Логотип
Матур булыйк

Җыерчыклар юкка чыксын!

Күп хатын-кызга җыерчыклар тынгы бирми. Тирән җыерчыкларны киметә, ә вакларын бөтенләй бетерә торган бик үтемле ысуллар бар... 

 

Күп хатын-кызга җыерчыклар тынгы бирми. Тирән җыерчыкларны киметә, ә вакларын бөтенләй бетерә торган бик үтемле ысуллар бар. 

 Чырайны җимермәскә. Актив мимика җыерчыклар килеп чыгуга сәбәп була һәм алар инде 20 яшьләрдә үк күренә башлый. Елмаюларны онытып, биткә маска «элеп» йөрергә димәгән. Үзеңне һәрчак контрольдә тотып, кашларны, маңгайны җимермәскә өйрәнсәң, тирән җыерчыкларны киметеп була. 

Тирене дөрес тәрбияләргә. Бит тиресенә тиешенчә игътибар күрсәтеп тормасаң да җыерчыклар чыга башлый. Иң элек тиренең су балансын күзәтеп торырга, аның коруына юл куймаска, актив рәвештә дымландырып торырга кирәк. Алоэ һәм кыяр экстрактыннан ясалган маска менә дигән булачак. Тирене һәрчак тонуста тотып, аны эластиклылыгын арттырыр өчен коллагенлы, гиалурон кислоталы, ши, зәйтүн, жожоба, виноград төше, кокос майларына бай лосьон, кремнардан файдаланыгыз. 

Күбрәк су эчәргә. Су балансын саклау тире өчен генә түгел, бөтен организмга да кирәк. Олы кеше өчен тәүлегенә 2-3 литр су эчү норма булырга тиеш. Су матур күренергә генә булышып калмыйча, матдәләр алмашына да булыша, артык авырлыкны киметә, токсиннарны чыгара. 

Баланслы тукланырга. Кайбер ризыклар җыерчыклар язылуга уңай йогынты ясый. Мәсәлән, балык, чикләвек, яшел үләннәр, җиләк-җимеш һәм яшелчә, җитен һәм зәйтүн майлары, киптерелгән җимешләр – шундыйлардан. Фенхель, кишер, цитрус җимешләр, татлы кызыл борыч, хөрмә, лосось һәм форель балыклары, миндаль фундук белән туклансагыз, нәтиҗәсен дә тоярсыз. 

Косметологка даими йөрергә. Косметологка бару мәшәкатьле эш, әмма файдасы  да бар. Профессионал тиренең торышына бәя бирә һәм аерым процедуралар билгели – лазерлы коррекция, ультратавыш профилактикасы, маскалар курсы, овал коррекциясе, ботокс һәм башка актив матдәләр кертү. Тирене нормаль хәлдә тотар өчен косметологка 3–6 айга бер булса да күренеп торыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар