Флорида Исмәгыйлева: Артист борын чөйсә, халыктан ерагая

Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Флорида Исмәгыйлева бөтерчек кебек кечкенә, тиктормас, шулкадәр ачык, киң күңелле ханым! Сәхнәдә нинди гади булса, тормышта да шундый икән ул! "Йолдыз чире"нең, икейөзлелекнең әсәре дә юк анда.
Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлева белән Уфага баргач таныштык. Дөресен генә әйткәндә, Флорида ханым бөтенләй башка төрле кеше итеп күз алдыма килә иде. "Йолдыз чире"нең, икейөзлелекнең әсәре дә юк анда. Безнең кыска гына әңгәмәбез вакытында Флорида ханым сорауларга чын күңелдән тулы итеп җавап бирде.
- Флорида ханым, кайда туып үстегез? Әти-әниегез кемнәр?
- Мин Башкортстанның Туймазы районы Азнагол авылында туып үстем. Күрше Татар-Олкан авылында укыдым. "Отличница", бик тырыш, барлык үткәрелгән чараларда катнаша торган җитез кыз идем. Уфа сәнгать училищесын кызыл дипломга тәмамлап, укуымны Уфа сәнгать институтында (бүген Сәнгать Академиясе) дәвам иттем. Шуннан бирле җырлыйм да җырлыйм инде. Әтием гомер буе колхозда эшләде, ә әнием почтальон иде. Кечкенә чакта әле укый белмәсәм дә, әнигә ярдәм итәм дип, күрше-тирәгә почта таратырга чыгып китә идем. Әтием дә, әнием дә җырларга яраттылар, бик матур күнелле кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын.
- Артист юлын сайлавыгызга үкенмисезме?
- Үземне белгәннән бирле гел артист булам дидем. Шулчаклы хыялландым бу профессия белән, хәтта 10нчы сыйныфны тәмамламыйча (мин укыганда, 10 сыйныф кына иде), 8 сыйныфны укып бетергәннәр белән Уфа сәнгать училищесына имтиханнар биреп укырга кердем. Бик тырышып укырга туры килде. Әти-әни инде хаклы ялга чыкканнар иде бу вакытта. Мине алар олыгаеп гаиләбездә дүртенче бала итеп алып кайтканнар. Акчаны инде мин 6нчы сыйныфтан соң ук җәйге ял вакытында әнием урынына почта таратучы булып эшләп таба башлаган идем. Бик модница булырга тырышудан иде ул. Артисткага киез итек яки бурки киеп йөрү килешми бит инде. Бурки - калын тукымадан тегелгән аяк киеме ул. Ә миңа күн итек кирәк иде! Эшләдем, күн итек алып кидем, һәр елны шулай эшли башладым. Уфага килеп җырчылыкка укырга кергәч тә, әниемнәрдән берни сорарга тырышмадым. Идән юып, дәваханәләрдә төнге санитар булып эшләп көн күрдем. Ул вакытларда ояла идем эшләвемнән, ә хәзер горурланам... Тормыш булгач, төрле хәлләр була, дип җырлыйбыз бит. Төрлечә инде ул язмышлар. Узган юллар әлегә бик үк озын булмаса да, хәтсез генә кичерелгән...
- Флорида ханым, миңа шунысы кызык: ни өчен сез Татарстанга килмәдегез? Сәхнәгә аяк баскан елларда ук Татарстанга килсәгез, бүгенге көндә ике республиканың да атаклы җырчысы булыр идегез...
- Миңа да кызык... Куркудыр дип уйлыйм. Монда Уфада дусларым, танышларым күп иде. Уфаны өзелеп яраттым. Уфа мине яратты микән? Бик күпне үтәргә туры килде... Ничек барысын да ташлап китәсең? Әнием Татарстанга китүемне бик теләгән иде. Әниләрне тыңларга кирәк...
- Башкортстан артистлары шунысы белән шаккатырды: алар ихлас, гади, борыннарын югары чөеп йөрми. Ни өчен шулай икән ул?
- Башкортстан артистларының күпчелеге бик гади. Сез хәтта "наивныйлар" дип язган идегез. Монда инде психолог кирәк. Күз алдына китерегез: ике бала, беренчесен бик яратып, башыннан сыйпап, теләгән уенчыкларын кулына тоттырып, "син иң матуры, иң уңганы" дип үстерәләр. Ә икенчесен читкә тибеп, иркәләмичә, "син сантый, акылсыз, уңмаган, пешмәгән" дип җәберләп, суккалап үстерәләр. Аңлыйсызмы җавапны каян эзләргә икәнен?.. Мин икенчесе инде аның. Калган коллегаларым хакында язмыйм. Мин үзем хакында гына сөйлим, башкаларга тимим. Кеше тормышның әчесен-төчесен күбрәк күрсә, гадирәк була бит. Шуңа да безнең артистлар очынмыйлардыр дип уйлыйм. Очындырмыйлар безне. Бәлки шулай дөрестер дә. Артист халык өчен эшли, ә борын чөйсә, халыктан ерагая бит.

- Гел гастрольдә йөргәч, кайбер артистлар өйдә ашарга пешерә белми яисә пешерергә яратмый. Өйдә нинди хуҗабикә сез?
- Мин алама хуҗабикә түгел. Өемне бик яратам, чисталыкта, стиль дигәнне күзаллап яшим. Ризык темасына килгәндә, ашар өчен түгел, яшәр өчен ашарга кирәктер дип уйлыйм. Фитнес-клубларга бик күп йөрдем. Хәзер күбрәк өйдә шөгыльләнәм. Йога яратам. Агачлар арасында йөреп ял итәм, арыганнарымны чыгарам. Дөрес уйлар йөртергә кирәк дип табам.
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
20 гыйнвар 2021 - 14:02Без имениУзен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
-
20 гыйнвар 2021 - 13:35Без имениБу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллерИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.