Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Бушлай дәвалау турында

Бушлай сыр тычкан тозагында гына була дип, гел кисәтеп-искәртеп торсак та, тычкан шикелле киләбез дә кабабыз шул тозакка. Бушлай, диләр бит, акча түлисе түгел, диләр. Менә шуның белән харап булабыз да. Ә кармакка килеп эләгү юлы бик тә гади: көннәрдән бер көнне телефон шалтырый. Трубканың теге ягындагы ягымлы гына тавыш бушлай дәвалауга квота бүлеп бирүләре турында хәбәр итеп, тизрәк килеп җитмәсәгез, урыннар калмаячак дип, сезне медицина үзәгенә чакыра.Үзеңә кирәкле тикшеренүләрне узып, диагностика куеп, өстәвенә, дәвалау билгеләп тә кайтаралар икән. Кайчак бер рецепт алу өчен генә дә күпме акча туздырасың. Ә биредә... Әкият, бер уйласаң...

– Ике дә уйламадым, киттем. Минем ише тиенне дә санап кына тоткан кешегә бик шәп нәрсә инде бу, – дип сөйли «бушлай»га сәяхәттә күргәннәрен бер танышым. – Килеп керүгә, шундук табиб янына алып кереп киттеләр. Көтеп тору да юк. Шулкадәрле дә итагатьлеләр, ул сөйләшүләрен күрсәң, бер алдыңа ике артыңа... Табиб мине УЗИдан карады да, җайлап кына моңарчы белмәгән әллә нинди чирләрне санарга кереште. Ашказаны да «сбой» бирә икән, баш кан-тамырлары да тарайган, дәвасына керешмәсәм, тиз арада мине баш әйләнүләр көтә. Миндә артроз, остеохондроз да икән... Ул әйткәннән чәчләр үрә торып басты. «Инфаркт булмадымы? Йөрәгегез ошамый. Кан басымыгыз да югары», – дип, тәмам эштән чыгарды. Үләргә генә калды хәзер. «Нишләргә соң?» – дим. Ул, кулыма анализлар тапшырырга дип, бер уч кәгазь тоттырып чыгарып җибәрде. Бәяләрен карадым да артыма чүт авып китмәдем. Янымда бөтерелгән кызлар шундук мине әйләндереп алып, тынычландырырга керештеләр. «Кредитка» дигән сүзләр дә ишетелгәләп китте. Юк инде, мин әйтәм, анысы булмас. Минем иң курыкканым – кредит. Чөнки мин аны түли алмыйм. Пенсиям – 15 мең тирәсе. Фатирга, әлеге дә баягы вак-төяк даруларга тотканнан соң калган акча ипилек-сөтлек кенә кала. Янымда булышучы балаларым да юк. Ялгыз мин. Чыгып киттем шулай. «Бушлай дәва» дигәннәре шушы була микәнни инде? Кайтып, участок табибына сөйләгән идем, ул: «Минем бушка караганым сезгә ярамый алайса», – дип кенә куйды. Ул хәсрәт табибларга башка беркайчан да бармаска антлар иттем. 

фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек чыгып китэ алган эле, кредит алдырмыйча чыгармыйлар дип язалар бит!

    Хәзер укыйлар