Казанда ТМТВ татар музыка телевидение премиясе тапшырылды

Узган ел кызыл келәмгә ВАЗ-2106 "шестерка" машинасында килеп туктаган Фирдүс Тямаев шаккатырган булса, быел Ләйсән Мәхмүтова кызыл келәмгә мотоциклда килде. Ләйсән чыгыш ясаганда да, сәхнәгә мотоцикл белән чыкты. Сүз уңаеннан, Фирдүс чарада катнашмады. Гомумән алганда, һәр чыгыш билгеле бер сценарийга корылган иде. "Иң cтильле башкаручы" номинациясе җиңүчесе Гөлназ Батталова сәхнәгә куелган биек баскычларга менеп җырлавы белән истә калды.
Быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасын Булат Бәйрәмов һәм Айрат Ильясов, Иркә һәм Рифат Зарипов, Айваз Садыйров һәм Назлыгөл Сөнгатуллина – барлыгы алты кеше алып барды. Артистлар барлыгы 40ка якын номинациядә җиңү яулады. Әйтик, "Гастрольләр рекордсмены" булып Элвин Грей танылды, "90нчы еллар хиты" исеменә Хәния Фәрхи, "Халык мәхәббәте" исеменә Зәйнәб Фәрхетдинова, "Ике гасырның күренекле җырчысы" исеменә Салават Фәтхетдинов ия булды.
ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында яңа номинацияләр дә яңгырады. Мәсәлән, "Универсаль артист" исеменә Рифат Зарипов, "Эпатаж җырчы" исеменә Диана Таҗетдинова лаек дип табылды. Илдар Әхмәтов – "Елның иң яхшы җырчысы", "Иң яхшы клип" – Эльмира Сөләймановада. "Үзенчәлекле тавыш" Ринат Рахматуллинда һәм Халидә Бигичевада.
Гадәттәгечә, ТМТВ премиясе җиңүчеләрен танылган шәхесләр игълан итте. Алар арасында халкыбызның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде.
"Халкыбыз җыр турында нәрсә уйлый икән, дип Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр һәм әйтемнәр җыентыгын карап чыктым. Шуннан берничә мәкаль таптым: "Җырның җыртыгы юк" – кызганычка каршы, бар, аларны хәтта ямарга кирәк. "Икмәк булса, җыр да була" диелсә дә, җырчылар киресенчә уйлый. Артист өчен җыр – икмәк. "Җыр тамак туйдырмый", әлбәттә, җырчыларны туйдыра. "Җырсыз яшәп булмы". Чынлап та, яшәп булмый! Җыр булмаса, җырчылар ачтан үләчәк. Яшәсен җыр, яшәсен татар җыры!" – дип сөйләде Роберт Миңнуллин.
Быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы төгәл алты сәгать барды. Концерт Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамланды.
http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.