин үзем дә нәкъ шулай уйлый идем. Ләкин... Кошның ике канаты булса гына ул күккә күтәрелә, бөтерелеп оча, ә сыңар канат белән ерак китеп булмый Булмый! Сугыш аркасында ятим калганнар да җитәрлек бит! Аларның, ягыш әтисез үскән балаларның психологиясе, холык-табигате дә икенчерәк... Кимсенү кешене түбәнсетә. Ә түбәнсетелгән кеше - ул барыбер канатсыз кошка бәрабәр. Сүз дә юк, Зөбәрҗәтнең балалары үсәр, кеше булыр, сугьпи елларында тол калган хатыннар өч түгел, бишәр, җидешәр бала үстергәннәр, һәммәсен күтәргәннәр, ләкин.. Ялгызлыкның нинди ачы, аяныч хәл булуы фәкать ялгызлар гына белә. Читтә ятим балалары сагынып яшәвен тоеп торса, ата да ят гаиләдә бәхет таба алмас төсле. Белмим. Тырышып-тырышып китек язмышларны ялгарга тырышучылар байтак. Бәхетлеме-түгелме икәнлекләрен алар үзләре генә белә торгандыр. Сүз дә юк, кеше ирен яратырга ярамый, әмма, Лена әйткәнчә, мәхәббәт уты кабынса - ярамыйга карамый. Мөгаен, Лена да үз тормьшын тигез, пар канатлы итәргә телидер, хисләре - чын, пакьтер. Адәм баласы балигъ булган көненнән башлап бәхетле оя корырга хыяллана түгелме?

Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучылар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхетле булырга хакы бар, лэкин 3 баланы ятим итеп тугел!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аерылмагыз,аерылмагыз,Булса да сэбэплэре...Минемчэ,мэхэббэтнен нигезе-мавыгу,вакытлы мавыгу...Тормыш мэшэкатьлэренэ чумгач,мэхэббэтне саклый алганнар,яклый алганнар гына ОЛЫ МЭХЭББЭТкэ лаек була...Ир дэ ,Лена да мэхэббэткэ лаек булырлар дип уйламыйм...Чонки ИРнен кунел турендэ -беренче гаилэсе,балалары,аны ИР иткэн беренче хатыны...Лена аны беренче гаилэсенэ гел конлэп яшэячэк...Тулы бэхет белэн яши алмаячак...Мин ИРнен, ялгышын анлап, беренче гаилэсенэ ,балары янына кайтуын телим....Гаилэсеннэн киткэн хэр ирнен балалары янына кайтуын телим...Хатыннар да ялгыша...Алар да аерыла...Эмма барыбер беренче гавилэсен сагынып яши...Башта эйткэнемчэ,ялгышны тозэтеп,кире уз балалары,хатыны белэн кушылучыларны хуплыйм мин...Э купме ир-ат,купме хатын-кыз,хаталарын анлавп та,горурлыкларын (бу очракта тэкэбберлеклэрен) жинэргэ коч тавпмый...Их,сынар канатлы БАЛАЛАР жэл мина...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гади кешелэргэ *йолдыз*лар урнэк курсэтэ бит.Аларга ярый5эр тапкыр эйлэнергэ. Кеше кешенен колы да милке дэ тугел.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу язманы укыгач, монда кемнең гаепле икәнен әйтеп булмый. Миңа һәрберсе кызганыч. Гаиләсе өчен тырышып, акча табам дип ялгышкан ир дә, ялгызлык ачысын татып, бәхет эзләүче Лена да, хәләл иренең хыянәтен авыр кичергән хатын да. Минем өчен иң кызганычы балалар. Ана буларак, мин балаларның әтисез үсүләрен теләмим. Аларның һәрберсенә бәхет кенә телисе кала.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик гыйбрэтле язма.Гаилэнен таркалуы,балаларнын этиле кое этисез усуе бигерэктэ кызганыч.Бу очракта ир белэн хатын ничек кенэ булсада гаилэне саклап калырга ,ин беренче планга балаларны куярга тиеш булганнардыр диеп уйлыйм.Гаилэдэ хатын -кыз акыллырак,сабырырак булырга тиеш минемчэ.Язмада бер кешене генэ гэеплэп булмый,монда 3 сендэдэ гэеп бар.

            Хәзер укыйлар