Логотип
Сәхнә арты

Салават Миңнеханов кайсы җиренә операция ясаткан?

алават Миңнеханов Казанның бер клиникасында операция ясаткан. Хәлен белергә теләп үзенә шалтыраттык.


"Гүзәлемне Төркиягә озаткач, сәгать 8гә хастаханәгә килдем. Операция ярдәмендә борын кимерчәген турайттылар. Наркоз белән ясадылар. Хәлем яхшы, Аллага шөкер", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Салават Миңнеханов.  

 


"Мин тамак шешеп, борын тыгылып, суык тидереп бик еш интектем. Бервакыт танылган табиб Тимур Сергеевичка барырга тәкъдим иткәч, аңа мөрәҗәгать иттем. Ул мине генә түгел, туганнарымны, дусларымны, артистларны, Гүзәлемнең якыннарын да дәвалады. Берзаман туй алып барганда, беренче бүлектә кинәт тавышым югалды. Ул чакта да Тимур Сергеевич телефон аша бик ярдәм итте. Ул борын кимерчәген турайтырга кирәк, дип элек тә әйтә иде," - диде җырчы.


"Борыным бәлки сугышканда имгәнгәндер, белмим. Балачакта кулны да, борынны да сындырганым булды. Балачагым бик күңелле узды! Тик соңгы вакытта борыным еш борчый башлады. Һәрвакыт авыз белән суладым. Спортзалда шөгыльләнгәндә дә кыен иде. Авыз белән сулагач, бөтен бактерия турыдан-туры авызга керә, нәтиҗәдә тамак шешергә мөмкин", - ди ул.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар