Логотип
Сәхнә арты

Айгөл Бариева - Айгөл Хәйри - Зәринә Вильданованың Париж проекты: татар эстрадасында "АйЗарАй" триосы!

Татар халкының талантлы җырчылары Айгөл Бариева, Айгөл Хәйри, Зарина Вилданова Парижга барып яңа триога нигез салып кайткан. Чит илдә татар җырын яңгыраткан кызлар төркемгә "АйЗарАй" дигән исем дә кушкан.
 


"Парижда узган Сабан туена бик күп артистлар - ярты Татарстан барды. Чит ил халкына Казаныбызны таныттык, милли бәйрәмебезне күрсәттек. Республикам, шәһәрем, халкым белән горурланып, күземә яшьләр килде хәтта. Ә трио чыгышын без махсус Париж Сабан туе өчен Казанда әзерләп алып бардык. "Сөлге чиктем", "Җидегән чишмә" җырларын "Казан", "Шарм", "Татарстан" бию ансамбльләре белән бергә әзерләдек. Минемчә, бик матур килеп чыкты. Парижда узган Сабан туеннан зур канәгатьләнү хисләре белән кайттым. Бәлки киләчәктә бу трионы Казанда да күреп булыр", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл Бариева.
 

 
Айгөлгә бер-бер артлы ике Сабан туенда катнашырга туры килгән. Җырчы Канаданың Монреаль шәһәрендә узган милли бәйрәм турында да искә алды. "Сабан туен җирле татарлар үз көчләре белән оештырган, шуңа күрә аның масштабы кечерәк булды. Бәйрәм узган паркта атна саен бик күп кеше җыела икән. Кытайлар һәм башкалар - аерым бер почмакта җыелып, ашап-эчеп күңел ачып утыра. Без дә бер почмакта Сабан туе үткәрдек. Анда көчле музыка яңгыратырга ярамый икән, шуңа күрә без җырлый башлагач, полиция хезмәткәрләре килеп, бер-ике тапкыр кисәтү ясады. Янәсе башкаларга комачаулыйбыз.


 
Австралиядә узган Сабан туенда да катнашырга туры килде. Ләкин Австралия татарлары Канада татарларыннан аерыла. Финляндия, Кытай, Австралиягә милләттәшләребез сугыш вакытында ук күчкән. Биредә аларның династияләре бар. Ә Канадада төрле төбәкләрдән күчкән эмигрантлар яши. Бу - Уфа, Оренбург, Түбән Новгород, Казан, Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән күченеп килгән татарлар. Барысы да туган ягын сагынып яшәвен әйтте. Шуны да әйтергә кирәк, Сабан туенда Уфадан килгән биюче кыз бар иде. Ул бөтен кызларны җыеп бию ансамбле оештырды. Алар үзләре костюмнар тегеп, бию тәкъдим иттеләр. Бу күренеш мине бик сокландырды", - диде Айгөл Бариева.
 
 
чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар