Логотип
Мөнәсәбәтләр

​«Йөрәгеңне тыңла!»

Татарстанда сентябрь аенда шушы шигарь астында масштаблы кампания башланды. Журналистлар белән очрашуга килгән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм министрлыкның баш белгече Альберт Галявич әлеге акция кысаларында республикада кан басымын үлчәү мөмкинлеге бирә торган мобиль постлар барлыкка киләчәге, халыкка «Сәламәт йөрәккә – биш адым» дип аталган буклетлар таратылачагы хакында белдерделәр.

Министр әйтүенә караганда узган ел да, Россия Президенты В. Путин карары белән, йөрәк һәм кан тамырлары авыруына багышланган иде. Бу чир, үлем-китемнәр буенча, беренче урында тора. Былтыр ул 51,1  процент тәшкил иткән. Быелның җиде аенда исә бу сан 7,2 процентка кимегән. Меңнәрчә кеше исән калган, дигән сүз бу. 

«Йөрәк турында ничә яшьтән кайгырта башларга кирәк?» дигән сорауга баш белгеч, бер дә арттырмыйча: «Бакча яшеннән», – дип җавап бирде. Альберт Галявич әйтүенчә, халыкның 90 проценты сәламәтлеге хакында кайгыртмый, хастаханәгә йөрми, тиешле даруларны эчми. 

Без шундый инде. Табибларга килеп терәлгәч кенә йөгерәбез. Ә анда еш кына инде соң була. Эшләүдән баш тарткан йөрәкне күчереп утырту турында сөйли башлагач, берсеннән-берсе җитди проблемаларга килеп төртеләбез. Иң беренче, акча мәсьәләсе. Йөрәкне күчереп утырту уен эш түгел, ул миллион сумнарга төшә.  Аннан... кайда ясатырга? Дөрес, моңа кадәр безнең авыруларны (ә андыйлар бүгенге көндә утызлап) Мәскәүгә җибәрә торганнар иде. Бәхеткә каршы, хәзер андый операцияне үзебездә – МКДЦда ясый башлаячаклар.

Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары буенча алга киткән, «продвинутый» илләр исәбенә әле кайчан гына исемлекнең иң ахырында торган Финляндия, Америка, Канада керә. Ни белән ул кадәрле алдырганнармы? Әлбәттә инде, беренче чиратта, ашау-эчү мәсьәләләрен көйләгәннәр. Безнең балаларны кока-кола эчертергә өйрәткән Америка белгечләре бүген киресен сөйлиләр. Бактың исә, иң шәп, иң файдалы эчемлек газсыз гап-гади су икән. Без дә шул хакта сөйли идек түгелме соң? Бу хакта сүз чыккач, баш белгеч әлеге эчемлекнең организмга нинди зыян салуын, аның агулы химик матдә булуын искәртеп үтте. Әти-әниләр, ишетәсезме, балагызга кока-кола эчертмәгез, сораса да алмагыз! Ашказанын бетерүгә, инфаркт-инсультка туп-туры юл шуннан башлана. 

Инде килеп, йөрәк хәлләрен көйләү, бу мәсьәләдә бернинди проблема күрмәү өчен безгә нишләргә? Моның сере, бер уйласаң, гап-гади.

Беренчесе: көн саен, йокыгыздан уянгач ук, кан басымын үлчәгез. Кан басымы югары булган кешеләр өчен бу аеруча мөһим. Көндәлек булдырыгыз, барын да шунда язып барыгыз.
Икенчесе: даими табиб билгеләгән даруны эчегез. Гипертониянең инфарктка, инсультка, тромбозка китерүен онытмагыз. Бер кешегә бер төрле, икенче кешегә икенче төрле дару килешергә мөмкин.
Өченчесе: симермәгез.
Дүртенчес: кандагы шикәр һәм холестеринны тикшереп торыгыз. Шикәрнең нормасы – 5,5 ммоль/л, холестеринныкы – 5,2 ммоль/л.
Бишенчесе: 30-40 минут җәяү йөрегез, көненә ун мең адым атлагыз.

Шушы киңәшләрне тотсагыз, һичшиксез, сәламәт булырсыз.
    
фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар