Алсу Фазлыева: Яңа клип ир-атларга аеруча ошар дип уйлыйм

Алсу һәм Азат Фазлыевларның "Гөрләп кирәк яшәргә" җырының клибы тиз арада популярлашып киткән иде. Җырчылар аңа алмашка шулай ук кызыклы булырдай клип әзерли. Алсу клип ир-атларга аеруча ошаячак, дигән фикердә.
"Яратам сүзсез генә" җыры бик тиз язылды. Сүзләрен – Мәдинә Гыйнияутуллина, көен Илнар Гыйльманшин иҗат итте. Җырның эчтәлеге, мәгънәсе үзенчәлекле: ир-атлар без – хатын-кызларны ярата, ләкин бу хакта көн дә белдерми. "Кайсы җырга клип төшерик икән?" дигәч, мәҗлес вакытында халык арасында тавыш бирү оештырырга булдык. Бу җырыбыз өстенлек алды. Клиптагы хәлләр тормыштан алынган. Идеясен Замирә Рәҗәповага әйткәч, ул сценариен язды. Клипның режиссеры да ул", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.

Клип бик кызыклы башланып китә: 22 февраль көнне егетләр кафеда 23енә план корып утыра, янәсе Ватанны саклаучылар көнен ничек бәйрәм итәргә? Тик Азат 23 февральдә Алсуның туган көне булуын һәм бу көнне гаиләсе белән үткәрүен әйтә. Икенче көнне Алсу матурлык салонына юл тота, ә яраткан ир-егетләре (ире, ике улы) аңа сюрприз әзерли, ягъни ашарга пешерә, өй җыештыра һ.б. Ләкин өйгә кайтышка, Алсуны, чынлап та, "сюрприз" көтә!

"Клипта февраль ае булгач, туннар киеп төшәргә туры килде. Без аны бер көн эчендә төшердек, шуңа да бик арыдык. Төпчек улыбыз Ильяс клипта беренче тапкыр төште. "Ардым", дип ишек төбенә яткан җиреннән йокыга китте сабый. Клипны төшерүдә дуслар, күршеләр ярдәм күрсәтте", – ди Алсу. Аның әйтүенчә, тамашачы яңа клипны август аенда күрер дип көтелә.
"Эш беткәч, уйнарга ярый" дигәндәй, тиздән Фазлыевлар ун көнгә ял итәргә китәчәк. Алсу белән сөйләшкәндә дә, җырчы кибеттә сәяхәткә кирәк-яраклар алу белән мәшгуль иде. "Төркиягә дустым Замирәнең гаиләсе белән барырга җыенабыз. Ике гаилә белән бергә җыелышып өченче тапкыр баруыбыз", – диде Алсу Фазлыева.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.