Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Игелек эшләр өчен башка берни түгел, олы йөрәк кенә кирәк

Әгәр бу дөнья каты бәгырьлеләр кулында кебек тоела икән, бу кешеләр турында укыгыз! Нәкъ менә шундый кешеләр барлыгы өметсезлекне җиңәргә булыша.  
 
 
 
«Син беренче номерлы эльф!»  
 
 
Американың Теннеси штатында 5 яшьлек малай каты авырудан үләргә ятканда, соңгы теләге итеп Санта-Клаусны күрәсе килүен әйткән. Шәфкать туташы реанимациядән озак еллар Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә Санта-Клаус булып эшләүче Эрик Шмитт-Матценга шалтыраткан.  
 
– Мин шунда ук йөгереп килеп җиттем, хәтта кызыл курткамны да кияргә оныттым, - дип сөйли Санта-Клаус. Ул палатага кереп, малайга бүләген тапшыра һәм болай ди: 
 
– Син Раштуа бәйрәмен күрчәчәксең һәм эльфлар белән очрашачаксың. Энҗе капкалар аша үткәндә, эльфларга мин Беренче номерлы эльф, дип әйт. Малай елмайды да: “Минме?” - дип сорады. Мин: “Әлбәттә”, - дидем. Ул тагын: “Чынлап тамы?”-  дип сорады. Мин: ”Һичшиксез”, - дияргә өлгердем. Тагын нәрсәдер әйткәнче, ул инде өзелде, - дип сөйли Шмитт-Матцен.  
 
Бу хәлдән соң,  60 яшьлек Эрик өч көн дәвамында өеннән чыкмый, башкача Санта-Клаус булмаска карар кыла. Ләкин урамдагы балалар тавышы аны тормышка кайтара.  
 
 
 
“Тор инде, тор! Йөгерергә кирәк!”  
 
Олимпиада хатын-кызлар арасында 5000 метрга ярымфиналга йөгерештә дистанциянең яртысыннан күбрәген узгач, Яңа Зеландия йөгерешчесе Никки Хамблин абынып егыла. Аңа америкалы Эбби д ´Агостино абына. Кызлар икесе дә травма ала. Шулай да Никки үзе генә бара алмаслык дәрәҗәдә. Америкалы Эбби ярышны дәвам иттерәсе урынга, Никкига торырга булыша. “Тор, тор инде! Безгә йөгереп бетерергә кирәк!” дип ул көндәшенә иңен куя.  
 
Ләкин йөгерәбез дигәндә, Эббиның тезе бик авырткан булып чыга. Хәзер инде Никки көндәшенә иңен куя. Алар шулай итеп финишка барып җитәләр. Хамблин - 29 нчы,  д ´Агостино 30 нчы була. Ләкин оештыру комитеты бу гамәлне игътибарсыз калдырмый, кызлар икесе дә финалга үтә һәм Пьер де Кубертен медале белән бүләкләнә.  
 
 
Андыйлар әле дә бар!  

Картинки по запросу Мэнни Пакьяо
 
Филиппин егете Мэнни Пакьяоның кайчандыр ашарына да булмаган. Бүген ул – бокс буенча дөнья чемпионы. Чемпионның да 8 авырлык категориясендә җиңгәне.  
 
Әмма ул үзенең ачлы-туклы балачагын онытмаган. Бокста җиңеп алган акчаларының бер өлешенә туган бистәсе Танго кешеләре өчен яңа йортлар төзүгә тоткан. Моның белән генә бетмәгән, Мэнни акчасына бүген инде меңнәрчә гаиләгә йорт төзелгән. Ул төзегән бистә Пакман Вилладж дип йөртелә. Пакман (Pac Man) – Мэнниның кушаматы.  
 
Күп балалы гаиләдә үскәнгә, 12 яшьлек Мэнни укуын ташлап, пекарняга эшкә кергән. Шул вакытта ул бокс белән кызыксына башлаган. Беренче тренеры – абыйсы. Бүген Мэнни үз илендә бик абруйлы шәхес. Берничә ел элек ул сәясәткә кереп китеп, конгресска сайланган. “Миннән дәүләт эшлеклесе буларак ни эшләдең, дип сорасалар, мин дәшмим. Мине тәнкыйтьлиләр. Нәрсә эшләгәнемне күрсәтсәм дә тәнкыйтьлиләр”, дип язган ул Инстаграмындагы бер фото астына.  
 
 
Хәерне хәер итеп...  
 
Болгариядәге Баилово авылыннан Добри бабайга 98 яшь. Аны София шәһәренең Изге Александр Невский чиркәве янында хәер соранып торган хәлдә күрергә була. Иске киемнән, ак сакаллы бу бабай үзенә биргән сәдаканың бер тиенен дә үзенә алмый, ә хәйриячелеккә тапшыра. 2010 елда чиркәү турында документаль фильм төшергән журналист шундый ачыш ясый: чиркәүгә кергән иң зур суммадагы хәйрия акчасын – 40 000 евроны Добри бабай биргән. Ул үзе 100 евро пенсия акчасына яши, ә биргәннәрен хәйрия итеп балалар йортларына һәм башка игелекле гамәлләргә тота бара.  
 
Добри бабай 2018 елның февралендә мәрхүм булды.  
 
 
 
Игелек эшләү өчен әллә нәрсә кирәкми. Мәсәлән, бер музыкант метрода елаган бала күреп, аңа уйный башлаган.  
 
Бер кечкенә кызчык салават күпере рәсемнәре ясап, аларны урамдагы кешеләргә өләшә.  
 
Кемдер бушлай чәч кисә, кемдер бәлагә тарыган җан ияләрен коткара...  
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Игелек жирдэ ятмый"- диеп эйтэ торган иде минем энкэем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэр кемнендэ жанында изгелек бар,просто ул аны белми калырга момкин

      Хәзер укыйлар