Логотип
Сәхнә арты

ҖӘМИЛӘ НИЗАМЕТДИН: “МИН ДӘ БИТ БҮГЕН ИЛФАК ШИҺАПОВ ХӘЛЕНДӘ”

2000 еллар башында татар дөньясында популярлык казанган җырчы Җәмилә Низаметдинның соңгы елларда сәхнәдә күренми башлавының сәбәбе нәрсәдә? Тарихи ватаныннан читтә – Финляндиядә яшәүче милләттәшебезнең хәлләре ничек? Нинди яңалыклары бар? Җәйге ялымның берничә көнен Хельсинкида үткәрүемнән файдаланып, Җәмилә белән очрашып сөйләштем.

- Җәмилә, 10 еллап элек син Татарстанда бик еш күренә идең, концертларда чыгыш ясый идең, синең иҗатың хакында газета-журналларда язалар иде, телевидениедән, радиодан җырларың яңгырый иде, гомумән, татар дөньясында шактый популярлык казанган идең, танылган җырчыга әйләнгән идең. Һәм... юкка чыктың. Югалуыңның сәбәбе нидә?

- Мин беркая да югалмадым, Татарстан мине югалтты, дип әйтергә мөмкин. Әгәр дә Татарстан минем белән элемтәдә күбрәк булса, минем белән алга таба да кызыксынсалар, мин татар халкы өчен, яшьләр өчен тагын да эшләгән булыр идем.

Беренчедән, Татарстанда миңа бернинди ярдәм, терәк юк иде. Популяр булып китүемнең сәбәбен күпләр никтер ирем аркасында дип уйлады. Бу бит юк сүз! Минем ирем монда, Хельсинкида яши иде бит, ничек инде мин аның аркасында Казанда популярлык казанганмын? Миңа бу һич аңлашылмады.

- Ире биргән акчага популярлыкны сатып алды дип уйлаганнардыр бәлки?

- Мин “Мәхәббәт ятьмәләре” клибын да, альбомын да үзем эшләп тапкан акчама эшләттем. Ул бик арзанлы клип чынында.

- Ул заманда кыйммәтле кебек күренә иде.

- Зәвык белән эшләнгәнгә ул. Мин аның буклетларын да үзем эшләдем, клибының сценариен да үзем яздым, режиссурасы да үземнеке иде. 

Ире ярдәм итте дип сөйләсеннәр лә, Хельсинки-Казан юл чыгымнарын ул каплады инде. Билетлар алып бирсә соң, аның нәрсәсе бар? Мин аның хатыны идем бит.

 

Дөресен әйтим, Казанга килеп кергәч, миңа уңайсызрак булды. Җырчы хатын-кызлар барысы да принцесса күлмәкләреннән йөриләр иде. Ә мин чалбардан идем. Мин күлмәкләр яратып бетермим, минем стиль түгел ул. 

“Әгәр икенче альбомымны “төртеп” җибәрүче табылган булса, мин бик популяр булыр идем”

- Син үзеңне татар җыры, татар эстрадасы үсешенә өлеш керттем дип саныйсыңмы?

- Өлеш керттем дип саныйм. Беренчедән, мин шундый вакытта килеп кердем - барысы да бер төрле иделәр, ә минем иҗат башкаларныкыннан аерылып тора иде. Икенчедән, мин бераз башка шигырьләр белән килеп кердем. Мәсәлән, “Төнге хыял” җырына төшерелгән клип. Туфан абый Миңнуллин бервакыт әйтә: “Синең шигыреңне эротик дип әйттеләр, ә мин аларга “Сезнең үз каләмегез, анда эротика гомумән юк”, дидем”.

Икенче альбомны Айдар Гайнуллин (дөньякүләм танылган баянчы, Германиядә яши – авт.) белән яздырдык. Мин ул альбом белән күбрәк тә яңалык керткән булыр идем, әмма ул чыкмады. Ул минем йөрәгемдә калды, әгәр аны “төртеп” җибәрүче табылган булса, мин бик популяр булган булыр идем. Анда “Йөрәк дөрләр” җыры һәм тагын берничә җыр бар.



 

- Ул альбомыгыз аз тираж белән чыкты да бит.

- Чыкты, әйе, дусларга таратырлык кына тираж булды. Ул вакытта Барс Медиа  аны: “Бу “неформат”, ләкин бушка ала алабыз”, - диде. Мин бушка бирергә теләмәдем. Беренче альбомны бушка бирергә була әле, ләкин һәрвакыт алай ярамый бит.

Икенче альбомны яздырганга сигез ел үтте инде. Әмма, минемчә, татар башкаручыларыннан әле берәүнең дә без тәкъдим иткән сыйфаттагы фонограмманы, стильне узганы юк әлегә.

- Бүгенге татар эстрадасы сезнең сигез ел элек Европада яздырылган татарча альбомны куып тотмады дип әйтәсең килә инде? Минимум сигез елга артта калып бара дип саныйсыңмы татар эстрадасын?

-  Тыңлаган кешеләр шулай диләр.

- Мин синең икенче альбомыңдагы җырларны тыңладым, аларның сыйфатын бәяләдем һәм бу очракта әйтелгән фикерең белән шәхсән килешәм, Җәмилә. Әмма беләсеңме нәрсә дип әйтер идем – заманча татар эстрадасы яңа сыйфатка, үсешкә омтылмый да шикелле. 

- Килешәм дидең бит, чынлап та шулай. Безнең фонограмма сигез ел элек эшләнгән, ә аның яңгырашы хәзер дә яңа кебек. Әгәр миңа продюсер, музыкантлар  бирсәләр, мин әллә нәрсәләр эшли алыр идем. Мин үземне һәрвакыт алга барган кебек сизә идем.

- Син үзең эшләүдән туктадыңмы, күңелең теләп тукталу булдымы ул? Икенче альбомыңны чыгарырга спонсор тапмадың, якынча шул вакыттан син җырлар яздырудан, татар концертларында чыгыш ясаудан туктадың.

- Беренчедән, миңа: “Бу неформат, татарлар мондый җырларны тыңламый, гомумән, башка төрле җырларга кирәк”, - дип әйттеләр. Икенче альбомда бит Айдар да җырлый, аның мишәр акценты бар. Ә безгә Салават Фәтхетдинов кебек җырларга диделәр. Мин Айдарга: “Мелизмнарны күбрәк кулланып, кире яздырып карыйк”, - дим. Ә ул: “Мин алай булдыра алмыйм”, - ди. Шуннан соң мин Айдарга әйтәм: “Бөтен Татарстан бу пентатоникадан туйган инде, әйдә мин пентатониканы аз кулланып җырлыйм, ә син баян белән колорит өстәрсең”. Шулай хәл иттек. “Мин мелизмар кулланганда, син мелизмнарсыз, пенатоникасыз уйныйсың”, - дип килештек. Шулар эшләгәч, русныкы кебек килеп чыкмыймы дип озак уйладым. Юк, русныкы кебек булмады. “Тал тибрәлә” җырында аз гына мотивлар бар, әмма алар күбрәк көнчыгышныкы дияр идем. 

“Мине Илфак Шиһапов үлеме куркытты”

Илфак Шиһаповның үлеме турындагы хәбәрне тетрәнеп кабул иттем. Үлеменең сәбәбе дип үз-үзен сарыф итеп бетерүне атадылар. Мин дә бит Илфак Шиһапов хәлендә бүген. Ул да бит язды да, җырлады да, продюсер да булды.

- Син моны үз-үзеңне сарыф итүгә саныйсыңмы?

- Мәсәлән, син өч урындык куй, аның өчесендә дә утырырга бик авыр. Ике яки бер урындыкта утырырга була әле, өченчесе дә булса, уртага егылырга була. Сарыф итү дип, нәрсәне уйлап әйтәм – әгәр дә синең эшләгән эшеңә чынлап та бәя бирәләр икән, бу нормаль күренеш, ә бездә бит бирмиләр.

- Бездә ул кайда?

- Татарстанда, сездә дип әйтик. Финляндиядә алай түгел. Монда кечкенә генә иҗатыңны да күрә беләләр. Әле менә фин телендә кечкенә генә сценарий эшләп, аны тормышка ашырдым, аны «Хельсинки хәбәрләрендә» язып чыктылар. Безнең Казанда бит алай түгел. 

“Артистта өч яки дүрт диапазон тавыш булырга тиеш түгел”
- Татар сәхнәсенә соңгы булып яңалык алып килүче кем?

- Хәзерге яшь җырчылардан мин яңалык алып килүче дип Элвин Грейны саныйм. Дүрт еллап элек без аның белән Уфада күрештек, мин аңа:  “Син Татарстанга чыгарга тырыш әле”, - дидем.  Чөнки  Татарстанда андый җырчылар гомумән юк иде. Мин, бергә эшләргә теләк белдереп, аның белән элемтәгә дә кердем, чөнки ул минем тип. Мин үземне аның белән яисә Салават Миңнеханов беләм күрәм. Башка җырчылар белән мин үземне күрмим: бөтенесе йолдызлар, айга урын калмаган.


 

Бер кыз җырлый: “Аерылдык инде, аерылдык, елыйм, күзләремнән яшьләр тама...”, үзе уңга йөгерә, сулга йөгерә, үзе елмая - нәрсә турында җырлаганын да аңламый бит ул! Финнар әйткәнчә, җырың эчендә яшәргә кирәк, нәрсә җырлаганыңны аңлап җырларга. Авызыңны микрофон каплап тора, ә җыр синең күзеңнән күренергә тиеш. Әгәр син җырың эчендә яшисең икән, зал зур булса да, күздән күрә ул. Һәм синең җырың бер тонда гына чыкмый, интонацияләр өстәлә. Ә боларныкы фонограмма икәне күренә. Беләсеңме, "Мин сине яратам” дип тә төрлечә әйтергә була, һәр очракта төрлечә килеп чыга. Төрлечә җырлап була бит. Кайберәүләр ник дөньяга туганына үкенеп йөри, аларны кешеләр дә шулай кабул итә, җыры тизрәк бетсә ярар иде дип тыңлыйлар.

- Ул харизма белем белән киләме, әллә ул тумыштан бирелергә тиешме?

- Ул, мөгаен, тумыштандыр, мин тумыштандыр дип уйлыйм.

- Син хәзер татарлардан берсен дә тыңламыйсың мени?

- Беркемне дә тыңламыйм. Элек бик яратып Зәйнәп Фәрхетдинованы тыңлый идем, аны да егерме еллап тыңлаган юк инде. Элекке составтагы “Казан егетләре”н тыңлый идем. Иң яраткан җырчым Мәликә иде, ә хәзер ул да җырламый инде.

Мин күбрәк финнарны тыңлыйм, финнар арасында укучыларым да бар. Әле менә инглиз телендә альбом чыгардык, мин анда бэк-вокалистка.

- Мәликәне дә кабул итмәде татар халкы.

- Ул бит башка төрле. Ә безнең кеше башкалардан аерылганны кабул итми. Пионерларны исеңә төшер: без бер-беребездән аерылмый идек - бер төрле костюм, бер төрле йолдыз.

- Бәлки, алайса, татарча экспериментлар ясыйм дип, талпынырга да кирәкмидер? Бәлки, русча эшләргәдер?

- Юк, миндә татарлык төпле. Минем русча эшләү мөмкинлегем бар иде.  Ләкин юк, мин андыйга бармыйм.

- Синеңчә, Радик Юлъякшинда вокал сәләте бармы?

- Ул субтон белән җырлый, шуңа аны яраталар да. Ул башка татарлар кебек җырламый бит, субтон кертә. Нотаны тота алмаганын сизгәндә, ул этник техниканы куллана, ул менә алмаган ноталарын алмый, ул белеп тора кайсы нотаны суза алачагын. Ике генә диапазонлы тавышка ия булса да, ул җырында яши, шуңа ул алдыра да, нәрсә турында җырлаганын тамашачыга чыгара. Ул чыга, аның күзләре янып тора, елмаюы белән аудиторияне шундук үзенә карата. Андый сәләт бик аз кешедә бар. Ә икенчедән, аның репертуары яхшы, аның җырларында музыка бар, аны истә калдырасың.

- Синең Радикны җырлый белә дип әйтүең миңа бик кызык булды әле. Күпләр ул җырлый белми, аның көр тавышы юк диләр бит.

- Ул аның түбән регистрадан килә, тавышы юк, ә ул шуның белән алдыра да инде. Консерватория бетереп тә җырлый алмаска мөмкин. Ә Радик кешегә якын.

- 10 еллар элек татар сәхнәсендә көчле “альтернативщиклар” бар иде -  Ittifaq, Алканат төркемнәре, Мубай. Алар менә, үзгә булсалар да, заллар җыя алырлык сәләтле артистлар иде дип саныйм, син дә шулар рәтендә идең. Алар эшләүдән туктады, аларга алмашка Әскәр Юнысов, Зәринә Вилданова, Рәдиф Кашапов килде. Әмма алар белән бик аз кеше кызыксына. Ник шулай? Нишләп аудиторияләре бик кечкенә?

- Алар яңалык түгел. Алар арасында үз-үзләрен тапмаган кешеләр дә бар. Алар үзләре өчен җырлый. Бу музыка-терапия дип атала. Җырлап, алар үзләренә терапия үткәрә. Алар әниләренә, хатыннарына, дусларына, корпоративларда җырларга мөмкин, ләкин зур сәхнәне яулый алмаячаклар.

 “Татар радиоларында мин иҗат иткән җырлар әйләнә”

 - Син кайбер татар җырчыларына җырлар да язып бирдең, кайберәүләр синең белән киңәшләшә иде.

- Салават Миңнеханов “Абау, җаным” дигән минем җыр белән чыккан иде. Исеңә төшерсәң, ул җырларның фонограммалары бөтенләй башка төрле иде.

- Салават Миңнеханов үзе сиңа киңәшкә чыктымы?

- Ул кайсыдыр татар радиосында эфирда булганда, үзем шалтыратып, аның өчен бер-ике җыр язарга телим дидем, чөнки миңа аның тавышы ошады.

Татар радиоларында мин иҗат иткән җырлар әйләнә, “Казан егетләре”нең “Саргайган мәхәббәт” җырының сүзләре дә, көе дә минеке. “Җәйге төн”, “Исемеңне яздым юлга”, “Син плюс мин - ул мәхәббәт” тә минеке, “Эзлим көнен, эзлим төнен” җыры да минеке.

- Син җырларыңны сата идеңме, болай гына бирә идеңме?

- Бөтенесе болай гына ала иде, ул да бер проблема иде.

- Хәзер язасыңмы син?

- Язам.

- Кемнәргә бирәсең җырларыңны?

- Әлегә бирмим. Кем икәнен әйтмим, күптән түгел бер җырчы сорап шалтыратты. Әле менә Dj Радик та язды: “Син җыр өчен яхшы шигырьләр язасың, безгә синең белән эшләү кызык булыр иде”, - дип.

 “Финляндия минем илем түгел”

- Җәмилә, шәхси тормышың турында сөйләшәбезме?

- Ирдән аерылганымны инде бөтен кеше беләдер.

- Балаларыңа хәзер ничә яшь?

- 22, 21, 18.

- Финляндиядән китәргә теләгең юкмы?

Финляндиядә гел салкын, кояш гомумән юк. Мин монда бу минем илем түгел икәнен аңлап яшим. Миңа аның социаль ягы ошый, монда, әлбәттә, дусларым бар. Фин татарлары белән тыгыз элемтәдә яшим дип әйтә алмыйм. Татар ул шундый халык – әгәр син Агыйделдә егылам-егылам дип кулыңны сузып торсаң, татарлар сине, яхшырак очсын бу дип, тибеп төшерәләр.  Ул бит җәмгыять. Өч баламны ияртеп, төрле чаралар үткәреп йөргәндә алар өчен бик яхшы идем, ә аннары чараларына, бәйрәмнәргә чакырмый да башладылар. Җәмгыятькә взнос түләргә квитанция килә үзе. Мин аларга ачу тотмыйм, әлбәттә.

- Татарстанга килергә җыенмыйсыңмы?

- Мин, дөресен әйткәндә, теләр идем.

- Синең бик күптән булганың юк.

- Биш ел. Минем болай гына кайтасы килми, килде-китте проектларга алынасы килми. Эшләсәң эшлә, эшләмәсәң юк.

Билгеле, Казанга, кем дә булса кызыксынса, чакырса, композитор, автор-башкаручы булып та кайта алам. Җырларым бик күп, шигырьләрем дә күп.

- Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Дүрт ел ярым хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләдем. Мин бу эштә акча өчен, балаларга ярдәм итәр өчен эшләдем. Әмма бу минем һөнәр түгел, мин башка төрле кеше, миңа көн саен үлемнәр, елау, моргка илтү, кан күрү начар тәэсир итә.  Чөнки мин эмоциональ кеше. Өйләренә кайту белән оныта торган кешеләр бар, ә мин оныта алмыйм - әбиемне искә төшерәм, әнине, үлгән кешеләрне. Миңа бу эштә бик авыр булды, шуңа мин аннан киттем. Аңа кадәр мин мейк-ап академиясен тәмамлаган идем, визажист-стилист белгечлегем бар, хәзер әкренләп анда кереп барам.

Мин шулай ук мөселман киемнәре белән кызыксынам, үземнең маркамны булдырасым килә. Бер-ике кием эшләп караганым да булды.

 

-   Җәмилә, ачылып, интервью биргәнең өчен рәхмәт. Син бу әңгәмәдә миңа риясыз, ихлас кеше булып ачылдың. Мин хәзер сине сагынып яшәрмен инде. Тагын очрашулар насыйп булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар