Логотип
Белмәсәң бел

Хатын-кызны затлы күрсәтүче алты гадәт

Затлы күренү өчен кыйммәтле кием һәм яхшы макияж гына җитми. Дөресрәге, болар шуныд кадәр мөһим дә түгел. Затлылык ул – хәрәкәтләрдә, үз-үзеңне тоту, сөйләшү рәвешендә. Арзанлы күренмәс өчен, үзегездә менә бу алты гадәтне булдырырга тырышыгыз.

Әдәплелек
Затлы ханым беркайчан да юк-бар өчен кабынып китми, гайбәт сатмый, ялагайланмый.  Ул үз дәрәҗәсен белә, үз-үзен кимсетергә ирек куймый. Шул ук вакытта башкаларны да кимсетми. Ул теләсә кем белән үзен әдәпле тота. Мондый затлы ханымга тупас итеп эндәшеп тә булмый хәтта. 

Салмаклылык
Затлы ханымның үз-үзен тотышыннан ук тынычлык бөркелеп тора. Ул каударланмый, ыгы-зыгы килми, лапы-лопы килеп чапмый. Никадәр генә ашыкса да, моны артык сиздерми генә эшли. Хәрәкәтләре салмак, йөзендә – тынычлык. Юк, аның мимикасы катып калган курчакныкы кебек түгел, ләкин кирәксә-кирәкмәсә шаркылдап көлми инде затлы ханым. 

Сөйләм осталыгы
Авазларны дөрес әйтеп, матур интонация белән, җөмләләрне тутырып сөйләшү – шулай ук затлылык билгесе. Затлы ханымның тавышы чәрелдәп чыкмый, ул һаваны тирәннән алып, күкрәк тавышы белән сөйләшә. Моңа өйрәнергә мөмкин, юкка гынамыни хәзер дөрес сөйләшергә өйрәнү курслары популяр.  Үзенә игътибарны юнәлтү өчен затлы ханым бервакытта да тавышын күтәрми, ә күкрәктән чыккан тавыш белән әйтәсе сүзен салмак кына башлый. 

Ир-атка карата ихтирам
Затлы ханым ир-атларның кайгыртуыннан беркайчан да баш тартмый. Үзенә ишек ачып керткән яки пәлтәсен кияргә булышкан ир-егетнең ярдәмен кире кагып, кирәкми, мин үзем, дими. Мондый хатын-кызлар инициативаны һәрвакыт ир-егеткә тапшыру ягында. Алар ир-атның дәрәҗәсен төшерми, аларга үзләренең ихтирамын күрсәтә. Юк, алар һич кенә чытлыкланмый, күп дигәндә тыйнак кына елмаеп куярга мөмкиннәр. 

Пөхтәлек
Затлы ханымның кигән киеме артык кыйммәт тә булмаска мөмкин, ләкин ул  пөхтәлеге белән аерылып торачак. Сез аның күлмәгендә бернинди тап, асылынып торган җеп күрмәссез. Затлы ханымның күлмәк иңсәсеннән бюстгалтер бавы беркайчан да күренеп тормый. Ул үтә күренмәле, кыска, тар киемнәр кими. Аның һәр күлмәге үз гәүдәсенә килешле, төсләре дөрес сайланган һәм бик чиста. 

Үз-үзеңне тәрбияләү
Затлы ханымны таралмаган чәч, каралмаган тырнак белән беркайчан күрмәссез. Йокламаса, йокламый, ләкин үзенең тышкы кыяфәтен тиешле тәртипкә китерми калмый ул. Затлы ханым үз сәламәтлегенә дә игътибарлы. Мәсәлән, теш табибына ул беркайчан да теш сызлавына түзеп булмый башлагач кына бармый, ә даими күренеп, тешләрен вакытында дәвалатып тора. Үз-үзен кайгырту, тәрбияләү – затлы ханымның төп таләбе. Ләкин бу һич тә эгоизм түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар