Логотип
Сәхнә арты

РАМИЛ ШӘРӘПОВ ИСЕМЕННӘН БАНКТАН 2 МИЛЛИОН СУМ АКЧА АЛГАННАР?!

Татар эстрадасы юмористы, алып баручы Рамил Шәрәпов бу арада суд юлын таптый. Юмор остасы белән шаккаткыч хәл булган!

- Моннан дүрт ел элек хокук саклау органыннан шалтыратып, "банктан сезнең исемнән 2 миллион сум акча алынган" диделәр. Билгеле, банктан андый күләмдә акча алганым булмады. Тикшерү эшләре дәвамында ачыкланганча, алты кеше махинация ясаган. Аларның бу пычрак эше аркасында барлыгы 200ләп кеше зыян күргән. Иң кызыгы шул: алар арасында театр училищесында укыган курсташларым да бар. Безнең иске паспорт белән эшләнгән махинация бу. Ул мәгълүматны каян алганнары әле дә билгесез. Җинаятьчеләрне тоткарлаганнар, безне исә судка чакыртып сорау алдылар, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рамил Шәрәпов.

Рамил исеменә алынган 2 миллион сум акчаны Рамилдән түләттермәгәннәр. "Беренчедән, җинаять кылынганда, мин яңа паспортлы идем. Паспортны 20 яшьтә алыштырдым. Икенчедән, чын җинаятьчеләр инде мәгълүм. Минем әлеге банк белән эш иткәнем, аннан карта алганым булмады. Моңа кадәр гомеремдә дә суд юлын таптаганым юк иде. Ахыры хәерле тәмамлансын иде дип телим", - диде Рамил.

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/ramil-sh-r-pov-isemenn-n-banktan-2-million-sum-akcha-algannar-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар