Логотип
Белмәсәң бел

Кайсы рус язучылары... татар булган?

Николай Карамзин, мәсәлән, татар князе Кара-Морза нәселеннән...


Николай Карамзин, мәсәлән, татар князе Кара-Морза нәселеннән. 1766 елда отставкадагы капитан, Себер дворяны Карамзиннар токымыннан булган Михаил Карамзин гаиләсендә туган. Кара-Морза татар-монгол династиясеннән килеп чыккан. Язучының әтисе Михаил руслашып, фамилиясен Карамзинга үзгәрткән.


Иван Тургеневның нәселе татар морзасы Арслан Тургенга барып тоташа. 1440 елда Арслан, чукындырылып, Иван исемен ала.


Александр Куприн күп әсәрләрендә үзенең татар тамырларына туктала. Тормышта да үзең татар дип йөрткән. Аның татар түбәтәе булган. Ул әнисе ягыннан татар булган, анысы да чирек өлешен генә тәшкил иткән. Әнисе Любовь Алексеевна Кулунчакованы А. Куприн "татар принцессасы" дип йөрткән. Ул чыгышы белән татар князьләре катлавыннан булган. Нәсел шәҗәрәсе Темников князе Кулунчак Еникеевтан башлана.


Александр Блок әтисе ягыннан немец тамырларына барып чыга, ә әнисе Александра Андреевна Бекетова нәселендә татар каны. Бекетовлар фамилиясе төрки кушамат "Бекет"тан килеп чыккан, хан улы тәрбиячесе мәгънәсендә.


Владимир Набоков истәлекләрендә болай яза: "Урыслашкан татар князе Набок Морза безнең нәселгә нигез салган. Туганнан туган абыем Сергей Набоков, генеалогия буенча галим, XV гасырда безнең бабаларыбызның Мәскәү князьлегендә җирләре булуы турында да әйткән иде."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар