Гүзәл Уразова: «Бүгенге эстрадада барысына да әзер булырга кирәк»

Моннан ун ел элек алынган интервью. Ниләр генә үзгәрмәгән инде. Гүзәл үзгәргәнме, сезнеңчә?

Кәҗәмөгез ул. Сөзәргә ярата, бик тә туры сүзле. Кайвакытта холкы аркасында үзенә дә эләгә. Бик аралашучан, очраклы гына килеп эндәшкән кеше белән дә дуслашып, туганлашып китә. 

Гаиләдә — лидер. Әмма сөйгәненең киңәшеннән башка бер эшкә дә күңеле ятмый. «Киңәшле эш таркалмас» дигән канунга әйләнгән девизы бар. Сәхнәдә дә шул кагыйдәләрдән тайпылмый. 

Халык күңеленә үтеп керә торган моңлы җырлар гына җырларга тырыша. «Тимәсен тик күзләрең», «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?», «Яши алырмынмы мин синсез?», «Озак яшә, әнкәй»… Кем турында сүз барганлыгын аңлагансыздыр инде. Әйе, күңелләрне үзенең сихри моңы белән иркәләүче җырчы кызыбыз — Гүзәл Уразова бу.

— Гүзәл, син бит моңлы Пермь ягыннан, Барда төбәгеннән, Казанга журналист булырга дип хыялланып килгән булгансың. Фикереңне үзгәртергә кем мәҗбүр итте?
— Якташым Мәсгут абый Имашев. Казанга килеп төштем, беркемне белмим. Шул вакытта миңа ярдәм кулы сузучы бердәнбер кеше иде Мәсгут абый. «Документларыңны ике уку йортына да: Казан дәүләт университетытының журналистика факультетына да, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең вокал бүлегенә дә биреп кара. Син бит матур җырлыйсың», — диде ул. Сынау чоры шунда ук башланды: беренче булып тавышымны Рәхилә Миф­тахова тыңлап карады. Бәхетемәдер, журфакка керерлек балл җыя алмадым. «Киләсе елга килерсез», —  дип документларымны кире бирделәр. Аның каравы, вокал бүлегенә кердем. Димәк, Мәсгут абыйның киңәше урынлы булган. Бүген эстрадага килүемә якташымның  өлеше зур дип уйлыйм. 



— Синең еш кына Илдар җырлаганда залда утырып, аңа көч биреп торганыңны күргәнем бар. Ни генә дисәң дә, ирең дә җырчы булу уңайлы, гаилә өчен бәхет тәдер.
— Ул минсез бер генә концертка да бармый. Илдар өчен мин тәнкыйтьче дә, мактаучы да. Икең дә җырчы булгач, барыбер җиңелрәк икән. Гадәти гаиләләрдән аермалы буларак, икенче яртың «чемодан» тормышының ни икәнен белеп яши. Әлбәттә, кыен яклары да бар. Кызыбыз Элларины һәрвакыт гастрольгә алып барып булмый. Әнкәй янында кала. Шөкер, Илдарның да, минем дә әти-әниләр дә һәрдаим ярдәм итеп торалар.



— Сезнең Оскар Усманов белән иҗади дуслыгыгыз турында беләм. Җырчының даими авторлары булырга тиешме?
— Дөресен әйтим, эстрадада беренче тапкыр балкып китүем дә Оскарның җырлары белән булды. Әгәр Оскар Усмановның җырлары булмаса, нәрсә тыңлар идек икән без? Аның җырлары тамашачы күңеленә бик тиз кереп кала, кайберләре арасында, хәтта халык җырларына әверелгәннәре дә бар. Дөрес, аның җырлары кыйммәт. Ул, бәлки, бәяне югарырак та куя алыр иде, әмма татар җырчыларының мөмкинчелеге чамалы. Даими авторлар дигәннән, минем шагыйрә Гөлсәрвәр белән иҗади дуслыгым бар. Мин аны чын күңелдән хөрмәт итәм, җырларын яратып җырлыйм. Гөлсәрвәр сүзләренә язылган «Яши алырмынмы мин синсез?», «Тимәсен тик күзләрем», «Озак яшә, әнкәй» җырларымны халык бик тә үз итте. Бүген үзеннән-үзе җырлап торган шигырьләрне табуы кыенрак. Әмма минем беркайчан да җыр эзләп йөргәнем булмады. 



— Ни генә дисәң дә, җыр — ул өч кешенең иҗат җимеше. Дөресен әйтик, авторларга студияләр тарафыннан игътибарсызлык нык сизелә бүген. Кайбер авторлардан җырчыларга карата: «Минем җырым белән баеды», — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ник, шигырь текстлары  шундый арзан йөримени?
— Татар эстрадасында авторларга карата битараф караш яши, әлбәттә. Авторлар җырчылардан алсын ул шигырь бәясен, ачыктан-ачык сорасын, бушка бирмәсен. Гомумән, бушка шигырь бирүне хуплап бетермим мин. Күңелгә ошаган шигырь булса, барыбер тиешле бәясен бирәсең. Аннан соң авторларның: «Минем иҗат кичәмә килеп, җырлап кит әле», — дигән сүзләре бераз гаҗәпкәрәк калдыра. Җырчы нигә әле һәр чакырган җирдә бушка җырларга тиеш, ди? Рус эстрадасында андый нәрсә юк. Чакырсалар, әҗерен дә түлиләр. Әгәр һәр автор үзенең иҗат җимешенә тиешле бәясен сораса, җырчыларга да җиңелрәк булыр иде. Бу бит — эстрада! 




— Бүгенге эстрадага шоу-бизнес дигән дулкынның килеп керүе күпләрне куркыта. Йә син бу дулкыннан исән каласың, йә ул сине  күмеп китә. Син үзеңне бу дулкыннан, ягъни сайланыштан «калкып» чыга алдым дип исәплисеңме?
— Эстрадага чыккан һәрбер җырчы конкуренциядә сыналырга тиеш. Мин сәхнәгә чыкканда конкуренция бик көчле иде. Бүген исә конкуренция көчле түгел, яшьләр арасында үзара көндәшлек бара. Аларга әле беренче баскыч өчен көрәшергә берничә этап үтәргә кирәк. Тамашачының күңелен яулар өчен, бәлки, «тәти» күлмәк киеп җырлау да кирәктер. Әмма мин алай булдыра алмыйм. Репер­туарыңда тирән мәгънәле җырлар булмаса, үзеннән-үзе төшеп каласың. Бүгенге эстрадада калам дисәң, нәкъ менә ныклы репертуар булдыру зарур. Эстраданың акчага үрелеп баруын да әйтеп китәргә кирәктер. Әмма акча булмау — сәхнәгә менә алмыйсың дигән сүз түгел әле ул. Узем, мәсәлән, дүрт ел инде «эстрада казанында» кайныйм. Әгәр ныклы «багажың» — тирән эчтәлекле җырларың булмаса, эстрадада калырмын димә? Халыкны ялтыравыклы күлмәк киеп кенә каратып булмый. 



— Бүген бит сәхнәгә чыктым да, җыр җырладым гына түгел, концерт программасы махсус сценарийга нигезләнергә тиеш. Сценарий язучыларыгыз бармы?  
— Әйе, бүген халык театральләшкән тамаша көтә. Күрәсең, рус эстрадасының җиле безгә дә кагыладыр. Сәхнәгә чыгып, рәттән биш-алты җыр җырлап булмый инде, аны халык кабул итми. Ике-өч җырдан соң бию, ниндидер мәзәк көтә. Хәзер үзебез дә тамашачы кубызына бии башладык. Безгә сценарий язучылар шактый. Күптән түгел генә Алмаз Хәмзин язып алып килде. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә үзгәртүләр була, үзебезнең тәкъдимнәр дә урын ала. Татар эстрадасында  сценарий язучы юк дип әйтә алмыйм. 



—  Биючеләрне, нәфис сүз осталарын, шул исәптән җырчыларны да туплап торучы үзегезнең җыр театрыгыз да булыр бервакыт…
— Бүген булмаса, киләчәктә барыбер оешыр дип ышанам. Әмма бу бер көнлек кенә театр була алмый. Унбиш-егерме кешедән торган коллектив үзенең тулы көчендә эшләргә һәм аларга лаеклы әҗере дә түләнергә тиеш. Безнең эстрадада андый җыр театрлары санаулы гына. Бүгенге шоу-бизнес заманында җырга гына «ябышып» ятып булмый. Тормышка төрле яктан әзер булырга кирәк. Мин бер генә минутны да бушка уздырмаска тырышам. Во­кал белем белән бергә, Мәскәү университетының икътисад бүлеген тәмамладым. Киләчәктә үзебезнең шәхси бизнесны  ачып җибәрербез дип өметләнәм. Алма пеш, авызыма төш, дип яшәп булмый. Заманы бүтән. 



— «Озату», «Камәр», «Хыяллар дөньясы гаҗәеп», «Әллә күрешәбез, әллә юк» кебек халык һәм лирик җырлар башкару сиңа килешәрәк төшә. Такмак яки темплы җырлар үзеңнеке түгел кебек…
— Интегеп башкарган җырлар да була. Репер­туарымда, әлбәттә, лирик җырлар күбрәк.  Минем бит тавышым – лирик сопрано. Андый җырларны рәхәтләнеп, бөтен җаным-тәнем белән җырлыйм, монда тамашачыга бөтен хис-кичерешләрне җиткерергә кирәк. Шулай булмаса, аны кабул итә алмый ул. Әмма яңа гына чыккан икенче җыр дискымда темплы җырлар күбрәк булды. Кайбер авторлар җыентыкка җырларын кертергә рөхсәт бирмәделәр, шунлыктан берничә лирик җырымны төшереп калдырырга мәҗбүр булдым. Сәхнә артындагы  тавыш-гауганы тамашачыга аңлатып булмый бит инде. Шоу-бизнеска корылган эстрадада барысына да әзер булырга кирәк  шул. 

«Сөембикә», № 3, 2006.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8410
    1
    107
  • 8865
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9832
    1
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 сентябрь 2020 - 09:42
    Без имени
    Шамсия ярата белмэгэн,анламыйда яратунын ничек булганын.
    Парлы ялгызлар
  • 30 сентябрь 2020 - 15:34
    Без имени
    Аңлашылмады. Ире белән язылышмыйча яшәгәннәрмени? ЗАГСка барабыз дигән.
    Күз белән каш арасы...
  • 30 сентябрь 2020 - 16:46
    Без имени
    Ике тиле...
    Парлы ялгызлар
  • 29 сентябрь 2020 - 20:37
    Без имени
    Шундый матур язылган!Укыйсы да укыйсы гына килэ!
    Яшел кар
  • 28 сентябрь 2020 - 10:18
    Без имени
    Гел белмэсэ бик эйбэт. Бер ачуланышканда йорэк озгеч сузлэр ишетэсегез килмэсэ белдермэгез. Иргэ таянган иделгэ таянган дилэр. Таяк та бер ата. Гомер озак.
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...