Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Балчы кулыннан бал тама

...Бал – тамчыдан җыелыр, ди халык. Кайда-кайда, ә менә Нормабашта аның ничек табылганын бик яхшы беләләр. Илле йортлы авылда өй борынча – егерме-егерме биш оя умарта. Замана шаукымына ияреп кенә корт асрый башлаучылар түгел, алар – гомерлек умартачылар. Башка төбәкләрдә колхозга керергә кем атын, кем сыерын җитәкләп килгәндә, нормабашлар уртак казанга утызар-кырыгышар оя умарта тапшырган. Колхозда шул вакытларда ук биш умарталык оеша. Йөз яшьтән артык яшәгән Вәли абый, Мөдәрис Мөлеков, Рәис Гыйматов... Болар – төрле елларда өлкән умартачы булып эшләгән данлыклы кортчылары Нормабашның. Ә менә «атказанган» исеме өлкән умартачыларның бары берсенә генә бирелә. Хатын-кызга! Тәдһирә апа Гыйльметдинова лаек була аңа. Дөресен әйтәм, мин моңарчы умартачыны ир-ат һөнәре дип саный идем. Нормабашлар исә беркайчан да алай уйламаган. Колхозның умарталыкларын (ә аларда кортлар һәрчак йөз алтмыш оядан ким булмаган!) ышанып хатын-кыз кулына тапшырганнар: Сәлимә, Әдибә, Гөлсура апаларга, Сания, Ләлә, Розаларга...
Без умартачы өендә чәй эчәбез. Табын түрендә, әлбәттә, яңа аертылган бал. Юкәнеке! Гөлсура апа Мәрдәнова бу умарталыкны кайчандыр үзе оештырган, гомер буе шунда эшләгән. Умарталыкны әнисе кулыннан апасы белән бергә алып калган Раузит күп сөйләшми – сүзгә ара-тирә генә кушыла. Миннән кала барысы да кортларның серен белә монда: Сания Зарипова өлкән умартачы вазыйфасыннан әле яңа киткән, фотохәбәрчебез Газинур Хафизов инде стажлы умартачыга әйләнеп килә, Гөлсура апаны әйтмим дә! Умартачы хатын-кыз һөнәреме, түгелме? Аларны монда нинди авырлыклар көтә? Мин күбрәк шул сорауларыма җавап эзлим. 

Эзләгән корт бал табар

Гөлсура апа: Кортлыкка беренче тапкыр 1975 елны мендем. Апрельнең унҗидесе иде. Шушы Раузитымның дүрт ай тулган көне. Гомер кай арада узган, инде ул эшли башлаганга да егерме ел... Малмыж ягында, Ор дигән авылда үстем – күршеләрнең умарталары бар иде, алар кортлар караганда  кечкенәдән кызыктым. Авылның иң белемле умартачысы Рәис абыйга ярдәмче итеп куйдылар Нормабашта. Миңа кадәр берничә кешегә әйтеп караганнар – күбесенең өйдәгеләре риза булмаган. Мине әни дә, Миңнехан да берсүзсез җибәрде. Хәзер уйлыйм: «Ир-ат янына бара дип шикләнмәгәннәр дә», – дим. Ышанычлы булганмын инде...  
Тәртипле, акыллы, белемле кеше иде Рәис абый. Кортка лаек кеше. Ашыкмый, кабаланмый. Ул эшләгән елларда безнең хуҗалык районда алдынгылыкны бирмәде. Берсендә республикада да беренче булдык – Рәис абыйга бишекле мотоцикл бүләк иттеләр. Аннан мине шушы умарталыкны тергезергә өлкән умартачы итеп күчерделәр. Бик хәлсез генә егерме оя калган иде монда. Калган кортлыклар бүлешеп үзләреннән өлеш чыгардылар – баш санын йөз алтмышка җиткердек. Бүген дә монда төп оялар – йөз алтмыш биш. Шулар янына ун оя кортка бер оя запас өстәгез. Кече улым Раушан читтән торып укыды – биш ел аның белән эшләдек. Ул хәзер колхозда инженер-механик. 
Минем өчен умарталыкта иң авыры корт аерган чак иде. Еш кына күч агачка сыра. Артларыннан менми кая барасың?! Рәис абый: «Тиен кебек йөрисең», – дия иде. Җыеп төшәсең, корт анасы калса, тагын үрмәлисең...
Авылдан читкә чыксам, хәзер дә шаккаталар: «Ничек умартачы булып эшләдең?» – диләр. Өйдә әни булганга гына кортлыкка менә алдым. Умарталык авылдан дүрт чакрымда: иртә китәм, кич кайтам. Иркәләнеп ята торган карчык түгел иде кайнанам. Йорттагы бөтен эшеңне эшләп куймаса да, балаларны бикләп чыгып китмәвең үзе зур дәүләт бит. Пенсиягә чыккач та, ун ел кортлар арасыннан кайтмадым әле. Умарталар янында бер гаилә кешеләренә бергә эшләү җайлырак. Хәер, бөтенләй ялга киткән юк – өйдәге 25 баш умарта минем өстә. 
Сания: Мин башта 12 ел Тәдһирә апаның ярдәмчесе булып эшләдем. Аннан – өлкән умартачы. Барысы бергә – егерме җиде ел. Өйдә булышучысы булмаса, хатын-кыз умартачы булып эшли алмый. Минем дә кортлыкка менгәндә Илдарым сигез генә айлык иде. Кечкенә улымны әбисе кулында ике айда ун көннән калдырдым. Гомумән, кортлыкның бөтен эше авыл җирендәге кызу эш чорына туры килә. Бәрәңге чүбе, печәне, җиләге – кырыкка ярылырдай буласың инде! 
 
Бал корты янында балга батарсың

Гөлсура апа: Ике йөзгә якын шушы умарта оясын бер җәй эчендә генә дә   ничә кат кулыңнан үткәрәсең?! Күрәсеңме, аларның һәрберсенә номер сугылган – шунсый булмый. Бүген кайсы ояны караганыңны, нишләгәнеңне һәркөнне махсус дәфтәргә язып барасың. Корт аналарын өч елдан соң алыштырабыз. Аннан картаялар, хәзер бигрәк тә тиз. Серкәне күп салганлыктан, кайсысы ике ел эчендә бетә. Бер ана кортка серкәләнү өчен унбиштән дә күбрәк сорыкорт кирәк. Ул аның үзе теләгәне белән генә серкәләнә. 
Умарталыкта эш март уртасында башлана, ноябрьнең унбишләрендә бетә. Оялар «омшаник»ка – умарта өенә кышлауга күчерелгәч. Без бит колхозчы санала идек – кышын бригадка эшкә чыга идек әле элек. Әмма умарталыкны да ташлап бетермисең. Тычканнар тимәсен дип күз-колак булырга кирәк. Урамда һава торышы үзгәрсә, суытып җибәрсә дә менәсең: җылы чыкмасын дип кар өясең.
Эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына бүлгән булмады умарталыкта. Бер елны Рәис абый авырып китте. Кортлар аерган вакытта берүзем калдым! «Монысы миңа авыр», – дип тора алмыйсың, күтәрәсең дә, төшерәсең дә... Раузит үсеп килә иде инде, улым булышты ул чакта. Бал аерту вакытында ярдәмчеләрсез булмый менә: «медагонка»ны әйләндерергә малайлар кул арасына керүгә йөри башлады. (Бал аерту аппаратын уйлап тапкан өчен умартачылар чехларга рәхмәтле! – Г. С.) 
Сания: Умарталыкта вак-төяк мәшәкать бик күп. Рамнарны чистартасың, юасың... Монысын хатын-кыз эше дип саныйк инде. Аннан рам кагарга кирәк. Кырыйларын ясап китерәләр – безгә җыярга. Синең өчен берәү дә чүкеч тотып көннәр буе утырмый. Ике хатын-кыз биш йөз рам кага идек. Аннан шул рамга чыбыкларын тарттырасың. Язга чыккач, умарта ояларының эчләрен бер кат юып, чистартып чыгарасың. Бал ипие – перга кайта башлагач, балавыз куясың... План бар: 160 ояга – 16 центнер бал алырга тиешбез. Елына күрә, аз түгел бу. Хезмәт хакың да алган балыңа бәйле.

Корт чакмыйча бал булмый

Гөлсура апа: Юу-ук, ислемай беркайчан да сибенмәдем. Кызыкмадым да. Ярамый! Ят исне кортлар яратмый. Шуңа күрә, арган булсаң да, кич гел чайканып чыгарга тырышасың. Никадәр көйләреннән торсаң, кортлар  сине шулкадәр хөрмәт итә. Көйләргә өйрәнеп беттек инде без аларны. 
Бер сезонга ничә тапкыр корт чагамы? Аны кем санаган?! Бал төшәр алдыннан өрдергәнне дә белми алар. Никадәр киенсәң дә, керергә урын таба – барыбер чага. Бал аертканнан соң да бик усалланалар – оядагы балны саклыйлар. Без бит ир-ат кебек комбинезон гына киеп куя алмыйбыз – хатын-кызга җайсыз ул. Күлмәк өстеннән кисәң, көне буе кояш астында ничек эшлисең? Шуңа күрә, ак халаттан гына карыйбыз. Йөрәк авыртуы булган кешегә генә ярамый, ә болай корт чыгуы файда гына ул.
Сания: «Көне буена ничә корт чагасын белсәң, моңа ничек түзәрмен дип аптырар идең», – дия иде Тәдһирә апа. Карый алмыйча, ташлап кереп киткән көннәрдә була.

Чәй эчәбез бал белән

Гөлсура апа: Кәрәзле бал белән чәй эчәм кайчакта. Ә эшләгән чакта балсыз эчкән көннәр күпме булды?! Ир-атның баллап чәй эчүгә исе китми бит аның. Рәис абый кирәксенмәгәч, мин үзем тәпәннән бал алып керергә кыймый идем. Ике хатын-кыз булган җирдә җайлырак инде.

Бал чык белән ява

Гөлсура апа: Бал карарак төсле булды диючеләр бар. Мин аны «падевый» балдыр дип уйлыйм. Кортлар аны яфрактан ялап җыя. Юкәдән, өрәңгедән бал яуды бит быел. Шундый көчле иде – алмагач, кычыткан яфракларына кадәр ялтырап торды. Үткән кыш берара сыкы булды – агачлардан тамам-тамам дип торды. Шул вакыт ук: «Җәен каты чыклар булып, «падевый» бал төшермәсә ярый инде», – дип шикләнгән идем... Мондый бал кыш чыгарга ярамый – кортларга зыянлы диләр. Анда тоз күп, корт аны эшләп бетерә алмый икән. Ә менә кеше өчен бик файдалы бал ул. Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән дип укыган идем берсендә. Кортларга бәйле бөтен яңалык белән танышып барырга тырышам. Кесә телефоннарының бал кортларына зарары турында күп язалар. Галимнәр оя янына эшләп торган телефон куеп калдырганнар. Эшкә чыгып киткән кортлар кире кайтмаган... (Нормабашта ярты көн дөньядан аерылып тордык – телефоннар тотмады! – Г. С) 
 
Бал кортының телен балчы белер 

Гөлсура: Бал кортларын иң тырышларга саныйм мин. Бер бал корты гаиләсе бер көнгә якынча өч миллион чәчәкне серкәләндерә! Бал вакытында, бертуктамый,  көне-төне эшли алар. Көндез бал җыялар, төнлә түргә шуны эшкәртеп салалар: алар бит урман-кырдан, басудан нектар алып кайта, ә аның 40 проценты судан тора. Төнлә кортлар балны куерта. Кичен чыгып тыңлап торсаң, шаккатасың: оя гөжләп эшләп утыра – трактор тавышлары килә. Көчле умарта гүләвеннән билгеле. Мин шуны тыңларга яратам.

...«Бездә берне генә эчмиләр, ике аякка – икене!» Гөлсура апа миңа тагын чәй ясый. «Шөкер, тормышымнан канәгать, – ди ул. – Эшләгәндә мактау тактасыннан төшмәдем. Директорыбыз Фәриткә рәхмәтем зур – «Почетлы колхозчы» исеме белән бүләкләде, ел саен биш центнер ашлык, балын, печәнен бирә». 
Урман авызында безне фацилия  – корт чәчәкләре озатып кала. Алар инде  орлыкланган – яннарында бал кортлары безелдәп очмый. Көне буе телдә умарта белән бәйле сүзләр булды: тубал, кәрәз, тома балавыз, күрек, төтен куу... «Тыңлап торып кына аңламыйсың, үзең тотынып эшләп карарга кирәк», – диделәр. Килешәм: әллә никадәр нечкәлек бар бу эштә. «Бал, бал», дип кенә, авыз да балланмый – әллә соң Нормабаш балын авыз итеп карыйсызмы? Күпме телисез, шулкадәр: потлап та, тәпәне белән дә алып китә аласыз. Анда сезне көтәләр! 
Гөлнур САФИУЛЛИНА.
Балтач районы.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин генэ диясе килэ ...тырыш унган булган кешелэр ! Молодцы . узем дэ умартачы .хэрбарча кортчыларга унышлар телим .Язмагыз эчен рэхмэт .

    Хәзер укыйлар