Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Билет бәясен кайтарасымы? 

Мин яңадан мәхәббәт һәм акча турында әле. Сезнең тормышта боларның кайсы мөһимрәк, дип сорасам, күбегез, әлбәттә, икесе дә диячәк. Аннары... ир белән хатын-кыз арасындагы һәрбер мөнәсәбәтне «мәхәббәт» дип атау да килешмидер. Тормышта бар да башкачарак килеп чыга бит...

 

Мин яңадан мәхәббәт һәм акча турында әле. Сезнең тормышта боларның кайсы мөһимрәк, дип сорасам, күбегез, әлбәттә, икесе дә диячәк. Аннары... ир белән хатын-кыз арасындагы һәрбер мөнәсәбәтне «мәхәббәт» дип атау да килешмидер. Тормышта бар да башкачарак килеп чыга бит... 

...Сары яфракларга манчылган сентябрь күген ярып Мәскәү–Владивосток юнәлеше буенча очучы ак самолет бортында яңа танышу тарихы языла башлый. Тимур белән Ралинаның урыннары очраклы гына янәшә туры килгән. Берсе – яше җиткән буйдак егет, икенчесе – эшлекле кыз. Егет – Мәскәүдәге эшеннән Владивосток шәһәренә командировкага, ә кыз, киресенчә, Мәскәүдәге эшләрен тәмамлап, туган шәһәренә оча. Гади генә танышу, сүз арты – сүз, бераздан уртак кызыксынулар барлыгы да аңлашыла, күзләрдә очкыннар барлыкка килә. Ун сәгатькә якын вакыт, ничектер, бик тиз уза. Самолетта йоклар өчен махсус алынган юл мендәрләренең кирәге чыкмый, укыйсы китаплар да юл сумкасы төбендә кала. Самолет көпчәкләре яңадан җиргә тигәндә Тимур белән Ралина якын танышларларга әйләнеп бетә инде. Телефон номерларларын да алышалар. Аэропорттан һәркем үз юлы белән китсә дә, егет белән кыз арасында бер-берсенә тартылу көче барлыкка килә. Бик-бик каты тартылу көче! Шул көннән соң телефоннар тынып тормый, бик еш аралашалар, һәрвакыт сөйләшеп торалар. Шулай өч айлап вакыт уза. Бер кичне Тимур шактый арып кайтып, дөнья яңалыклары белән танышып утырганда, кесә телефоны шалтырый. Экранда «Ралина» дигән язуны күрүгә шатланып телефонны ала. Ралина белән күңелсезлек килеп чыккан икән. Командировкадан кайтып килгәндә самолетка соңга калган. Нишләргә дә белми өзгәләнә хәзер... Тимур кызны тынычландыра. Киләсе самолетка интернет аркылы гына билет алып бирә. Икенче көнне Ралина Тимурга шалтыратып, кат-кат рәхмәтен җиткерә. Бу сөйләшү менә шулайрак дәвам итә: 

– Таныш түгел шәһәрдә төнгә каршы ялгызым калудан шундый курыккан идем. Рәхмәт сиңа бик зур! Ә билет бәясен сиңа кайтарасымы? 

– Әйе, кайтарасы, – ди егет. 

– ...Кайтарасы? – дип кабатлап сорый кыз бераз дәшми торганнан соң. – Яхшы, кайтарам. Тик без башка аралашмыйбыз. 

Һәм шуның белән элемтә өзелә. Бераз уйланганнан соң, егет Ралинага «смс» яза: «Яхшы, билет бәясен кайтарма. Тик без башка аралашмыйбыз». 

Шундый җылы аралашуны менә шул билет тарихы тар-мар итеп ташлый. 

...Миңа бу тарихны безгә кичке ашка килгән якын танышыбыз Тимур үзе сөйләде. 

– Ралина белән сирәк кенә булса да һаман аралашабыз. Араны өзеп тә бетерә алмыйбыз, билет вакыйгасыннан соң аралашу да уңайсыз, – ди. Мин бернинди дә киңәш бирә алмадым. Ә сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?..     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тимур кызны тынычландыра. Кэлэшен дэ тугел, хатынын да тугел. Ралина бу сорауны бирергэ дэ тиеш тугел иде минемчэ! Рэхмэт эйттэ, билет хакын кайтар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ралинада Тимурга карата мэхэббэт ялкыны кабынмаган. Шулай булгач бу аралашулар бердэн бер конне тукталыр иде. Ярый инде иртэрэк укенече юк чагында берсен берсе анлап калганнар. Гаилэ корыр очен мондый гына аралашу житеп бетми... . Тимурда да артык якынлык хисе сизелми.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик куп котэлэр хэзер кызлар егетлэрдэн. Егетнен гаебе юк, билет табып биргэн, булышкан.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ралина упкаларга тиеш тугел.Ул бит Ана Бер кем да тугел, бары танышы гына.Элбитта билет хакын сорамыйчыда туларга тиеш.

          Хәзер укыйлар