Логотип
Сәхнә арты

TMTV премиясен тапшыру тантанасы: кем ничек шаккаттырды? (+ФОТОЛАР)

TMTV татар музыкаль телеканалы зурлап биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гадәттә, туган көн иясен бүләккә күмәләр. Ә TMTV үзе бүләк өләште. Сәхнәдә мотоцикллар, чып-чын фокуслар, түфли киеп балет биючеләр - TMTV премиясен тапшыру тантанасы бу һәм башка кызыклары белән истә калды.
 
7 сәгатьлек бәйрәм
Премия "Музыкаль биеклек" дип атала. Җисеменә туры китереп, очлы пирамида рәвешендә эшләнгән "Биеклек" сыннарын икенче тапкыр гына тапшыралар әле. Шулай булса да, халык белеп, яратып килгән. Яратмасалар 7 сәгатькә якын барган концертны ахырынача карап бетерә алырлар идемени?!
 
Зәйнәбтән Африка сәламе
Чит ил һәм рус эстрадасында тапшырыла торган музыкаль премияләр белән кызыксынып барсагыз, беләсез булыр: мондый тантаналар кызыл келәмнән башлана. "Музыкаль биеклек" тә искәрмә булмады. Күпчелек җырчылар "Пирамида"га кызыл келәмнән атлап керделәр, тамашачылары белән фотога да төштеләр. Көн бик салкын булуга карамастан, җырчы кызларның күбесе күлмәкчән генә иде. Зәйнәб Фәрхетдинова исә келәмнән кара тәнле африкалы егет белән култыклашып узды. Африка "кояш"ын иярткәч, аңа салкын булмагандыр, мөгаен.
 
Элвин Грейдан башлап, Флера Сөләймановага кадәр
Тантанада 45 номинация игълан ителде. "Ел җырчысы", "Тамашачы мәхәббәте", "Үзенчәлекле тавыш", "Иң яхшы клип" кебек колакка якын булган номинацияләрдән тыш, яңалары да шактый иде. Күбесе замана таләпләрен истә тотып аталган: "Иң яхшы рингтон", "Эстраданың поп-принцессасы", "Иң яхшы YouTube каналы" һ.б. Премияне алучылар арасында Нәркис Зиннәтуллин, Лиана Хисмәтуллина, Дилия Ахметшина кебек яңа исемнәр дә, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Филүс Каһиров кебек тамашачы мәхәббәтен яулаган җырчылар да, легендага әверелгән Флера апа Сөләйманова да бар иде. Кызганыч, ул үзе килә алмаган. Оештыручылар аны катлаулы операциягә әзерләнә диде, премияне тапшырырга вәгъдә бирде. Узган елгы "Татар җыры"нда күренмәгән Салават та килгән иде TMTV премиясен алырга. 
 
Салават vs Элвин Грей
Ике җырчының виртуаль "сугышы"н күзәтеп барган кешеләрне бер сорау борчыды: сәхнәдә үзләрен ничек тотарлар, дуслашырлармы? Элвин Грей "Гастрольләр рекордсмены" номинациясендә җиңү яуласа, Салаватка "Ике гасырның иң яхшы җырчысы" номинациясендә премия тапшырылды. Оештыручылар шул рәвешле бу баттлга үз карашларын җиткерделәр кебек: концерт саен тулы заллар җыючы Элвин Грей да, ничә еллар буе популярлыгын югалтмаучы Салават та кадерле TMTV каналына. Тамашачыга да. Икесен дә көчле алкышларга күмделәр бит.
 
Кемдер фокус күрсәтә, кемдер уенчык уйный
"Татар җыры" реквизитларга бай булмаган иде, премия тапшыру тантанасында сәхнәгә төрле-төрле әйберләрне ташып кына тордылар. Мотоцикллар да чыкты, тәхет, диван, пьедесталлар, өстәл-урындыклар да калмады. Оригиналь чыгышлар да шактый булды. Мәсәлән, Гөлназ Батталова белән Ильвина сәхнәгә басып түгел... танылган фильмдагыча җир өстеннән өч метр биеклектә җырладылар. "Моң дәвамчысы" номинациясендә җиңгән Лилия Хәйруллинаның чыгышы мини-цирк булды: оча торган өстәлләр, күгәрченле фокуслар. Җырчы үзе берьюлы ун кыршау әйләндерә-әйләндерә җырлады. Мөнир Рахмаев чыгышы вакытында сәхнәгә бер төркем уенчык чыгып бии башлады. "Ә мин әле яшь - утыз тулмаган", - дип җырлаган Мөнирнең ни өчен уенчыклар белән җырлавы аңлашылды инде. Мәликә тамашачы каршына Бейонсе образында чыкты. Ул "Алма-Атаның алмасы" җырын заманча башкарылышта тәкъдим итте. Ә Филүс Каһиров, Илдар Әхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Халидә Бигичева, Салават кебек җырчыларга биючеләр дә, бернинди эффектлар да кирәкми иде - тамашачы аларны болай да җылы кабул итте.
 
TMTV үзенең беренче зур юбилеен менә шулай зурлап бәйрәм итте. 7 сәгатьлек тамаша тагын ниләр күрсәтте? Бу хакта тулырак итеп журналыбызның май санында укырсыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар