Логотип
#cөембикә_марафон

«Сөембикә» марафоны

«Тормыш элеккечә булмаячак!» «Үзгәрергә ашык!» «Яңа гадәтләр заманы җитте!»

«Тормыш элеккечә булмаячак!» «Үзгәрергә ашык!» «Яңа гадәтләр заманы җитте!» 

Мондый өндәүләр күзгә еш чалына. Ә нинди булачак соң ул тормыш? Билгесез. Әмма шуны яхшы беләм, тормыш башка булачак дигән сүз – өйләребезнең ишеген киң итеп ачып чыккан көннән безне алтын таулар, могҗизалы үзгәрешләр көтә дигән сүз түгел. Начарын да юрамыйк. Тормышның үзгәрү-үзгәрмәвен юрап, вакыт әрәм иткәнче үзебез үзгәрә торыйк! Кечкенә-кечкенә генә адымнар белән үзебезне ишетергә, теләкләребезне аңларга өйрәник. «Сөембикә» марафоны» шул турыда булыр. Сайтыбызда ике атна дәвамында көн аралаш хатын-кызлар өчен практик күнегүләр куеп барырбыз. Ә сез аларның һәрберсен үтәргә тырышырсыз. Һәр күнегү сезне борчулардан арынырга (күпмедер дәрәҗәдә), яңалык ачарга һәм тагы бик күп әйберләргә өйрәтер. Хис-кичерешләрегезне, булган сорауларыгызны безнең сайтта комментарийларга язарга тәкъдим итәм.  

«Сөембикә» марафонында катнашуыгыз турында социаль челтәрләрдә сөйләгәндә безнең журналның аккаунтын һәм #cөембикә_марафон# хештыгын куюыгызны сорыйбыз.  

Әйдәгез, башладык! Вакытны файдалы уздырыйк! Яңа гадәтләр булдырыйк! Бер башлагач – тукталмаска сәбәпләр табыйк! 

БЕРЕНЧЕ КҮНЕГҮ 

«Иртәнге битләр»  

Булыша: Көнне яңача башларга, тынычланырга, үзеңне аңларга, иҗади яктан ачылырга. 

Үтәү вакыты: Иртән 20-30 минут. 

Кирәк: ручка һәм өч бит кәгазь. 

Бу күнегү турына Джулия Кэмерон үзенең «Путь художника» китабында тәфсилләп яза. «Баш миен кирәкмәгән уйлардан – артык йөктән бушанырга булыша», дип аңлата ул бу күнегү белән таныштырганда.  «Иртәнге битләр» күнегүенең тәртибе: башкалар уянганчы бераз иртәрәк торасыз да, чиста кәгазь бите алып, күңелегезгә нәрсә килә – шуны язасыз. Өч бит тә тулганчы! Нәрсә турында язарга? Бөтен нәрсә турында да! Ачуны китергән, үпкәләткән  кешеләргә әйтелмичә калган сүзләрне, баштагы планнарны, җавап таба алмаган сорауларны, борчуларны, куркуларны, хисләрне, шикләрне, күзәтүләрне, үзегез турындагы фикерләрне... Язганда күңелгә нәрсә килә, шуны теркәп барыгыз. Язып бетергәч, бер стакан чиста су эчеп куегыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Раиля , хэерле тон. Язган битне нишлэтергэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәерле көннәр! Язган битне ертып ташларга яки яндырырга киңәш итәм.

      Хәзер укыйлар