«Чир китәр, гадәт калыр»

Мин аны дустым да, якын танышым да дип әйтә алмыйм. Аның белән әледән-әле күрешеп, очрашып торуыбыз да гел очраклы килеп чыга. Бу юлы да шулай булды. «Университет янындагы бакчаны беләсең бит. Шунда кил әле. Мин сине көтәм», – диде дә, миңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә элемтәне өзеп куйды. Сәер кеше. Мин ни эшләп йөрергә тиеш инде анда?! Шулай да барырга булдым. Кызык бит, нәрсәгә чакыра икән?
Эскәмия янында арлы-бирле йөренеп торган ханымны дистәләгән кеше арасыннан тиз танып алдым. Кара әле, күрешмәгәнебезгә дә еллап вакыт узып киткән икән бит. Ә ул бирешкән, бөтенләй бирешкән... Картаеп киткән, димме. Әмма уйлаганымны йөземә чыгармыйча гына сәлам бирдем дә, култыклап алдым.
– Нәрсә булды? Әллә янамы? – дим, шаярткан булып. Ул миңа текәлеп карады да, үпкәләгәндәй итеп: «Ә син һаман көләсең, – дип куйды. – Нишлим микән, малай (безнең якта шулай сөйләшәләр), картаеп беткәч, йөри башлады теге нәрсә.
«Теге нәрсә»нең кем икәнен беләм инде мин. Ирен шулай дип әйтә ул.
– Картаеп беткәч, кемгә кирәк без? Йөрер-йөрер дә, кайтыр. Тапкансың кайгырыр нәрсә...
– Сиңа җиңел лә ул әйтүе. Синең хет, ичмасам, картаймыш көнеңә ике балаң бар. Ә минем... – диде дә, елый ук башлады.
Аны ничек юатырга белми, шактый вакыт сөйләшмичә генә бакчаны арлы-бирле әйләндек. Өшетә башлагач, якындагы кафега юнәлдек. «Нишлим, малай?» – дип кабатый ул баягы сүзен. Һәм ашыга-ашыга сөйләп китә. Бертуктаусыз аккан күз яшьләре салкыннан кызарган бит алмалары буйлап тәгәрәп төшә. Ул сөйли, ә мин үземчә нәтиҗә ясыйм: ханым ирен югалтудан курыкмый, ялгыз калудан курка.
– Син үзең дә гаепле, – дим, танышымны тынычландырырга керешеп. – теге нәрсә дә, теге нәрсә... Өйдә дә шулаймы? Яши торгач, җылы сүзләрең беттеме? Олыгайгач кирәк бит алар...
– Син нәрсә, – ди ул, – оялмыйча, кочакларга кирәкмиме тагын?!
Гадәттә, баласыз гаиләдә ир белән хатын бер-берсен баладай күреп яши. Андый парларны да беләм. Алар урамда җитәкләшеп йөри. Өйдә дә бер-берсенә «матурым» да, «акыллым» гына... Бәлкем, алар – йөзгә бердер. Әмма ләкин бар. Әнә шул сүзләр ике араны күзгә күренмәс җепләр белән бәйли дә инде. Чал чәченнән бер сыйпап куйсаң, бер җылы-матур сүз әйтеп куйсаң, мактап та җибәрсәң... Инде гомер баешында аерылган ир, йә хатын үзен ялгызлыкка (балалары булмаса, бигрәк тә) хөкем итеп, нәрсә эзли соң? Ни җитми аларга? Ялкынлы мәхәббәт түгел ләбаса.
– Сөйләш әле аның белән, – ди ул саубуллашканда. – Кеше көлдереп йөрмәсен. Инде күршеләр гайбәт сата башлады. Оят, билләһи.
– Кирәкме соң ул сиңа? – дим, ни өчен бирегә чакырылуымның сәбәбенә төшенә башлап. – Яратмыйсың, дип әйтмим дә инде, туйгансың ич син аннан... Сез бит бала-чага түгел, үзегез килешсәгез генә...
– Аңладым, – ди хатын, – мине гаеплисең: ул – әйбәт, мин – начар. Ул 60 яшендә хатыннар белән йөрсен, ә мин аның кайтканын көтеп утырыйм.
...Аңламадың шул менә. Сүз кемнең әйбәт, кемнең начар булуы турында бармый. Сүз инде, гомумән, бу хакта бармый. Аллаһы Тәгаләдән күңел тынычлыклары бирүне, тигез картаюны сорыйбыз. Өйдә тынычлык, бер-береңне аңлау булмаса, әнә шулай чәчләргә чал кунгач та, тормышлар чәлпәрәмә килә.
Баягы танышымның ире дә: «Әшәке телле, түзәр хәл юк, – дип зарланды. – Әйтәсе сүзен әйтеп бетерде инде ул миңа», – диде.
– Китәсең, алайса... Жәл түгелме?
– Жәл, – ди ул, авыр сулап, – ни хәл итим соң, үзе гаепле бит, һаман мине талый.
Шуның белән сөйләшү тәмам. Минем: «Кайт, башка алай итмәс», – дип үгетләргә телем әйләнми. Ни дисәң дә, мәкальдәгечә – чир китәр, гадәт калыр инде ул...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
4 март 2021 - 21:40Без имениУкенеп уз узeнне бетермаска булган сезга, мин уземнен тормыштан чыгып эйтам, мин яшь вакытта ирнен изменаларын кичереп килдем,яра инде,балалар бар,бала хакы дип, шунда УК сезнен кебек кутареп сугарга булган, олыгайгач пенсияга чыккач барыбер чыгып китте ,сезнен ипташегез кебек эйберларен жыеп,азгын кеше барыбер азгын була,курасен, хазер инде минда Бер узем яшап ятам, сезда шул кадар кайгырмагыз ,узегезне бетермагез,балаларыгыз исан булсын«Иреңне берәүгә дә бирмә!»
-
4 март 2021 - 21:12Без имениНичек балаларынны иреннэн азрак яраттынмы эллэ? Ир хыянэт итте яки ташлап китте дип, балалар турында уйламыйча ,узенне генэ кызганып, улэргэ житеп,балаларны борчып ягэргэ ярвймы.Аллага шокер итеп,исэн саулар дип яшэргэ иде.Бу узенне генэ ярату, ирне дэ, балаларны да тугел.«Иреңне берәүгә дә бирмә!»
-
4 март 2021 - 21:24Без имениЭх, Гузэл, карьера дип баланнын ин матур, тэмле вакытларын курми калдын тугелме? Ул вакытлары кабатланмый бит. Э сина насыйп эш коткэн булып иде. (Фикерем ошамаска момкин, гафу утенэм)Мин гаепле, кызым...
-
4 март 2021 - 10:09Без имениБик кызык язма. Ботенлэй икенче торле фикер йортучелэр дэ бар. Гомер буе интегеп яшэп, сэлэмэтлеклэре беткэч " ник яшь чакта аерылмадым икэн " диючелэр дэ. Балалар да "нигэ безне тилмереп яшэрттен бу эти белэн" диючелэр дэ бар. Хэр очракта кеше узе генэ хэл итэ ала. Кеше сузенэ карап тугел. Аерылган вакытта "тукта алай эшлэмэ" дигэн кешелэргэ упкэлэр йореп иде.Аллахы Тэгалэ ни язган шуны курэбез. Синен язмышына язылган икэн Бер кая китэ алмыйсын.«Иреңне берәүгә дә бирмә!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.