Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Берәү, икәү... кырык бер!

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...

«Хәерле иртә! Самат бүген килми». «Әминә бүген өйдә кала». 

Үлеш... Нигә көн саен будильник тавышына түгел, балалар бакчасындагы әти-әниләр төркеменә килгән СМСларга уянам мин? Телефонга үрелеп экранны кабызам. Мин әле күзне ачмаган, ә анда инде әллә ничә хәбәр көтә. «Сәгать унда свежий ит чабабыз». Ринат абый эшкә дә керешкән! Бер тапкыр ит сатып алган идем аңардан, шул арада үз төркеменә кертеп тә куйган. 

Мин юынып чыккалаганчы мәктәп төркеменә әллә ничә хәбәр килеп төшкән. Кемдер авырый, кемнеңдер кроссовкасы югалган, кемдер дәрескә соңга кала. Боларына күз генә төшерәм, ә боларын истә калдырырга кирәк: «Театрга уналты кеше генә барамы?», «Чыгарылыш альбомына акча биреп бетерегез!» Ике кызыбызның да чыгарылыш елы: берсе мәктәпне, икенчесе балалар бакчасын тәмамлый. Икесенә дә шул уңайдан махсус чат ачтылар.

Кызык өчен төнлә санап яттым әле. Өч балага 22 төркем бар икән минем телефонда. Берсеннән дә чыгып китеп булмый! Тәрбияче белән, тәрбиячедән башка... Укытучылар белән, укытучыларсыз... Нәфис гимнастика буенча дүрт төркем. Олысыныкы икәү – тренер белән һәм тренерсыз. Кечесенеке дә шулай ук. Ул әле тагын хореографиягә йөри: аңа да аерым төркем. Улыбызның көрәш төркемнәре икәү. Онытып торам, әле төпчегебез вокал һәм рәсем ясау белән шөгыльләнә, димәк, тагын ике төркем өстәлә! Мәктәпкә әзерлек курсларына йөри, анда да төркем бар. Мәктәптә һәр баланың классында икешәр төркем булу гына җитмәгән, улыбызның классында укучы ир малайларның әти-әниләре өчен аерым төркем төзеделәр! Бу чатларны көн дәвамында карамый торсаң, мәктәп, бакча тормышыннан төшеп каласың. Ирем көлә: «Бу төркемнәргә җавап биреп утырыр өчен аерым бер секретарь кирәк сиңа», – ди. Киләсе елга олы кызыбыз югары уку йортына керәчәк, шәт, шуннан соң кайбер төркемнәр кимер дип көтәм. Алай дисәң, әнә Лилиянең малае армиягә киткәч, әниләр анда да бер төркем ачып җибәрделәр... 

И-и, әле телефонымдагы төркемнәрнең яртысын гына санадым! Менә китә аннары туган-тумача, гаилә төркемнәре... Болары – иң якын кешеләр, анда иң кадерле яңалык-ларың, фотоларың белән бүлешәсең. Кайвакыт бер үк әйберне бөтен төркемгә дә җибәрергә туры килә. Менә телефон шул бер үк фотолар белән тула инде. Ярышта җиңү яуласалар, башта үзебезнең гаиләдә бүлешәбез, аннары әти-әниләребез кергән группага җибәрәбез: «Безнең гаилә», «Безнең зур гаилә», «Гаилә группасы», «Туганнар», «Родня», «Сеңелкәшләр»...
Әле һәр иртә саен хәерле эш көннәре, хәерле ял көннәре теләүче, бәйрәм көннәрендә бертуктаусыз тәбрикнамәләр җибәрүче классташлар, төркемдәшләр чатлары бар бит! «Кызлар гына» төркемендә университет таныштырган якын дусларым утыра. Ул төркемдә сигезебезгә 23 бала табып, хәзер шуларны үстерәбез, укытабыз, тәрбиялибез, авырганда дәвалыйбыз...

Эш төркемнәре... Алардан да беркая китеп котылып булмый. Бер бинада, күрше бүлмәләрдә, хәтта бер кабинетта утырсак та, эшне җайлар өчен шул чатларга язабыз, төгәллек кертәбез, отчет тутырабыз. Инде болар янына «авыл чатларын» кушыйк. Анда да көн саен тормыш кайный. Без яшәгән бистәнең үз төркеме, әле тагын урамыбызның аерым төркеме бар! 

Чистарыну, диеталар, марафоннар төркемнәреннән чыгып китмәгән булсаң, анда да кайвакыт мәгълүмат килеп куя. Болары – үзең теләп кергәне. Телисеңме дип сорап та тормыйча, берәр яңа төркемгә кушып куйган очраклар бихисап. Шалт! Һәм менә син «БАДларны дөрес эчү», «Иң матур шигырьләр», «Пенза казылыгы» төркемнәренең тулыканлы әгъзасы. Чыгып китәргә кыенсынып тик утыр аннары. Мин менә язам, ә телефон әнә һаман тынмый: «Унсигезе көнне берәр баланың туган көне бармы?», «Бүген вокал кичке алтыга кадәр генә», «Мантуны үзләре ясатучылар справка алып килегез!», «Пәнҗешәмбе тренировка бер сәгатькә алданрак башлана», «Рамазан киенә торсын әле, табибка соңга калабыз!»
...Бакчадан балаларны алып бетердек, дәресләр эшләнде, справкалар әзер. Төн... Йокы кочагына чумам гына дигәндә, үле тынлыкны бозып, яңа хәбәр килеп төшә: «Хәерле иртә, дуслар! Карагыз, нинди балык тоттым!» Үлеш! Камчаткада яшәүче дуслар төркемендә яңа көн туды, һәм анда балык сезоны башланды…

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар