Логотип
Тормыш кыйммәтләре

АЛЛА – БЕР УЛ!


«Алланы бер дип белсәң...» – кемгәдер гозерләнеп мөрәҗәгать иткәндә еш кына сүзне шуннан – Алла сүзеннән башлыйлар. «Алла – бер ул!» Бу җөмләне исә үзләрен аклар яисә гамәлләренең хаклыгына ышандырыр өчен әйтәләр бугай. Әйе, күп вакыт безгә Күкләр шаһитлыгы да кирәк. 

Табиб килгәнне көтеп утырабыз. Чиратта без икәү генә. Төрлесен сөйләшәбез. Шунда ничектер сүз чәч кистерү темасына килеп чыкты. «Чәчемне кистереп кенә ташлар идем, безнең динебез кушмый», – диде әңгәмәдәшем. Русча гәпләшә башлаган идек. Милләтен белмим әле. Алай да татар булырга тиеш дип уйлыйм. «Ислам динендә чәч кистерүгә карата ниндидер тыю бармыни?» – дип сорап куйдым. «Ислам динендә түгел, безнең диндә. – Минем аптыраулы карашымны тотып алып. – Христиан динендә мин», – дип өстәде. «Ирегез урыс кешесеме, әллә үзегез  керәшенме? – дип, ипләп кенә сораштырам. Бөтен килеш-килбәте, башындагы ак яулыгы белән үзебезнең кешегә охшап торган хатынның христиан динендә булуын ничектер кабул итә алмый утырам. 

Югары математик белемгә ия бу хатын элек институтта компьютерлар белән эшләгән икән. Анысын да сөйләштек. Димәк, чи надан бер кеше түгел. Ул минем күңелемнән җавап эзләп утыруымны чамалап, миңа ярдәм итәргә булды: «Тормышта бик авыр хәлдә калдым мин. Әллә психикам какшаган иде, әллә чыннан да бер-бер шаукым булды. Миңа өйдә кемдер бар кебек тоела башлады. Ялгыз калырга куркам. Шуннан әллә өйдә азан әйттереп карыйм микән дигән уй башыма керде. Дөрес сизендегез. Мин керәшен түгел, ирем дә мөселман кешесе иде. Тик аны кинәт кенә югалттым. Балам булмады. Көтмәгәндә тома ялгыз калу мине таянычсыз итте дә инде. Ниятемне башкару уе белән мәчеткә киттем. Мулла минем белән сөйләшеп тә тормады. Икенче мәчеткә бардым, өченчесенә... Каңгырып йөрдем шулай. Өйгә килеп азан әйтергә риза үзләре, тик әйбәт кенә аш табыны, шәп кенә гонорар (сәдака) кирәк булырын аңлаталар. Өйдән җеннәр качыру бәя тора икән.  Ә минем бик тә бетеренгән чагым иде. Шунда  миңа бер абыстай киңәш бирде: «Чиркәүгә барып кара син. Җен кудыру эшләрен алар әйбәт башкаралар», – диде. Бардым. Батюшка минем белән шундый ипле, шундый җайлы сөйләште. Аның яныннан тынычланып кайтып киттем. Өйгә килеп ырымнарын башкардылар. Әҗер өчен бер йомырка бирсәң дә җитә, диделәр. Шуннан соң, җаным уйнаган саен, чиркәүгә бара торган булып киттем. Аннары үзем теләп христиан динен кабул иттем. Боженькамны бик яратам мин. Елга бер тапкыр Эстониядәге монастырьда ял итеп кайтам. Рәхәт була миңа анда. Алла бер лә инде ул».

«Алай икән, – дидем. – Әниең, әбиең ни дигән булырлар иде икән синең бу гамәлеңә? Үлгәч, кайсы зиратка ятарга уйлыйсың?» – дип тә өстәдем. Соңгы соравым бераз каушатты кебек аны.

Инде бу сөйләшү онытыла төшкән иде. Телевизордан Алсу Сафинаның катнаш никахларга карата мөнәсәбәте хакындагы фикерләрен тыңлагач, тагын борчылып куйдым. Нигә соң без татарлар дин кебек изге нәрсәдә дә умырткасыз соң? Менә ун ел инде  Алсу никахында бик бәхетле икән. Аның яһүд ире – Ян Абрамов кызның кулын сорарга килгәч,  татарча җөмлә әйтеп, татар гаиләсенең ихтирамын, ышанычын казана алган, үзен яраттырган. Алсу үзе: «Мин мөселманмын, мөселман тәрбиясе алдым, – дип өздереп әйтте дә, – ә минем балаларым әтиләре динендә булырлар. Без бит, татар хатын-кызлары, ирләребездән узмаска тиеш», – диебрәк өстәп куйды. 

Хуп, мөселман  диненә тугры калган өчен дә рәхмәт аңа. Тик нигә ул хәзердән үк кызлары өчен хәл итеп куйган? Израильдә түгел бит яшәүләре. Хәер, анда баланың милләтен анасыныкы белән теркиләр. Мөгаен, динен дәдер. Аннан бит әле тагын вөҗдан иреге дигән төшенчә бар. Алла бер дә ул, дин башка! Шул динне тоткан милләт башка!


           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен мосолман динендэ кешене гел куркытып дингэ чакыралар.Аннан мэчеткэ кереп эрвэхлэргэ атап дога кылулалыр сорасан,башта купме хэер салганынны котеп утыра,шул вакытта синен белэн Русча сойлэшэ,Сез узегез кем исеменэ икэнлеген уйлап утырыгыз дип ,куска гына дер дога укып куя да чыгып китэ.Шул чаклы кыен булып кала.Кайгы уртаклашу тугел,дер жылы Сузлэрендэ жэллэйлэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Жанымнын башлангычы моселман динендэ булмаганлыгын анлагач, Аллах белэн бергэ ,торкемдэ булырга телэп чиркэугэ бардым. Христиан динен кабул итэм янэсе. Рэхмэт батюшкага ,мине зур бэлэдэн коткарды. Халык дэвалаучысында булганымны охшатмады."Целительлэрдэ йоргэч ,синен жанын кара "-диде. Э бит мин Аллахнын барлыгын урыс дэвалаучысында(Малогловец Валентина Иван кызы) курку,упкэлэу,уземне гаепле санау хислэреннэн арынып эти-эниемне,доньяны,кешелэрне ярату хисе ачылу аша таныган,тойган идем. Дэвалаучыга, урыс телен начар белуем нэтижэсендэ ,ачылып бетэ алмадым.Ул китте ...Э мин ...янадан туган хэлдэ,узем буталдым,куп кешелэрне адаштырып,буташтырып бетердем. Минем эби-бабам моселман динендэ иделэр.Мин аларны яратам,диннэрен хормэт итэм.Лэкин мин, ул- мин генэ ,аерым шэхес. Минем очен ,куплэрнеке кебек , Аллах ул- Ярату хисе !

      • аватар Без имени

        0

        0

        Жанымнын башлангычы, моселман динендэ тугеллеген мин мэчет юлларында йореп, уземнен жаным аша анладым.Рэхмэт сабак биручелэремэ.Рухи усеш юлымда ,моселман,христиан диннэре сыйныфларын тэмамладым.Дорес ул сыйныфларда алган белемнэрем мактанырлык тугел.

        • аватар Без имени

          0

          0

          мачеття бит шундый ук кешеляр утыра алар мулла булсаларда , аларнын да койсез хям авырган чаклары буладыр. шунга куря аларны да анларга киряк, Бик авыр чакларымда мячеткя кереп намаз укыйм туйганчы елыйм шуннан сон гына мулладан дога укуын утеням. Безне тынлап юатучы мулла очыраса бик якшы да бит лякин андыйлар аз очрый. Дин бит ул йоряктя ничек инде чиркяугя барып керергя киряк? диндя нык булсан тормыш жингелеряк инде

          • аватар Без имени

            0

            0

            эш муллада тугел эш безнен узебездя

            Хәзер укыйлар