​Иманга кайту бәхете

1998 ел. 28 март. Беренче тапкыр, кипшергән иреннәремне зәмзәм суына тидерәм. Әйтерсең лә, балачагыма кайтам, йотылып-йотылып чишмә күзеннән шифа эчәм, һәр күзәнәгем терелә, җанлана, пакьләнә. Аннан зәмзәм суын уттай янган алҗыган йөземә, күзләремә тидерәм. Мин басып торган мәчет тә ап-ак, кешеләр дә ап-ак, дөнья да ап-ак... Шушы аклык, пакьлек эчендә бу мәчеттә беренче намазымны укыйм... Минем белән бергә бу намазны шушы көнне тилмереп көтеп торган фәрештә­ләрем дә укый, бөтен нәселебезгә соңгы йөз елда беренче мәртәбә мин — әүхәди кызы Фәүзия дөньяның иң изге мәчетендә, Кәгъбәтулла кар­шына тезләнеп, намаз укыйм... Миннән дога өмет итеп яткан әрва­х­лар рухына багышлап, атам-анама исәнлек сорап, балаларымның иман­лы булуын теләп, милләтемнең дөрес юлга — ислам юлына чыгуын со­рап, мин дөньяның Баш мәчетендә намаз укыйм... Төн әле үтмәгән, таң әле атмаган, догаларның иң кабул була торган чагы, Раббыбызның күк капусына, адәм балаларына иң якын чагы... Милли­онлаган кешенең өмете — җәннәт ташына орыну, аннан көч, күзгә күренмәгән энергия алу, алар шу­шының өчен меңәр чакрым юл үтеп, бирегә килгәннәр, төн йокыларын йокламыйча, Аллаһының форсатын көтәләр. Инде җәннәт ташына ук тотына алмыйлар икән, иңе-буе  15 метр булган, җәннәт ташы урнаш­тырылган ташка булса да орынып карыйсылары килә кешеләрнең. Дөресен әйтим, минем Кәгъбәтуллага орынып карау өметем зур түгел иде, миңа, әле авырудан яңа савы­гып килгән бер хатын-кызга, Аллаһы йортына ерактан гына карап, ерактан гына көч-кодрәт алу да җитә иде. Аллаһының могҗизасы һәм рәхмәте чиксез киң бит, күземне ачсам — каршымда бер метрлар тирәсе бушлык һәм... ан­нан соң Кәгъбәтулла үзе. 

2 апрель. Корбан бәйрәме көннәре җиткән саен, Мәккә урамнары кеше белән тула бара. Инде Мәккә шәһәре ябылган, башка беркемне дә керт­миләр икән, диләр. Быел Хаҗ кылучыларның саны 7 миллионга җитеп килә икән, дип сөйлиләр. Монда — кырык градуслы эсселек, урамнар һәм кеше җыелган урыннар мәхшәрне хәтерләтә. Вакыты-вакыты белән атлап та, йөреп тә, тын алып та булмый. Бүлмәләрдә дә шушындый ук эсселек. әмма, ни хикмәт, аңа карап, күңелебез төш­ми, кәефебез кырылмый, кем намазда, кем зекердә, кем мәчеттә, кем Коръән укый — рухыбыз сафлана, шушы хәтле зур бәхет каршында — Хаҗ бәхете каршында — барысы да вак нәрсәләр булып кала…

13 апрель. Бүген төнлә без Мәккәдән аерылырга тиешбез... Бүген без Кәгъбәтулла белән саубуллашыр­га, ягъни, «саубуллашу тәвафы» кылырга тиешбез. Олы Хаҗда ул — ваҗеб гамәл, аны үтәү шарт. Саубуллашу тәвафын кылганнан соң инде Мәккәдә берни сатып алырга да, дөньяви ыгы-зыгылар белән шөгыльләнергә дә ярамый. әйберләребезне алып, без Мәккәдән чыгып китәргә тиеш булабыз. Мин Кәгъбәтулла белән саубуллашуны иртәнге намаздан соң кылырга уйла­дым. Иртәнге намазны җәмәгать белән йортыбызның ишегалдында укыдык, аннан соң мин иртәнге салкынчада һарам мәчетенә ашыктым. Кояш чыкканчы, төн белән көн тәмам очрашканчы, соңгы тапкыр Кәгъбәтулланы күрәсем, соңгы тап­кыр иң изге теләкләремне әйтәсем, Кәгъбәтулла белән табигатьнең сер­ле бер мизгелендә саубуллашасым, бәхилләшәсем килде...

Мин саубуллашу тәвафын һарам мәчетенең түбәсендә кылырга ният иттем. Бу урын күкләргә якынрак кебек тоелды. Мәчетнең түбәсе дә, икенче кат та, бөтен яклары да Кәгъбәтулланы чорнап алган. 

Түбәгә менеп баскач, күкрәкләрем киңәеп китте. Күз алдымда илаһи манзара ачылды. Бер яктан тулган ай мөлдерәп карап тора, икенче яктан шәфәкъ кызыллыгы беленеп килә… Кояш әле чыкмаган, әмма хәбәре бар. Күктә каурый болытлар йөзә... Минем мондый вак, тетелгән, төтен кебек болытларны беркайчан да күргәнем юк иде әле. Таң якты­сы ныграк таралган саен, ай тонык­лана бара, чигенә, галәм киңлегенә кереп чума... Мин, сызылган махсус юл буенча, Кәгъбәтулланы әй­ләнә башлыйм. Таң җиле минем керфекләремдә эленеп торган яшь там­чыларын таулар арасына алып китә, ул эчкерсез күз яшьләрем Гарәфәт тауларына, Нур тауларына. Мина һәм Мөздәлифә тауларына бәлки иртәнге чык булып төшәр, таш ара­ларында үскән гөлләргә яңгыр там­чысы булып тоелыр, таңнарда сай­раган былбылларга зәмзәм суларын хәтерләтер... Хуш, Кәгъбәтулла, хуш, Мәккә, хушыгыз, инде яра­тып өлгергән кырыс тауларым! Сез мине — яшел болыннардан, кара урманнардан дөреслек, хакыйкать эзләп килгән бер авыл баласын, татар кешесен чит итмәдегез, серләрегезне ачтыгыз, көч-гайрәт бирде­гез, үзегездәге нурны һәм хикмәтне минем белән дә уртаклаштыгыз. Мин сезнең хакта илемә дә кайтып сөйләрмен, сагынып, елап, сокланып сөйләрмен... Мең ел иман белән, кыйбла белән, Коръән белән яшәгән милләтемнең нәрсәләр югалтуын, шушы изге төшенчәләрне нәрсәләргә алмаштыруын аңлатып, ачына-ачына сөйләрмен. Аңламасалар да, тыңламасалар да, хәтта дошман итсәләр дә, динебез турында, Мәккә турында, Кәгъбәтулла турында — сезнең хакта сөйләрмен. Мин би­редән шушы изге әманәтне алып, илемә китәм. Раббым, юлларымны  хәерле кыл сана...

“Хаҗ көндәлеге” китабыннан.


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8986
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9066
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4790
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6025
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан